Көмеш кыңгырау

Солдат мәктәбе

Күз белән күреп, кул белән тотып карарлык берәр нәрсә эшләүнең куанычы — китап язудан туган куанычтан һич кенә дә ким түгел.

Ләкин мин ул майорга армиядә хезмәт иткән елларымда да, соңыннан да үпкәләмәдем. Киресенчә, исемә төшкән саен рәхмәт укыйм үзенә. Армиядә хезмәт итү миңа бик күп
нәрсә бирде.
Дөрес, аңарчы да ак перчатка киеп үскән иркә малай түгел идем. Үземне белә-белгәннән бирле урманнан күтәреп утын ташып, әнигә бакча казышып, бәрәңге утыртышып, бәрәңге алышып, печән чабып, печән ташып, тирес түгеп, ә соңгы биш елда җәй айларында төнлә ат көтеп, көндез бүтән эштә эшләп үскән егет идем. Армия миңа тагын да зуррак мәктәп булды.
Мин анда коллектив белән бергәләп эшләргә һәм үз эшең өчен генә түгел, гомуми эш нәтиҗәсе өчен куану ләззәтен татырга өйрәндем.
Мин анда сылау, буяу, ташчы, гранит эшкәртү һөнәрләренә һәм балта эшенә өйрәндем. Соңыннан үзебезнең дачаны нигезеннән алып түбәсенә хәтле үзем эшләдем. Шуларны үз кулым белән эшли алуыма чын күңелемнән куанып йөрим. Лев Николаевич Толстой — ун том әсәрләре басылып чыккан чорда үз кулы белән бер пар күн итек теккән дә шул итекләрне әлеге ун том китаплары янына киштәгә куеп:
— Менә минем, хәзер унике том әсәрем бар!—дип куанып әйткән, имеш.
Мин аның ул чактагы халәтен бик яхшы аңлыйм. Күз белән күреп, кул белән тотып карарлык берәр нәрсә эшләүнең куанычы — китап язудан туган куанычтан һич кенә дә
ким түгел.
Рәхмәттән башка сүзем юк теге майорга. Аның шулай «үчләнүе» аркасында миңа Ленинград тирәсендә хезмәт итү бәхете насыйп булды. Безне еш кына Ленинградка уволь-нениегә җибәрәләр, ял көннәрендә төрле тарихи урыннарга экскурсияләргә, театрларга алып баралар иде.
Отрядыбызда күп кенә милләт егетләре хезмәт итте. Ныклап русча сөйләшергә дә шулай ук армиядә өйрәнеп
кайттым.
Армия мине үземә кушылган эшне вакытында һәм җиренә җиткереп үтәргә дә өйрәтте.

Армиядән мин кулыма сәгать татып, ике пар костюм, ике пар ботинка, җәйге һәм кышкы пальтолар алып кайттым. Ул чактагы белән тугыз йөз сум акчам да бар иде әле кесәмдә. Студент халкының дүрт айлык стипендиясе дигән сүз иде бу! Чөнки безгә эшләгән эшебез өчен түлиләр, ашау-эчү, кием-салым бушлай бирелә иде.
Ә иң мөһиме шул: армиядә хезмәт иткәндә мин беренче тапкыр яза башладым!
Вакыйф Нуруллинның «Ике урам арасы» повестыннан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: