Көмеш кыңгырау

Сугыш чукмары

Вәли бездән, без Вәлидән биздек. Сугышырга ярата ул.

Юри генә дә түгел, чын-чынлап сугыша: төртеп егу дисеңме, аяк чалумы, берсе дә калмый. Көчен кая куярга да белми, беләгеннән дә, йодрыгыннан да көч ташып то­ра, имеш. Әнә без көчебезне куярга урын таптык: буа буабыз. Яңгыр аз яуганга күрәме, елганың суы кими башлады. Коенырга күрше авыл елгасына да йөреп була, ерак түгел ул, ике чакрым гына. Безнең кебек җитез аяк­ларга ике чакрым ара пүчтәк кенә, өч сикерсәк, барып җитәбез. Менә балыклар кызганыч. Елга кипсә, берәм-берәм үлеп бетәрләр инде. Безгә дә шөгыль калмас. Кар­мак салу үзе бер җан рәхәте иде. Аягыңны бөкләп камыш арасында утырасың, малай, их-ма! Ашау да онытыла, өйгә кайтулар да. Каз-бәбкә дә, коенып, рәхәт чигә. Җим сибәсе, су бирәсе юк, елга үзе үстереп бирә.

Ничек кенә  булса да  елганы  саклыйсы иде.

—  Насос белән коедан су кудырыйк, — диде Алик. Аның фантазиясенә беребез дә  ышанмадык.

—  Балыкларны сөзеп алыйк та вакытлыча күршеләр елгасына   салыйк, — дип тәкъдим   итте Арыслан. —  Әллә син балыкларны җүләр дип белдеңме? — дип чәчрәп чыкты Фәүзия. — Аларның, бәлкем, чит елгада яшисе килмидер? Мин бер атнага әбиләргә кунакка бар­гач,   үзебезнең  авылны  сагынып  үлә яздым.

—  Иң әйбәте болай ул, — диде Рәшит, — тотабыз да буа буабыз.

Башлы да соң бу Рәшит! Тикмәгә генә «бишле»гә укы­мый  икән.  Фикере дә «бишле»гә  тора. Аңа Радик  кушылды.

—  Урак өстендә барыбер бушый алмаслар, олыларны борчымыйк. Мәсәлән, безнең әти ялсыз-нисез көндезен дә, төнлә дә ашлык урдыра.

Кул күтәреп, тәкъдим керттек: иртәгәдән буа буабыз!

Вәли генә бу эшкә риза түгел иде. Ул малайларга берьюлы каршы чыгарга кыймады: аяк чалуны астыртын көйләп җибәрде, берәм-берәм кыйный башлады, җүнсез. Кайтканын-киткәнен сагалап тора да, алыптай гәүдәсе белән өстенә ябырыла. Мин дә чират көтеп йөрим. Мин­нән әллә шүрли, әллә юри соңгарак калдыра. Башкалар түзгәнне мин генә түзмәмме? Алай бик узынса, бармак очы белән дә кагылдыртмам әле: кара-каршы сугышыр­мын. Кыйнатмам дигән идем. Кыйнады... Эштән арып, аякларымны көчкә-көчкә сөйрәп кайтып килгәндә, йод­рыкларын  төйнәп, каршыма  чыгып  басты  бу.

—  Йә, елгачы, сайла: йодрыкмы, татулыкмы? Татулык дими чарам юк. Миңа кешеләрнең үзара дус яшәве ошый.

—  Алайса, ачуланышмыйбыз, яме? Икәү дуслашабыз да үзеңә  көрәш  ысулларын өйрәтәм.

—  Синең белән дуслашыргамы, Вәли? Кит аннан! Лутчы  тәгәрәп  үләм.

—  Көрәшергә дә өйрәнәсең килмиме?

—  Килерие, вакыт юк.

—  Ташлагыз буагызны, барыбер агызам мин аны.

—  Ташлады  ди,  бар!

Икәү телләшәбез шулай. Вәлинең күзләрендә усал очкыннар ялтырый, йодрыклары ныграк кысыла. Ул, аж­даһа   сыман ыжгырып, миңа ташлана...

Иртәгесен кыйналганнар исемлегендә мин дә бар идем. Малайлар: «Сөләйманга нишләптер тими»,—дип шикләнә башлаганнар икән, күгәргән күз төпләремне күр гәч, жәлләп түгел, сокланып куйдылар. Мин сугыш чук­марының дусты түгел, мин — сезнең яклы. Тик менә бо-лай гелән-гелән кыйнату да килешмәс. Берәр әмәлен табып,   Вәлине   акылга   утыртырга вакыт инде.

Безнең өйдә бабай бар. Карт булса да яшь күңелле ул. Хәтере дә гаҗәп әйбәт аның. Аяк-куллары сызлама-са, бабакайның кәефе күтәрелә һәм ул безгә башыннан үткән кызыклы хәлләр   сөйли.

—   Герман сугышында Микул атлы солдат бар иде, — дип сөйли бабай, — чигенгәндә яралы иптәшен ташлап калдыра. Без моңа бик нык рәнҗедек, сүз берләшеп Ми-кулга дәшми башладык. Ул әле беребезгә, әле икенчебез­гә килеп сыенмакчы була, ә без, авызны чөйгә элгәндәй, дәшмибез. Җәзаның иң катысы бу, улым. Әй-й, Микулга авыр булды. Ташлап качкан иптәшем урынында ятып калсам, бу хурлыкларны күрмәс идем дип, күз яше бе­лән  елады,  бичара...

Тукта! Вәлигә шушы җәзаны бирик әле. Нигә аның белән әрләшеп кан кыздырырга! Дәшмә, кыйнаса да, тукмаса да, дәшмә, телеңне аркылы тешләп, үз юлыңа китеп  бар.

Малайларның да Вәлигә ачуы ташый иде, башта җыйнаулашып сугыш чукмарының кабыргаларын саныйк, диделәр. Санавын санарсың, кыен эшмени, тик ул тагын да явызланыр. Арабызда кызлар да, Сәлим, Фәрит кебек бәләкәйләр дә бар бит әле. Аларны бер дә рәнҗеттерәсе килми.

Тәки күндердем малайларны. Теге Микулны иллә дә оста сөйләп күрсәттем, барысының да күзләре шар булды.

Нәтиҗәсе икенче көнне үк беленде. Нил әйтә:

— Вәли каршыма чыкты да, әйдә, башлап миңа төрт, сугышабыз, — дип бүксәсен киереп килә, — ди. — Дәш­мим,— ди. — Төрт, төрт,—дип һаман бәйләнә, — ди.— Дәшмим, — ди. — Шаккатты, — ди Вәли.

Әмин белән Рафис  та   чыдап торганнар.

—  Тел кычыта, — ди Рафис, — ну дәшмим, —ди. Сугыш чукмары миңа да очрады. Әтәчләнеп маташа.

—  Сыйрагыңнан  тотып  җиргә   бәримме? __ ?

—  Бәр диң!

—  Нәстә, телеңне йоттыңмы? Әйдә, сүзләр әйтешәбез.

—  Син чучка! Син ташбака! Син әрекмән колак, син чепи күз!

Ә мин түзәм, эчтә ут кайнаса да, дәшмим.

Өч көндә без Вәлине чыгырыннан чыгардык. Сөйлә­шергә дисезме, үчләшергә дә кеше таба алмады ул. Ап­тырагач, буа янына килде. Эшебезне күреп, сызгырып җибәрде. Көрәк тә күтәреп килгән. Күзләре моңсу-моңсу, һич тә гайрәтле сугыш чукмары димәссең. Шулай ул, ял­гыз калулары шәп нәрсә түгел.

—  Малайлар, мин дә сезгә кушылам, — дип ул өмет белән безгә карый. Дәшмибез, һәммәбез дә авызына су капкан кебек. Кичкә хәтле эшләсен әле. Ә сүз табылыр. Әлбәттә,  табылыр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: