Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Сугышырга Яраткан Малайлар илендә

Өр-яңа әкият-хикәя!

1.
Малайларның иртәсе бүген дә тарткалашудан башланды.
– Кичә дә син утырдың әни янында.
– Утырдым шул. Ә теге көнне син әтинең планшетында уйнадың!
– Уйнасам соң! Ә син...син...
Айнур берара сүз таба алмый торды да Галинурның кулыннан тубын тартып алып, йөгереп йокы бүлмәсенә кереп китте.
Галинур аның артыннан чапты.
– Бир, синеке түгел ул!
Малайлар икәүләшеп тупка ябышып тарткалаша башладылар. Айнур ике яшькә кечерәк булганга, абыйсына каршы тора алмый иде. Ул ачу белән абыйсының кулыннан тешләп алды.
– А-а-а-а! – Галинур кулын тартып алды да энесен этеп җибәрде.
Малайлар елый-елый әүмәкләшергә тотындылар. Тавышка әниләре кереп җитте:
– Ни булды инде тагын?
– Әнә Галинур...
– Әнә Айнур...
– Кайсыгыз башлады?
– Ул! – диде малайлар бертавыштан, бер-берсенә күрсәтеп.

... Шул мәлдә малайлар бер-берләренә карадылар да катып калдылар. Яннарында әниләре дә, бүлмәләре дә юк. Тирә-юнь кап-караңгы, караңгылык эченнән әллә нинди тавышлар ишетелә. Дөп-дөп! Шап-шоп! Малайлар, куркышып, бер-берсенә сыенышты.
– Бар да синең аркада.
– Юк, син гаепле!
Кайдадыр колак төбендә генә тавыш ишетелде:
– Балалар, хәзерге минуттан сез ачуланышкан саен өйгә кайту юлыннан ерагая барачаксыз. Өегезгә – әти-әниегез, дусларыгыз янына кире кайтасыгыз килсә, тату булырга өйрәнегез.
– Без кайда соң? – дип телгә килде Галинур. Зуррак булгач, ул куркуын тизрәк җиңде.
– Сез Сугышырга Яраткан Малайлар илендә.
– Андый ил булмый! Әйе бит, абый? – дип телгә килде Айнур да.
– Белмим. Без шунда булгач, бардыр инде.
– Өйгә кайтасым килә, – дип шыңшый башлады Айнур.
Таныш тавыш янә телгә килде:
– Бу илнең үз кагыйдәләре бар, балалар. Кайтасыгыз килсә, өч сынауны узарга тиеш сез.
Малайлар үзара карашып алдылар:
– Нинди?
– Сез үзегезнең яхшы дус, тапкыр һәм кыю малайлар булуыгызны күрсәтергә тиеш!
– Кемгә? Ничек?
– Сугышырга яраткан малайларга, нәни дусларым. Сугышырга яраткан малайларга!

2.
Шул ук минутта тирә-юнь яктырып китте, аларны шау-шулы малайлар төркеме әйләндереп алды. Кайсының күлмәге ертылган, икенчеләренең күлмәгендә бер генә сәдәфе эләгеп калган, күз төбе күгәреп чыккан, чәчләре корыган ылыс кебек тырпаеп тора... Һәммәсе еш-еш сулу ала, әле генә сугышып алганга ошыйлар болар.
– Әһә! Безгә яңалар килгән!
– Әйдә, тәпәләп алабыз! Кул кычыта башлады.
– Әллә кем булып басып торалар, күрегез әле!
– Зурысы белән үзем сугышам, ул миңа усал итеп карады!
Малайлар Айнур белән Галинурны эткәли-төрткәли башладылар.
Айнур, гадәтенчә, кайсыныңдыр кулын тешләп алды.
– Аааа-й!– дип үкерде чәчләре әтәч кикриге кебек тырпаеп торган малай. – Кирәгеңне бирәм бит хәзер! Малайлар, нәрсә карап каттыгыз??
– Әйдәгез, Караңгы бүлмәгә ябабыз үзләрен. Вәт күрмәгәннәрен күрерләр шунда! – дип кушылды бер урында тик кенә басып торалмыйча, боксчы кебек сикергәләп торганы, борынын мышык-мышык тартып.
– Малайлар, тотыгыз үзләрен, бәйләгез! – дип чәрелдәде нечкә тавышлы тәбәнәк буйлысы.
Ул да булмады, Айнур белән Галинурны бер-берсенә бәйләп тә куйдылар, ниндидер бүлмәгә кертеп тә бикләделәр.
3.

Күз ияләшә төшкәч, малайлар биредә тагын кемдер барлыгын абайлап алды. Бүлмәнең бер почмагыннан аларга ике күз карап тора иде.
– Кем син? – диделәр малайлар бертавыштан.
– Ә сез? – аларга куркынган тавышлы берәү җавап бирде.
– Мин – Айнур, монысы – минем абый, – дип ашыгып җавап бирде Айнур.
– Исемең ничек?– Галинур таныш булмаган малайның куркыныч булмавын сизеп алды.
– Сагыз...әй...Әхсән мин.
– Сагыз, – дип пырхылдады Айнур, – жвачка ыштули?
– Әхсән мин! Апалар гына... үзләре сагыз алар!
– Сине дә бәйләделәрме? – Галинур энесен сөйрәп диярлек теге малай ягына алып китте. Икесе бергә бәйләнгән булгач, атларга авыррак иде.
Почмакта торбага чылбыр белән бәйләнгән ябык кына малай утыра иде.
– Ник монда син? – диде Галинур Әхсәнгә.
– Апалар белән сугыштым...– дип борын тартты ул.
– Кызлар белән сугышмыйлар! Шулай бит, абый? – дип куйды Айнур, әтисеннән ишеткән сүзләрне кабатлап. – Кызларны яклыйлар!
– Алар бит үртәшә, – диде Әхсән. – Аннары әләкләшә.
– Ә син?
– Ә мин әйберләрен 
яшерәм, чәчләрен тартам. Чеметеп алам! Үртәмәсеннәр. Барыбер үч алам!

– Нигә үч аласың? Алар бит синең апалар, – диде Галинур, бераз аптырап.
– Булсын! – дип авыз турсайтты Әхсән. – Үзегез сугышмыйсызмы әллә? Монда сугышмаган малайлар эләкми!
Айнур белән Галинур бер-берсенә карап алды. Дөрес булгач, ни диясең инде??
– Күптәнме син монда? – диде Галинур янә.
– Күптәәәән.. өч көн ...бугай, – дип җавап бирде Әхсән еламсырап.
– Моннан ничек чыгасын беләсеңме?
– Ишектән инде, монда башка юл юк. Көнгә бер тапкыр ипи белән су бирәләр көндез.
– Ипи белән су? – Айнурның күзе түгәрәкләнде. – Без нәрсә, әсирләрмени? Кинодагы шикелле? Круто!
– Нәрсәсе круто булсын инде моның? – дип усал итеп карап куйды Әхсән. – Утырып кара әле берәр сәгать, аннары ни диярсең?
Айнур караңгыдан курка иде. Көн кичкә авышкан саен бүлмә эче караңгылана барды. Айнур абыйсына сыена төште.
– Абый, мин куркам.
Энесенең бу гадәтен белгән Галинур аны тынычландырырга кереште:
– Мин синең янда бит, курыкма. Хәзер берәр нәрсә уйлап табабыз.
Тик нишләргә? Галинур белми иде.
Төн җитте. Каядыр кошлар тавышы ишетелде, якында гына малайлар кычкырыша иде, бүлмәнең бер ягында тычкан кетер-кетер нидер кимерә башлады. Бер-берсенә сыенып утырган малайларның күзенә йокы кермәде. Кайдадыр якында гына нечкә хәлсез тавыш ишетелде:
– Мияу...
– Каян килеп чыкты ул? – дип аптырашты малайлар.
– Бигрәк нәни.
Песи баласы малайларга якынлашты.
– Мияу...
– Ачтыр инде ул.
Галинур кесәләрен актарды, аннан күреп Айнур да кулларын кесәләренә тыкты һәм сөенеченнән кычкырып җибәрде:
– Миндә күмәч кисәге бар!
Песи баласы йомшак борынын күмәчкә төртте дә чемченә башлады.
– Безнең Миякәгә охшаган, әйеме, абый? – дип куйды песи баласын күзәткән Айнур. Аннары күңелсезләнеп китте.
– Ул бит каяндыр кергән инде, димәк... – Галинур тирә-якка күз ташлады. Почмакта, ниндидер өем артында тишеккә охшаган җирне күреп куанычыннан чак кына кычкырып җибәрмәде. – Күрдем!
Абыйсының нишләргә җыенганын сүзсез дә аңлап алган Айнур аңа иярде. Бүтән юлы тыңламас өчен юри әллә ниләр уйлап бетергән булыр иде әле, бу юлы аның абыйсына тизрәк ярдәм итәсе генә килә иде.
Тишек бәләкәй иде. Анда песи баласы гына сыярлык иде. Кинолардан качкыннарның ниләр эшләгәнен яхшы белгән малайлар тишекне зурайта башладылар. Кул белән бу эш авыр барды. Малайларның мышный-мышный җир тырмауларын күргән Әхсән түзмәде:
– Мине ычкындыра алсагыз, бу чылбырдагы очлы таякчыклар белән әйбәтрәк булмас микән?
Тырыша торгач, Әхсәнне дә ычкындырдылар. Апалары белән гел сугышып торса да, болай начар малай түгел иде ул, шундук булыша да башлады. Бергәләп азаплана торгач, тишек Айнур сыярлык зурайган кебек булды. Тик абыйсы аны ул тишеккә кертеп җибәрергә курыкты, иң элек үзе кереп китте. Ни гаҗәп, ул чыккан урын аулак агачлык иде. Малай сигнал бирүгә, аның артыннан Әхсән үрмәләде. Ул чыгып җитүгә, эчтә ниндидер тавышлар ишетелә башлады. Караңгы бүлмәгә башкалар кергән иде!
Малайлар агачлыклар эченә кереп качтылар да тирә-якны күзәтә башладылар. Алар чыккан юл буйлап башта бер, аннары икенче, өченче баш күренде.
– Качканнар!
– Эзләгез үзләрен!
– Тотсам, кирәкләрен бирәм. Тотыйм гына!
– Син гаепле! Ник яхшылап сакламадың?
Малайлар үзара шаулаша башладылар. Ул да булмады, сугышырга ук тотындылар.
Галинур белән Әхсән, алар әүмәкләшкән арада, агачлар арасыннан чыгып, караңгы бүлмәнең ишегенә йөгерде. Бүлмәдә кая барырга, нишләргә белми аптырап торган Айнурны күрүгә, абыйсы аны кулыннан эләктерде дә караңгылык эченә томырылды.
... Алар үзләренең өендә әниләре каршына килеп бастылар.
– Димәк, берегез дә гаепле түгел? – дип кабатлады әниләре соравын.
– Мин, – диде Галинур энесенә карап.
– Мин, – диде Айнур, башын аска иеп.
Әниләре, гаҗәпләнүдән башын чайкап куйды да бүлмәдән чыгып китте. Малайларның берсе дә беренче булып сүз башлый алмый торды. Әгәр дә берни дә булмаган булса? Юләр диеп көлдерергәме?
– Ә Әхсән кайда? – дип сорап куйды Айнур кыюсыз гына, абыйсына карап.
– Белмим шул, – дип сузды Галинур.
Икесе берьюлы җиңел сулап куйдылар. Димәк, беркем дә юләрләнмәгән.
Аларның уртак серләре бар 
иде хәзер. Һәм бер кочак сораулары:

– Ә ничек кайттык без? Каян? Ни өчен? Кайда икән соң ул Сугышырга Яраткан Малайлар иле? Анда тагын эләкмәсләрме? Ә теге тавыш кемнеке иде?
Лилия Фәттахова. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев