Суалчан кунакка бара
Яшәгән, ди, бер Суалчан.
Көннәрдән бер көнне Яңгыр аны үзенә кунакка дәшкән. Суалчан, бик озаклап җыенгач, Яңгыр янына кунакка киткән. Бик, би-и-ик, би-и-и-и-ик озак барган, ди, бу. Барган да барган. Һич тә ашыкмаган. Тамчы да ашыкмаган. Барып җитсә, ни күрсен: Яңгыр, моны көтә-көтә, Карга әйләнгән.
– Кунакка кем янына барсаң да ярый. Кар, син мине кунак ит, – дигән Суалчан.
Ләкин Кар аңа ишеген ачмаган.
Суалчан, ач килеш, сузыла-сузыла кайтып киткән.
Кунакка тиз барырга кирәк шул. Югыйсә, көтә-көтә, хуҗаның шулпасы куерып бетә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев