Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Син тыңламадың

Төнге йокым йокы булмады бүген. Берничә тапкыр саташып, куркып уяндым.

Төнге йокым йокы булмады бүген. Берничә тапкыр саташып, куркып уяндым. Төшемдә мине урманда бүреләр куды. Җеннәр, албастылар белән дә көрәштем. Иртән уянгач, сөенеп, төш кенә булган икән дип шатланып куйдым. Шулай да, юньлегә булмас бу дип, төшне начарга юрадым. Күңелгә шик керде. Мәктәпкә дә барасы килми,чөнки дәресләргә әзерләнмәгән идем.

— Әни, мин авырып торам, — дидем, урыннан тормый гына.

— Син нәрсә, Илшат, чирек ахырында дәрес калдырырга ярамый, — диде әни.

Температураны үлчәде — 36,6. Тамак та кызармаган булып чыкты.

— Авырмыйсың. Тиз тор! Бал белән кайнар чәй эчеп ал, — диде ул, сүз әйтергә урын калдырмый. — Ботка да ашап ал, мәҗбүриләп аша.

Бу әнинең яраткан сүзе. Ашыйсың килмәсә дә, аша дияргә ярата ул. Мин әни әйткәнчә эшләдем дә мәктәпкә киттем.

Дәрес бик озак үтте. Әллә кыңгырау бирүче апа йоклап утыра инде? Ниһаять, беренче дәрес тәмам. Икенче дәрес математика иде. Укытучы апа дустым Наилгә дә, миңа да өй эше өчен, "2"ле куйды. Билге дәфтәргә дә журналга да төште. Бу хәл мине бөтенләй чыгырымнан чыгарды. Наилнең дә кәефсез икәнен күреп, шатланып куйдым.

Маҗара эзләсәң, табыла ул! Өченче дәрес рус теле. Анда мине тагын «2»ле көткәне көн кебек ачык. Чөнки өй эшен эшләмәдем. Дәрескә кыңгырау шалтырауга, Наил белән беренче каттагы малайлар туалетына кереп бикләндек. Икебез дә математика дәфтәрен ерткалап, чүп-чар тулы чиләккә салдык. Укытучыдан үч алу теләге бик көчле иде бездә. Болай гына тынычлана алмыйбыз. Наилнең кесәсендә шырпы кабы булган. Ул шырпы сызуга, чиләктәге коры кәгазь дөрләп кабынды. Көчле ут күрүгә безне курку алды. Ялкынны сүндермәк булып, краннан куш учлап су сибәбез. Ут дөрли, ялкын телләре бирешергә уйламый да. Куркудан, ишекне ачып, чыгып йөгердек. Мәктәпнең иң аулак урынына — баскыч астына кереп постык. Мизгел эчендә төтен коридорга да чыкты. Уеннан уймак чыгардык — туалетта чын янгын. Төтен исе мәктәпнең беренче катында тарала башлаган. Җыештыручы апаның: «Янгын! Янгын!» — дип кычкырып, туалетка таба йөгергәнен күргәч, эчкә җылы кереп китте. Сүндерә инде янгынны, зурга җибәрми дип уйладык. Һәм ялгышмадык. Рәхмәт төшкере, утлы чиләкне «эх» дигәнче сүндергән дә апабыз. Ләкин безне шәйләп алган булып чыкты. Эх, безнең үкенгәннәр!... Үкенүдә файда юк шул. Класс җитәкчебез, әти-әнине мәктәпкә чакырып, көндәлеккә ат башы хәтле хәрефләр белән записка язды.

Әни эштән кайтып кереп аш бүлмәсенә үтүгә, аңа пустырник, валерьянка суздым. Корвалол да бар иде.

— Мә, әни, йотып куй. Кайсын эчәсең? — дип сорадым.

— Илшат, дөресен әйт, тагын нәрсә майтардың? — диде әни, күзләрен дүрт итеп.

— Мин сиңа әйттем бит, авырыйм, мәктәпкә бармыйм дип. Ә син, тыңламадың, — дидем мин.

Тагын ниләр булганын сөйләп тормыйм. Шуны гына әйтә алам: бу вакыйга гомергә дә онытырлык булмады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев