Көмеш кыңгырау

Сәяхәтче песи малае

Әмирҗан Моталлапов әкияте.

Татар балалар язучысы, прозаик, журналист Әмирҗан Моталлапов Актаныш районы Мерәс авылында 1934 елның 23нче июнендә туган. 

СӘЯХӘТЧЕ ПЕСИ МАЛАЕ

Борын-борын заманда бер Песи яшәгән. Аның бер малае булган. Ул бик тыңлаусыз икән. Әнисе әйткәннәрне, өйрәткәннәрне колагына да элмәгән. Ә мактанчыклыкта исә яшьтәшләрен күпкә уздырган. Әнисе аны:

- Бу шуклыгың белән харап булырсың. Үзеңнән көчле хайваннар янында чуалма, ерткыч җанварлар белән бәхәскә кермә, - дип кисәтеп торган.

Песи малае әнисен тыңлый, тик гел киресен эшли икән. Беркөнне ул, сүз тыңламыйча,   өй   кыегына  менеп  утырган.   «Карагыз,   мин   ничек   югары күтәрелдем!    Мине    күрәсезме?» дигән сыман масаеп тора икән. Күп тә үтмәгән, аның янына Кар­га килеп кунган һәм сораган:

-   Син   кем?   Кайсы   заттан буласың?

- Мин юлбарыс нәселеннән, -дип, тәкәббер генә җавап биргән Песи малае. - Юлбарысның нинди икәнен беләсеңме соң син? Ул бер сугуда сыер билен сындыра, ә син бер өр­гәнгә   күбәләк  кебек  очып  китмәле төенчек кенә, - дип көлгән аннан Карга. - Минме, минме? - дип, сыртын кабартып, Песи малае Каргага таба килә башлаган. - Мәчеләнмә. Кит моннан! Югыйсә ябалак күтәреп алып китәр үзеңне, - дип канат каккан Карга.

Бу сүзгә Песи малаеның кәефе кырылган. Гайрәтен күрсәтәсе, усаллыгын танытасы килеп, Карганың ая­гына барып ябышкан. Көтелмәгән һөҗүмнән коты алынып, Карга, ук кебек, һавага атылган. Аның аягы­на ябышкан Песи малае да югары күтәрелгән.

Карга, авылдан шактый ерак китеп, урман өстеннән оча башлаган. Песи малае, якындагы агач очларын җирдип уйлап, төшеп калырга уйлаган. Карганың әллә кая илтеп олактыруыннан шөлләгән. Шуннан ул аякларын ычкындырган һәм, агач ботакларына асылына-асылына, җиргә тәгәрәгән. «Инде бәла-каза үтте, исән калдым» дигән уй белән күзен ачса: телен ялмый-ялмый, Янында Төлке бөтерелә икән.

- Кем син? - дип сораган Төлке Песи малаеннан.

- Мин юлбарыс нәселеннән, - дип пышылдаган Песи малае.

- Кем дисең? - дип, Төлке, үз колагына үзе ышанмыйча, кабатлап сораган.

- Юлбарыс... - Песи малае сүзен әйтеп бетерә алмаган, Төлкенең, эчен то­тып, шаркылдап көлә башлавыннан каушап калган.

Җәнлекләрнең ис-акылын җибәрим әле, юлбарыс малаен тотып ашыйм эле,- дип, Төлке Песи малае янына килә башлаган.

Кая барып сугылырга белмәгән Песи малае якындагы агачка сикергән. Ләкин, таеп китеп, Төлке өстенә тәгәрәп төшкән һәм аның сыртына тырнакларын ба­тырган. Нәрсә булганын абайламый калган Төлке, авыртуга чыдый алмыйча, уйнаклый-уйнаклый чабып киткән. И чапкан, и чапкан Төлке, күзенә ак-кара күренмәгән. Ул кызулаган саен, төшеп калудан куркып, Песи малае аның тә­ненә тырнакларын ныграк батыра икән. Чаба торгач, Төлке бер елга буена килеп чыккан. Аны-моны уйлап тормастан, елга аркылы сикергән һәм елганың нәкъ уртасына килеп төшкән. Авыз-борынына, колакларына су тулган Песи малае Төлкенең сыртын ычкындырырга мәҗбүр булган һәм елга уртасында калган.

Ярый әле елга киң булмаган. Песи малае, чәбәләнә-чәбәләнә, яр читенә йөзеп чыккан, хәлсезләнеп, үлән арасына егылган. «Исән-имин кайтып керә алганда, әни сүзен генә тыңлап, тычкан тотып кына ятар идем», дип тәүбә иткән.

Бермәлне якында гына көчле мышнау тавышы ишетелгән. Песи малае кур­куга төшкән, җиргә ныграк елышкан. Куркуга салган нәрсә Сыер булып чык­кан. Песи малае аны танып алган, ул үзе яши торган өйнеке икән.

- Мияу! Ми-я-я-у-у! - дип хәбәр салган ул.

Болын уртасында Песи тавышы ишетеп, Сыер гаҗәпкә калган. Башын күтәреп караса, үлән арасында кыймылдар-кыймылдамас яткан Песи малаен күргән.

- Му-у-у! - дигән ул. - Монда ничек килеп чыктың? - дип сораган. Песи малае аның нәрсә әйтергә теләвен чамалаган һәм:

- Ахмаклыгым, карышуым аркасында бу хәлгә калдым. Сыеркаем, мине ничек тә өйгә алып кайт инде, - дип ялынган. Сыер да сүзнең ни турында баруын сизенгән, борыны белән ымлап, сырты­на күрсәткән. Утыр, янәсе. Шуны гына көткән Песи малае Сыерның аркасына менеп кунаклаган. Алар акрын гына авылга юнәлгәннәр.

Көнозын югалып торган малаен хафаланып көткән Песи Сыер сыртына утырып кайтып кергән малаен тиргәргә керешкән:

- Кая йөрдең? Нигә мин әйткәнне колагыңа да элмисең?

Песи малае, «әни, гафу ит! Моннан соң, тәртипле булырмын, сүзеңне тыңлармын» кебек алдан уй­лап куйган сүзләрен онытып, мактанырга то­тынган:

- Карга һәм Төлке белән сугыштым. Юл уңаеннан көтүдәге Сыерны алып кайт­тым.

Шулчак      Сыерның      сыртына кигәвен килеп кунган. Сыер, арка­сында Песи малае барлыгын оны­тып, ачу белән койрыгын селтәгән һәм Песи малаен әллә кая очыртып җибәргән. Песи малае өй почмагына куелган сулы кисмәккә барып төшкән. Тик никадәр  генә  тырышмасын, аннан үрмәләп чыга алмаган. Ярый әле хуҗа хатын бак­чага    су    сибәргә    чыккан. Кисмәккә чиләген тыкканда, җаны чак-чак чыкмаган Песи малаен   күреп,   аны   җиргә алып куйган.

Песи малае озак көннәр авырып яткан. Тәүбәгә килеп, тәртипле булыр­га сүз биргән. Терелгәч, вәгъдәсендә торган. Әнисе сүзеннән узып, беркая да бер адым да атламаган.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: