Шәп ысул
– Тагын «икеле» чәпәделәр бүген... – Ә син икеле куелган битне ерт та ат!
Такыр басу сукмагыннан ике малай атлый. Кулларындагы «Найк» дип язылган сумкага күз ташлауга ук боларның мәктәптән кайтып килүен аңларга була. Ярты чакрым артта — бер, ярты чакрым алда икенче авыл булуын да әйтеп китсәк, боларның күрше авылга йөреп укуларын да чамалау әллә ни кыен түгел. Озын буйлы, кара чәчле малайның букчасына зәңгәр ручка һәм инглиз хәрефләре белән зур итеп «Алмаз» дип язылган. Димәк, әлеге малайның исеме Алмаз икәнлегенә дә төшенергә була. Ә менә тәбәнәк буйлы, зур колаклы икенче малайның исеме Илнур булуын бернинди билге хәбәр итми. Анысын сер итеп кенә үзебез әйтәбез.
— Тагын «икеле» чәпәделәр бүген, — дип, сүзне башлады Алмаз.
— Булса ни! Беренчесе генә түгелдер бит?! Шулхәтле күңелсезләнмәсәң...
— Хикмәт андамыни! Атна буе «икеле» алмасаң, йөз сум бирермен, дигән иде әти...
— Көндәлеккә дә куйдылармы?
— Шул шул...
— Ә син икеле куелган битне ерт та ат!
Алмаз телен шартлатты:
— Булмый! Болай да дәфтәр калынлыгы гына калды. Әти дә җүләр түгел — көн дә битләрен саный.
— Алайса... алайса, лезвие белән кырып бетер!
— Ничә тапкыр кырып карадым — булмый. Ул битнең йә тырналган эзе күренеп кала, йә бөтенләй тишелеп үк чыга. Укытучыларын да әйтер идем инде, икелене юри каты басып, зу-у-ур итеп куялар.
Кинәт Илнурның күзләрендә шатлык очкыннары пәйда булды:
— Искә төште! — дип кычкырып җибәрде ул. Аннары, хәйләкәр генә итеп, дустына эндәште: — Алмаз, әгәр мин сиңа бик яхшы бер ысул өйрәтсәм, теге акчаның яртысын бирәсеңме?
— Илле суммы? Күп була! Бер ун тәңкә бирә алам...
— Кырык!
— Егерме!
Утызга килештеләр.
— Одеколон тамызсаң, эзе дә калмый! — диде Илнур, үтә дә белдекле кыяфәт белән. — Ялап алгандай була. Менә күрерсең.
...Өйгә кайтуга, Алмаз көндәлеген алып, букчасын бер почмакка томырды да, олы яктагы стенкадан әтисенең кырынгач сөртә торган одеколонын эзләп табып, "икеле«гә тамызды. Бер тамчы, ике, өч... Каһәр суккыры, «икеле» исә юкка чыкмады, ә, киресенчә, җәелә, зурая гына барды. Нәрсәдер сизенеп, Алмаз башка битләрне дә ачып карады. Йа Хода! Барлык битләрдә дә әлеге зу-у-ур «икеле» кукраеп утыра иде! Махсус төшергән кебек. Хәзер инде теге битне ертып кына да котылып булмаячак...
Кинәт телефон шылтырады.
— Алло, Алмаз, бу мин — Илнур, — дигән таныш тавыш ишетелде трубкада. — Иң мөһимен әйтергә онытканмын: одеколон тамызганда көндәлегеңнең битен башка битләрдән аерып куя күр, яки арага берәр су үткәрми торган нәрсә җәй... полиэтилен пакетмы шунда... Юкса "икеле"ң башка битләргә дә төшәчәк! Утыз сум турында онытма! Ишетәсеңме, алло, алло!
Алмаз җен ачуы белән трубканы атып бәрде. Аның куллары йомарланган, күзләре ачудан ялтырый иде. Кинәт ул, бер карарга килеп, яңадан трубканы күтәрде:
— Илнур... — дип эндәште ул, гаҗәеп дәрәҗәдә сабыр тавыш белән. — Син өйдәме? Хәзер теге утыз сумны бирергә киләм, яме? Беркая да чыкмый тор, хә-ә-әзер килеп җитәм...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев