Соры мәче
Сибгатуллин, урыныннан торып, ишекне барып ачты. Аннан тышкы салкын һава белән бергә, ябык кына, өтек кенә бер соры мәче килеп керде.
Безнең яңа фотобәйгебезгә рәхим итегез, дуслар!
Отделение командиры Сафин, араларындагы иң өлкән сугышчы, утны-суны кичкән, берничә тапкыр яраланган, үлем алдында да каушап калмаган, төз буйлы, каратутлы йөзле өлкән сержант, туып-үскән авылын, хатынын, балаларын алардан ким сагынмаса да, иптәшләренең өй, бала-чагалар турында күп сөйләшүләрен өнәп бетерми иде.
Алар турында күп сөйләшсәң, сагышка бирелсәң, сагынуыңны җиңә алмасаң, солдатларның күңелләре йомшара, батырлыклары кими, сугышчан сыйфатлары начарлана дип саный иде ул. Шуңа күрә ул сүзне икенчегә борырга теләде. Әллә бәхетенә, әллә бәхетсезлегенә каршы, нәкъ шул минутта тыштан моң гына, нечкә генә бер тавыш ишетелде. Егетләр, сәерсенеп, ишеккә борылып карадылар.
— Туктагыз әле. Нәрсә бу? Нәрсә чыелдый анда?-диде Сафин.— Ишек шыгырдыймы әллә?
Кешеләр, сөйләшүләреннән туктап, тынып тордылар.
Тавыш бераздан яңадан кабатланды. Бу юлы инде аның мәче тавышы икәне ачык ишетелде. Ул инде, ишекне тырный-тырный, бик кызганыч тавыш белән елап, землянкага, җылыга кертүне сорап, ялынып кычкыра иде.
— Мөгаен, землянканы котларга килгәндер ул,— диде Сафин, елмаеп. Аның сугышчылар күңелендә туа башлаган сагышны, моңсулыкны бетерәсе килә иде.— Кертегез әле үзен. Күрик.
Сибгатуллин, урыныннан торып, ишекне барып ачты. Аннан тышкы салкын һава белән бергә, ябык кына, өтек кенә бер соры мәче килеп керде. Ул бик туңган, бөтен гәүдәсе белән калтырый, сугышчыларга карап, землянкадан куып чыгармауларын үтенгәндәй бик кызганыч тавыш белән мияулый иде.
— Мәче!— диде Сибгатуллин, бик шатланып.— Соры мәче!.. Яхшы билге бу, егетләр, валлаһи, яхшы билге! Пес-с, пес-с! Әйдә, рәхим ит, мияубикә, түрдән уз.
Мәче аның чакыруын аңламады булса кирәк, ишек төбендә баскан хәлдә, ямь-яшел күзләре белән аңа куркып карап, тынып калды. Сибгатуллин иелеп аны иркәләргә, башыннан сыйпарга теләгән иде дә, ләкин мәче, аңардан куркып, шундук бер читкә тайпылды.
Отделениедә сакал-мыек үстереп җибәргән, шуның белән бераз мактана торган, бик җылы күңелле бер чуваш егете — Василий Николаев бар иде. Мәченең кыргыйлыгын күреп, ул:
- Тимә, тимә син аңа. Бераз ияләшсен, күнексен,—диде. - Бутка бир син аңа, бутка. Тукта әле, капчыгымда колбаса кисәге бар шикелле. Шуны бирик әле.
Сибгатуллин, тимер мич өстендә торган котелоктан ике кашык бутка алып, мәче алдына салды. Хуш ис бөркеп торган бутка әле бераз кайнаррак иде, шулай да песи күзләрен солдатлардан алып, сихерләнгәндәй, буткага текәде, шиңеп төшкән колаклары тырпайды. Бик ачыккан, ябыккан, берничә көннән бирле ризык күрмәгән булса кирәк. Ахырда ул, куркуын җиңеп, буткага таба әкрен генә елышты. Бер буткага, бер сугышчыларга караштыргалап торганнан соң, ризыкка сакланып кына аягын тидереп карады. Бутка инде суына төшкән, ашарлык иде. Песи, ни булса шул булыр, үзләре биргәч, үзләре чакыргач, кыйнап үтермәсләр әле дигәндәй, тәвәккәлләп, шулай да бик шикләнеп, куркып, сугышчыларга әледән-әле күз төшергәләп алып, бутканы ашарга кереште. Землянка хуҗалары, өйне, гаиләне, тыныч тормышны хәтерләткән бу гөнаһсыз җанның землянкага килеп керүенә шатланып, ашасын, куркытмыйк дип, урыннарыннан да кузгалмыйча, хәтта тын да алмыйча, аңа кызыксынып, гаҗәпләнеп карап тора башладылар.
— Әй, песи, песи, нигә куркасың син бездән,— диде Сибгатуллин аңа.— Аша, аша, курыкма. Тимибез без сиңа... Бик кыерсытканнар булса кирәк сине. Бөтенләй кыргыйлангансың... Ярар, без синең белән дуслашырбыз әле...
Әнәс Сибгатуллинның йорт хайваннарын, мәчеләрне, этләрне яратуы, йомшак күңелле, өй җанлы кеше булуы бөтен ротага билгеле иде. Аларның телен, холкын белә иде ул. Хайваннар да аның йомшак күңелле кеше икәнен тиз сизеп алалар, аңа ияләшәләр, ышаналар иде.
Мәче алдына салган буткасын бик тәмләп, иреннәрен ялый-ялый ашап бетергәч, Сибгатуллинга карап, нечкә, моңлы тавыш белән тагын мияулап алды. Бу аның тагын ашарга соравы иде, җитмәгән, күрәсең. Сибгатуллин, аның белән сөйләшкән кебек, ягымлы гына итеп:
— Әй, җитмәдемени соң әле, мияубикә,— диде.— Җитмәсә, тагын салып бирәбез без. Әйдә, рәхим ит, тамагың туйсын...— дип, аңа тагын бер кашык бутка салды.
Василий Николаев та капчыгындагы колбаса кисәген алып мәчегә сузды. Төн кунагы аны да чәйнәп йотып җибәрде. Шуннан соң ул, әкрен генә, ягымлы гына мияулап, сугышчыларга тагын өтәләнеп карап тора башлады. Бу инде аның ашарга соравы түгел, ә землянкадан куып чыгармауларын үтенүе иде. Шуның белән бергә ул җылы беркетеп торган тимер мичкә дә караштыргалап алды. Бусы инде аның мич янына барып ятарга рөхсәт соравы булды.
Афзал Шамовның «Соры мәче» хикәясеннән. Татарстан китап нәшрияты, 1990 ел.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев