Көмеш кыңгырау

Шүрәле (хикәя-табышмак)

Самат белән әнисе икесе генә яшиләр. Әнисе район үзәгенә йөреп эшли. Иртән-иртүк китә, кич соң гына кайта.

Самат өчен­че сыйныфта укый. Укуы төштән соң. Әнисе аңа: «Кечкенәдән эшкә өйрәнеп үсәргә ки­рәк», — дип тукып тора. Менә бүген дә кәҗә белән сарыкка печән салырга кушып китте. Әнисе киткәч, малай рәхәтләнеп йокы симерт­те. Уянды. Ни саран кышкы кояш инде, ул да өйне нурга күмгән. «Әйдә, Самат, уйнарга», — дип әйтүедер инде, тәгаен. Тик менә дәрескә әзерләнәсе бар. Әй, качмас өйгә бирелгән эш. Самат урамга сызды. Кәҗә белән сарыкка да печән салып мәшәкатьләнмәде. «Ачтан үлмәсләр әле. Эшкә исә үскәч тә өйрәнергә була. Ул кәҗә белән сарыгын әйтер идем инде. Ничу ашатып яткырырга ал арны! Чы­гарасы да җибәрәсе. Үз көннәрен үзләре күрсеннәр. Беткәнмени ферма тирәсендә ат чанасыннан коелып калган печән, сенаж-ме-наж, силос-милос. Йөрсеннәр шунда чемче­неп». Малайның башында менә шундый уй­лар кайнады.

Самат дусты Фәритләргә барып компью­терда уйнады. Аннары өенә кайтып, китап-дәфтәрләрен алды да мәктәпкә чыгып чапты.

Ач кәҗә аны, абзар тәрәзәсеннән башын ты­гып, моңсу гына озатып калды.

Малай мәктәптән кайтканда авыл ут ал­ган иде инде. Малай курка-курка атлады. Тынлык. Җир ак юрганын ябынып йоклый әле. Тизрәк яз җитсен, кошлар кайтсын иде. Җир уяныр иде. Саматларның өе авылның иң читендә булып, кайтып җитәрәк зиреклек­не үтәсе бар. Малай ул төштән бигрәк тә шүрли. Агачлар, ботак-сатаклар арасыннан Шүрәле килеп чыгар кебек. Их, нишләп кояш төнлә дә балкымый икән?! Ай куып җибәрә­дер аны. Ай һәм Кояш. Алар гел тарткала­шып, ызгышып яшиләрдер кебек тоела Са­матка.

Малай зиреклекне исән-имин генә үтте. Кайтып җитеп, капка келәсенә үрелгән иде, ишегалдында кар шыгырдаган тавыш аны сагаерга мәҗбүр итте. Кем булыр? Әнисе эштән соң кайта. Өйдә ут юк. Шулай да йөрәксенеп капканы ачты. Ачса... Абау!.. Самат капканы кире япты да урам буйлап чабып китте. Ишегалдында күргәнен ул һаман әле башына сыйдыра алмый иде. Нәрсә бу­лыр ул? Ике аягына баскан да тәрәзәгә су­зылган. Өй эчен күзәтә. Ак төстә. Бөтен тәне чат җон гына. Билендә җиргә кадәр асылын­ган шома капчык. Маңгаенда мөгезе дә бар иде бугай. Шүрәле шушы түгелме соң инде?! Саматларның өендә ни калган аңа?

Шүрәлене күрергә ярты авыл җыелды. Тик аның көн буена ач яткач, абзар тишегеннән шуышып чыгып, өй тәрәзәсенә печән өмет итеп сузылган бичара кәҗә булуы бик тиз ачыкланды. Капчыгы исә буш җилене икән. Эшкә иренгән Самат оятыннан, хурлыгыннан кәҗә шуышып чыккан шул тишеккә кереп качардай булды.

Сорау: Язучы, бу хикәяне язганда, Габдулла Тукайның 2 әкиятен, 8 шигырен күздә тоткан. Алар ничек атала? Хикәя герое Самат аларның кайсысын укыган, кайсысын укымаган?

Язучы, бу хикәя-табышмагын язганда, Габдулла тукайның «Шүрәле», «Кәҗә белән Сарык» әкиятләре, «Эш», «Ай һәм кояш», «Сабыйга», «Эш беткәч, уйнарга ярый», «Кызыклы шәкерт», «Эшкә өндәү», «Җир йокысы», «Гали белән Кәҗә» шигырьләрен күздә тоткан. Самат әкиятләрне укыган.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: