Көмеш кыңгырау

Солдатлар кайта (Фаил Шәфигуллин хикәясе)

Офыклар зәп-зәңгәр. Биниһая якты кояш төшлек ту­рысына якынлашып килә...

Әй, көне-төне солыда гына тотасы иде шушы Акъялны. Тазарып, чибәрләнеп китәр иде атна-ун көн эчендә. Көндез генә җигәсе иде аны. Төнлә йокласын, ял итсен иде. Күр инде, аяк өстеннән йоклап бара, бичара. Кабыр­галары мичкә кыршаулары кебек бүселеп-бүселеп чык­кан. Ыңгырчак астындагы ярыклардан кош очып чы­гарлык. Камыты да буш. Таудан түбән төшкәндә, муены­на аркылы килә.

Кабык төпле арбада ике малай һәм бер тимер мичкә. Арба тәгәрмәчләренең өзлексез ыңгырашуларына кара­ганда, мичкә ярыйсы ук авыр булырга охшый.

Малайларның икесе дә яланбаш, яланаяк. Сүс дилбе­гә уң яктагы малай кулында. Анысы буйга да зуррак, төскә дә олымсарак күренә. Йөзе җитди. Күзләре уйчан.

Сул яктагы малай лаеш шулпасын азрак эчкән, ахры, тирә-юньне илтифатсыз гына күзәтеп бара. Чебиле аяк­ларын селки, курнос борынын югары чөеп, төпсез зәңгәр­лектән тургайлар эзли, йә булмаса, ерак басудагы ялгыз трактор гөрелтесенә колак салып бара, яисә, чыбыркы сабын тидереп, тәгәрмәч тырнакларын кырдыра, ара-ти-рә ат тоткан малайга сүз ката. Тегесе теләмичә генә җа­вап кайтара. Яисә иптәшенең сүзен бөтенләй колак янын­нан уздырып җибәрә.

— Хәмис, дим, карале, Хәмис, бер-ике пот солы ашат­саң, мин әйтәм, танып та булмас иде Акъялны, ә!..

—  Һе, әйттең, бер-ике пот солы...

—  Ярты пот булса да әле, әйеме?..

—  Соң... На, Акъял, на... Бөтенләй йоклады, кара!

— Арыган ул, Хәмис. Төнлә тырмага җиккәннәр аны.

—  Беләм.

—  Ярый инде крачинны апкайтып җиткерәлсә...

—  Апкайта.

—  МТС тагын бер трактор бирсә, чәчү ике-өч көндә бетәр иде инде, име, Хәмис?

—  Бирер, тот капчыгыңны... Син генә иең ди...

—  Әле берсен ничек бирделәр диген, име?

—  Син бик күп сөйләшәсең, Бәхи. Җитәр инде.

—  Саруны кайнатасың, диген...

— На, на, Акъял, кара инде, бөтенләй йоклады...

— Ишеттеңме, Хәмис, Кайбычта солдатлар кайта баш­лаган, ди.

—  Кайбыч район үзәге бит ул...

—  Шунда әтиең кайтып килсә, нишләр идең, Хәмис?

—  Үлгән кеше ничек кайтсын...

Хәмис дилбегәне тарткалаган була. Аның керфекләре арасыннан берничә яшь бөртеге сыгылып чыга да ябык яңаклары буйлап иягенә тәгәри...

Һавада берөзлексез тургайлар сайрый. Әле яңарак кы­на нәфис яшел бөркәнчек ябынган каен урманы артында моңлы итеп поезд кычкырта. Арба тәгәрмәчләре авыр шыгырдый.

— Нимесне дә дөмектерделәр дөмектерүен, безнең әти­ләр генә...

— Җитәр сәнә, Бәхи... На, на, Акъял, на!..

Корыган инешкә килеп җиткәч, малайлар, ярым җи­мерек күперне «хут» белән чыгып китәргә уйлап, икесе ике яктан Акъялны ашыктырырга керештеләр.

Акъял ныгытып баскан саен, күпер такталары шы­гыр-шыгыр килде, субайлар чайкалды, бүрәнәләр дерел­дәде. Ниһаять, Акъял, күпернең теге ягына чыгып, каты җиргә басты. Ал тәгәрмәчләр дә юл тузанында. Малай­лар күперне хәвеф-хәтәрсез исән-сау чыгып җиттек, дип сөенгәннәр иде дә, булмады, иртәрәк шатланганнар икән: һич көтмәгәндә, күпер башындагы нәзек бүрәнәләр дө­бер-шатыр берсе өстенә икенчесе килеп өелде, һәм арт тәгәрмәчләр икесе дә дырык итеп күпер ярыгына төшеп утырды. Акъял җилләнеп атлаган җиреннән чак кына егылмый калды. Камыт бавы суырылып чыкты, арка­лык шартлап өзелде...

Бригадир ашыктырган иде. Тизрәк кайтырга карагыз, малайлар, тракторны гәрүчидән өзмәгез, дигән иде.

Малайлар Акъялны туарып яңадан җиктеләр. Арба артына күсәкләр тыгып, тәгәрмәчләрне кузгатырга ты­рышып карадылар.

— Менә шулай, менә шулай, — дип, тешләрен кысып, күсәкне каерды Хәмис.

Бәхи:

— Шулай булса була, диген, — дип, ябык иңбашы бе­лән бар хәлгә арбаны этте.

Ал тәгәрмәчләр җиргә тимичә тартылдылар, камыт баулары шыгырдады. Дуга бөгәҗәләнеп килде. Акъял, әле генә су коенып чыккандай, манма су булды. Аның һәр мускулы кигәвен талаган чактагы шикелле дерелди, калтырана иде.

— На, Акъял, на, дим...

— Сукма, Хәмис, сукма. Күрәсең ич, хәле юк... Лутчы мин авылга йөгерим, кешеләр чакырып килим.

—  Син әйләнеп килгәнче...

—  Караңгы төшәр, диген... Әй, Хәмис, никләргә генә олы юлдан китмәдек икән?.. Анда кешеләр дә очрар иде. Әйләнгеч булса да, олы юл яхшы, дип, тикмәгә генә әйт­ми шул минем әби...

— Телеңә салынма әле, Бәхи, ачу килгән чагында. Әй­дә, күтәр... На, Акъял, на...

— Хәмис, Хәмис, дим, карале, кара!

Малайлар икесе дә артларына борылдылар: яшь имән­нәр күпереп утырган сөзәк үр өстеннән болайга таба яшел киемле бер солдат төшеп килә иде. Пилоткасын салып кулына тоткан. Аркасында капчыкмы, шинельме... Ял­тыр итекләре тузанга буялган... Кем булыр бу? Малай­лар бер минутка бар дөньяларын оныттылар. Күзләре зур ачылып, керфекләре хәрәкәтсез калды, аяк бармаклары тынычсызланып кыймылдады.

Менә солдат күпергә керде. Адымнары нинди нык, куллары нинди зур аның. Шулай буладыр инде ул фа­шистларны чәнчелдергән чын солдат! Шәмәхә күзләрен­дә йомшак елмаю. Маңгаенда җәрәхәт эзе. Әллә нәрсә дип кенә эндәште ул, малайлар искәрми калдылар. Кап­чыгын юл читенә салып куйды. Борыннары йомшаган малайларның башларыннан сыйпап узды, баткан тәгәр­мәчләрне иелеп карады.

—  Нык утыргансыз, — дип, бил каешын төзәтеп куй­ды. Аннары Акъял янына килде. Учын җәеп атның авы­зына шикәрме, сохари кисәгеме каптырды. Акъял да га­җәпсенеп чит кешенең гимнастеркаларын, погоннарын иснәде һәм, ияген тәртә башына салып, «сез дә йөрисез ир кеше булып» дигәндәй, малайларга тешләрен ялтыра­тып алды. Малайлар, эчләре-тышлары белән балкып, кө­леп җибәрделәр. Солдат көлмәде. Дымланган күзләрен кысып, аз гына уйланып торды да җитез хәрәкәт белән арба астында аркылы-торкылы яткан нәзек бүрәнәләр­нең берсен суырып чыгарды. Аны күчәр астына тыкты, бер башын, күпернең кай җиренәдер терәп, аска таба ка­ера башлады. Баткан тәгәрмәчләр бер карыш чамасы кү­пер өстенә күтәрелделәр. Акъял, шуны гына көткәндәй, арбаны җан-фәрманга алга сөйрәп алып китте. Малай­лар, ура кычкырып, солдатка рәхмәт әйтергә дә онытып, Акъял артыннан ташландылар.

—  Дилбегәгезне карагыз, тәгәрмәчкә уралмасын, — дип кычкырып калды солдат алар артыннан.

Тургай тавышы белән мөлдерәмә тулы яшел иңкүлек буенча, ак ялларын сибелдереп, ябык ат юырта, тимер мичкә дөбердәп бара, арба артына ябышып, такыр баш­лы ике малай йөгерә.

Әллә тургай җырыннан, әллә тугай яшеллегеннән, әл­лә малайлар көлүеннән исергән инде солдат — атлаган уңайга чайкалып-чайкалып китә. Үзе бертуктаусыз ел­мая, зур учлары белән әледән-әле күзләрен сөрткәли.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: