Сипкелле малай
Фатих Хөсни хикәясенең кыскартылган варианты.
Сабан туйлары гел шулай: элек башлап җибәрә алмыйча сузалар, аннары бетерә алмыйча теңкәләре корый. Югыйсә, бу кечкенә генә авыл инде үзе, сөлге-тастымаллары һәм башка бүләкләре кичтән үк җыелган, яшьләре — үзләренеке дә, кунакка кайтканнары да — тыпырдашып торалар. Сызгыр гына, шундук мәйдан корып, көрәшә башларга әзер кебек күренәләр иде.
(...)
Югыйсә, бөтенесе әзер: чуктай киенешкән яшьләр, чәчәктәге көнбагыш кырыдай, тирбәлеш, гармун тавышы белән транзистор бергә болганып гөрли, колга башында сөлге-тастымал, метр-метр ситсылар, өр-яңа баш яулыклары җилдә җилферди-җилферди арып беткәннәр дә колгага уралып тынып калганнар. Комиссия членнары да урыннарында. Почетлы кунак итеп миңа да комиссия өстәленнән урын бирделәр. Ләкин мактана алмыйм, урыным җайлы туры килмәде. Бер читтәрәк тасраеп утырам, яшь-җилкенчәк арасыннан укыпмы, мәктәп дәреслекләрендә рәсемемне күрепме, танышлар күп булып чыкты. Икешәрләп-өчәрләп тә, берәмләп-берәмләп тә гел ышкылып узалар. Кай арада пышылдашып китүләре дә колагыма керә:
— Әнә, әнә, Фатих Хөсни абый шушы була инде...
Урынымның җайлы булмавы тагы шуннан: янымда гына батыр калган кешегә биреләчәк тәкә. Көн үтә кызу, тәкә симез, «толыбы» үз өстендә, эсселектән кая керергә белми бичара хайван.
— Бар, әзрәк күләгәдә тор, хайван. Янасын бит! — дип, бәйләгән бавыннан тотып, скәмья астына — күләгәгә этәрәм тәкәне. Ләкин тәкә, сарык затыннан бит, комиссия өстәле күргән нәстәме, тормый күләгәдә генә, чыга. Тагын пешә башлый.
Батырга дигән тәкә белән мәш килгән арада, абайламый да калганмын, кечерәк кенә буйлы, чандыр, кош күкәе төсле чуар-сипкелле, ерык авызлы — ерык авызыннан инглиз королевасының тәхетен саклап сафта торучы солдатлар кебек тезелгән тигез ак тешләре җемелдәшеп күренә — кыскасы, кыю бер малай тора янымда.
— Фатих Хөсни дигән язучы абый шушы сез буласызмыни инде? — дип сорап куйды бу, чекрәйгән күзләрен чак кына да читкә күчермичә.
— Мин булсам әгәр... Әллә берәр йомышыгыз бар идеме?— дидем мин, малайның үткен күзләренә мөмкин хәтле бирешмәскә тырышып.
— Юк, бер йомышым да юк, малайлар сүзенә ышанмыйча гына килдем. Менә хәзер әйтергә дә була инде, Фатих Хөсни абый минем иске таныш ул, дип.
Һәм ялт юкка да чыкты әлеге «иске танышым». Шулай да күреп калдым, билләһи, күреп калдым: чая малай, җор малай, булдыра алырдай малай!
Шулай кыю тотышыннан, чекрәеп килеп танышуыннан ук күңелем сизеп калган иде, әлбәттә, йомышы булган икән. Минем читтәрәк утырудан файдаланып, бераздан тагын әйләнеп килеп басты бу. Ләкин бу юлы теге матур, тигез ак тешләрен күрсәтми, мөмкин чаклы җитди булып күренергә тырыша. Бәлки, шул җитди булып күренергә тырышуының бер галәмәтедер, бу юлы иңенә аскан фотоаппаратын да, ничектер, күрсәтмәскә тырышкандай, арткарак шудырды, һәрхәлдә, минем, фотоаппарат асып бераз кыланыбрак йөри торган, асылда берничек тә рәтләп төшерә белмәүче мактанчык адәмнәрне өнәмәгәнемне белеп түгелдер инде.
— Йомышым юк дип әйтүен әйткән идем дә, Фатих абый,—-дип, шактый ук олы сыман күренергә тырышып, янә суз башлады бу икенче килүендә,— ә йомышым булганны әйтмәдем, оялдым... Дөресен генә әйткәндә, йомышым шул, Фатих абый,— ул, кеше ишетмәсен дигәндәй, тавышын кыса, миңа таба бер-ике адым якыная төште,— мин быел ун классны бетердем, даром что шулай чүрәкәй үрдәк кенә булыйм. Хәзер инде аптыраган, мәктәпне отличнога бетердем, аттестатым да отлично, ә менә баш каткан: дальше кайсы уку йортының ишеген кагарга икән? Кагаргамы? Әллә колхоз эшендә генә калыргамы? Укып чыккач та чутка санамаслар дип куркам, буй бәләкәй бит минем, күреп торасыз.
Әйе, күреп торам: кыюлыгы бар, сүзгә дә шома, җорлыгы да юк түгел шикелле, иң сөйкемлесе — сипкеле. Укыта белеп укытсалар, чын кулга туры килсә, менә дигән жанровый артист чыгачак бу «чүрәкәйдән».
— Алай булгач, ни... аттестатыгыз да отлично дисезме? — Хәзер инде минем хәл мөшкелгә әйләнде. Бирерсең берәр киңәш — ә ул алай булып чыкмас.— Сезгә, энем... исемегез кем дидегез әле?
— Миңлехан... Миңлехан Яруллин,—дип ярып салды малай бусын. Әйтерсең, дөнья моңа хәтле Миңлехан Яруллиннарга тәмам коргаксып торган.
— Алай икән,— дидем мин эчке елмаюымны малайга ничек тә сиздермәскә тырышып,— телгә дә бик чатылдап торасыз, төскә-биткә дә сөйкемсез түгел...
— Ә... сипкелне әйтәсез, беләм. Бетерергә була ди аны.
Үземнең дә укыганым бар. Хәзерге медицинага соң сипкел бетерү...
— Сипкел турында сүз кузгаткан кеше булмады ич әлегә,— дидем мин коры гына. Үз чиратымда минем бу сөйкемле малайга белгәнемчә акыл бирәсем килә иде.— Бәлки, сез шул сөйкемле сипкелегез аркасында... кыскасы, йөрәгегез җитеп, тәвәккәлләсәгез, менә дигән жанровый артист чыгар иде сездән. Казанда бар театр училищесы. Казанда бар культура институты... Әйтәсе килгәнем шул: Казанда кагардай ишекләр бар. Только менә дөрес әйтәсез: буй ягы ни... Кояшка бик алай сузылмагансыз. Туры әйткәнгә үпкәләмәгез.
— Әй, абый, рәхмәт киңәшегезгә!—Малайның минем янда артык торырлык чамасы калмаган, малайның башы күктә иде.— Буйга исем китми, сәхнәгә менгәч үсәм мин. Мәктәп театрларында уйнаган бар.
Малай китте, мин тагы кояш астында маен кая куярга белмәгән бәйдәге тәкәне сакларга калдым. Шулай да малайны бөтенләй үк күздән ычкындырмыйм, кай ягы белән-дер ул минем күңелне ауларга өлгергән иде инде. Хәер, минем яннан күп китмәде, аны берьюлы берничә кыз сырып алды. Киенгәннәр-ясанганнар, малайның иптәш кызлары булса кирәк, минем кебек тәкәллеф саклап тормадылар, тыпырдашырга, йөдәтергә керештеләр:
— Миңлехан... Миңлехан җаным, төшереп ал әле безне карточкага. Көн саен сабан туе булмый, бергә мәктәп бетердек. Тиздән кайсыбыз кая таралышырбыз, сагынганда карарлык бер истәлек калсын. Миңлехан истәлеге дип сагынып сөйләр идек үзеңне. Мәктәптә дә гел кырын-җарын йөргән булдың..
Кызларныкы да, әлбәттә, дөрес: киенгән-ясанган, күңелләре көр, җаннары купшыган. Булган матур сүзләрен әйтеп, бәлки ирештерүләредер малайны, бәлки берәрсе-нең, мәктәптә бергә укыганда әйтергә кыймыйча, күңелендә саклап килгән ихлас сүзедер. Әмма егетебез җебеп төшмәде.
— Теңкәмә тимәгез, кызлар.— диде ул өзеп кенә,— башка вакытта төшерсәм төшерермен, ә хәзер юк. Башы-аягы ике кадрым калды: берсе көрәштә батыр калучыны тәкә күтәреп китеп барганда төшерергә. Икенчесе — батыр астына.
Һәм бүтән бер сүз дә өстәмичә, шундый елгыр, шундый сипкелле, җиңел сөякле малайлар гына ычкына ала торган җәһәтлек белән кызлар арасындагы «әсирлегеннән» чыгып тайды.
Мәйданны элек ачып җибәрә алмыйча сузганнар иде, ачып җибәргәч, өсте-өстенә тамаша күрсәтеп башны әйләндерделәр. Бер якта таяк тартышалар, икенче якта борыс өстендә капчык белән бәрешеп, берсен-берсе сугып төшерергә дип этләшәләр. Безнең алда гына, катыкка битләре белән чумып, табак төбеннән бер сумлык көмеш тартып чыгарырга азаплану. Ә уртада көрәш — кайсына карарга да белгән юк. Көрәш дигәннән, көрәш булса минеке инде, бүтән тамашалар күзгә дә күренми. Әлбәттә, көрәшне элек малайлардан башладылар, аннары әкренләп «давайлар»ы чыкты. Аннары, каладагы кебек, исемлеккә үк язылып. Китте, китте көрәш кызып, миннән тәкә кайгысы очты, янмагае, ник шунда көлгә әйләнми. Нишләтим, әти дә көрәшче түгел иде, югыйсә, миңа көрәш җене кагылган. Бүләк күп, екканына да бирәләр, егылганы да буш кул белән чыкмый. Шулай сайлана-сайлана, ахырда тазалары гына калды. Тракторчылар да шоферлар, тимерчеләр дә физкультура укытучылары. Арада зифа буйлы, көндәшенең биленнән кысып алу белән мускуллары резин туп шикелле уйный торган, кара тутлы берсе бар, яшь кенә үзе, әмма нык көрәшә. Башка кайберәүләр кебек, билдән алыша башлауга, үзе җиргә чүгеп, чалбар төбе белән чирәм ышкып йөрми. Алай ышкылырга ирек тә бирми, билдән кысып алуы була, шундук күкрәк өстенә күтәреп менгезә. Чайкый берничә мәртәбә, уңга кизәнә, «Атты бу уңга, вәссәлам!» — дип торасың, ул арада сулга чөеп атып бәрмәсенме. Көч тә бар егеттә, сәләт тә җитәрлек, булма-са тик хәйлә генә юк та, хәрәмләшү, аяк чалу кебек мутлыклары юк. Шунысы да мәгълүм булды: Казаннан кайткан егет икән, монда яклашып торучы авылдашлары, коры куаныч кычкыручылары гына юк. Казанның элеватор тегермәндә эшләүче егет, дигән хәбәр таралды һәм шундук җор телләр арасында сүз дә китте.
— Тегермәнне күтәрә торган җендер бу, кая моңа безнең авылның яшь әтәчләре чыдасын.
— Тегермән күтәрә дип тормадылар, узган ел Ләбә-җи сабан туенда шундый тотып аттылар үзен... Күзеннән утлар чәчрәгәндер.
— Ут түгел, он диген, рас тегермәндә эшләгәч.
— Менә син күкәй складында эшлисең. Күкәйне чиләтә дә, пешереп тә кимен куймыйсың булыр. Бар, чыгып кара алай дәртең булса, синнән нәрсә чәчрәр икән?
Дөресен әйткәндә, аптыраганнан бу шаян сүзләр, бөтенесенең диярлек үз авылларын батыр калдырасылары килә. Шул ук вакытта, кайткан егет ягыннан «сукалаучылар» да бар. Шәп көрәшә, чиста сала — осталыкка кем сокланмасын!
Ниһаять, икәү генә калдылар мәйдан тотучылар. Әлеге кайткан егет тә, шушы авылдан чыгып та, күрше авылдагы трактор паркында эшләүче механик Җаббар. Сүз дә юк, Җаббарны яклаучылар күп, аның каравы теге егеттә көч-сәләт күбрәк булып чыкты. Рәттән ике мәртәбә йолкып алды Җаббарны, күкрәгенә күтәреп селкеп йөртте, атам дигәндә генә Җаббар, ачуым да килмәгәе, трактор хәтле авыр гәүдәсе белән моның өстенә ауды. Монда дөреслекнең егет ягында икәнлеге сукыр түгел кешегә күренеп тора, ике мәртәбә күтәреп алучы ул, мәйдан буйлап селкеп йөрүче ул, ә Җаббарның хезмәте — кунак егетнең күкрәгендә тирбәлеп йөрү дә соңыннан, теге атам дигәндә, өстенә лапылдап барып төшү булды. Шул җитә калды. Җаббарны яклаучы авылдашлары, бигрәк тә тәкә итенә нәфесләрен сузучы кызмача агай-энеләре: «Булды!» да «Булды!», «Бүтән кермә!» дип мәйданны сырып алдылар. Тавыш-гауга китте. Мәйданны алып баручы, җиңнәренә кызыл бәйләгән кешеләр шактый карт булып чыктылар, алар нәрсәдер әйтеп караган булдылар, ләкин бу лепелдәүләр кызмача «агай-эне»нең акырынуы астында күмелә барды, өстәвенә мәйданны алып баручылар үзләре дә шушы авылныкы иделәр...
Кыскасы, көнозын эсселектән әлсерәгән тәкәне Җаббар җилкәсенә салдылар, кайткан кунак егет, кулыннан тастымалын ташламаган килеш, гаҗәпләнгән дә, аптыраган да кебек, ләкин ләм-мим сүз катмыйча урта бер җирдә торып калды. Дөресен әйткәндә, ул шулай матур итеп гаҗәпләнә белүе, ләм-мим сүз катмавы һәм, тастымалын кулында тоткан хәлдә, урта бер җирдә басып калуы белән барыбыз алдында да чын батыр, ә теге, исерек агай-энеләре камалышында иңенә әлсерәгән тәкәне салып кайтып баручы Җаббар, гәрчә шушы авылныкы булса да, кешеләргә күтәрелеп карарга кыймаучы куркак иде.
(...)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев