Сертотмас кәҗә
Сертотмас үрдәк турында ишеткәнебез бар иде, ә менә сертотмас кәҗә нинди була ул диярсез. Ашыкмагыз, ишетерсез.
Теңкәгә тиде кәҗә бәтие, уйнарга чыкканыбызны көтеп кенә тора. Сизмичә дә каласың, тып итеп яныбызга килеп баса да, сакалын селкетеп, уен башланганны көтә. Футбол-фәлән типкәндә ярый инде, тупны ике капкага да тигез кертә ул. Янәсе, берегезгә дә үпкәләргә җай калмасын. Ә менә... ә менә качышлы уйнаганда, уф, үтерә инде, тәмам җанны ашый, бер адым арттан калмый, җүнсез!
Их, белгән булсак: «Кәҗә бәтиен өйгә алып керик, өйгә алып керик», - дип, әнигә ялвармас идек. Бер табактан ашап, бер урында йоклап өйрәткәнгә безгә тагыла бит ул. Әнисенә ияреп, көтүгә йөрсә дә зыян итмәс иде. Әллә ничә мәртәбә болынга кудык үзен: кача да кайта, кача да кайта... Тәмле-тәмле ризыклар биреп юмалап та карадык, файдасы юк, мөгезе белән чөеп кенә җибәрә. Беркөнне келәткә бикләп калдырган идек, мөгез очы белән келәсен шудырган. Капка да ябык иде, Сарбайдан күреп калганмы, иелә-бәгелә, капка астыннан чыккан.
Ярый, йөрсен дә ди. Тик качышлы уйнаганда гына булса да иярмәсен. Качышлы дигәч тә, без бит якын-тирәдә генә качып ятмыйбыз, биләмәбезне киңәйтеп, еракларга йөрибез. Бүген Мидхәт абыйларның мунча түбәсенә менеп яттык. Әй, рәхәт, малай. Кәҗә дә артыбыздан менмәкче иде, аягы тайды. Аңардан без пырхылдап көлдек. Шулай кирәк сиңа, бүтән тагылмассың, дибез. Үпкәләде. Күздән югалды. Өйгә сыпыртты бу, дип тынычландык та, үрелеп-үрелеп, урам ягына карадык. Сабир белән Әмир пыр тузып безне эзлиләр иде, тагын башларны яшердек. Күзләре очлы да икән, тәки күрделәр бит!
Урам яктан:
- Нияз! Гаяз! Чыгыгыз! Нияз, Гаяз, чыгыгыз! - дип сөрән салалар.
Чыкмас идең, Мидхәт абый ишетер. Мунча түбәсенә үрмәләгән өчен рәхмәт әйтмәс ләбаса.
Тегеләрдән:
- Ничек таптыгыз, ә? - дип сорашабыз. Кәтүкләр:
- Сер, - дигән булалар.
Шул чакта яныбызга кәҗә дә килеп басты. Бик тәмле әйбер капкан бугай, чәйнәгәндә, күзләрен кысып-кысып куя. Тукта, малайларны да, кәҗәләрне дә кызык итик әле, бу юлы тагын да югарырак, Рәүфә әбиләрнең каралты түбәсенә үк менеп кунаклыйк! Әй эзләсеннәр, әй эзләсеннәр, тәмам хәлдән тайсыннар. Сезне табарга Шерлок Холмс кирәк дип, авызлары турсайсын.
Әлеге дә баягы, аягы таеп, кәҗә артыбыздан менә алмады. Әллә ни борчылмады үзе. Үкчәле туфлиләре белән бер-ике мәртәбә җиргә бәргәләп алды да, ярый, үз җаегызны үзегез карагыз дигәндәй, әрекмәннәр арасына кереп китте.
- Абый, сакалбай акылга өйрәнде, ә?! - дип авыз ерды энем.
- Тсс-с, - дидем мин, - сөйләшмә. Безне эзлиләр!
Әйтеп бетерүем булды, урамнан чәрелдек тавыш яңгырады:
- Нияз! Гаяз! Чыгыгыз! Таптык, таптык, ур-ра!
Кәеф кырылды минем. Элек кәҗә сата иде безне, хәзер кәҗә дә юк бит инде, нәрсә соң бу?
- Сер, - диләр малайлар, әйтмиләр. Кәҗәсе дә югалган җиреннән чыккан, үртәгән шикелле сакал селкетә.
Ә сер йомгагы һич уйламаганда, һич көтмәгәндә чишелде дә китте. Кич белән безгә, хәтәр тузынып, Рәүфә әби килеп керде. Без чак өстәл астына качып өлгердек.
- Биләмче кәҗәгез бөтен кәбестәмне ашаган! - дип, әнигә зарланырга тотынды ул. - Койма аша сикереп төшкән дә рәхәт чиккән, мөртәт!
- Безнекеләр түгелдер, Рәүфә абыстай, безнеке оланнардан бер адым да калмый бит, - дип, әни кәҗәне яклый гына башлаган иде, Мидхәт абзыйның калын тавышы ишетелде.
- Әйдәләрме?
- Әйдәләр, әйдәләр. Мидхәт абзый, кер, утыр, - диде әни.
- Утырып тормыйм, Әлфия. Кәҗәгезне бераз тыегыз инде сез. Түтәлләрне утап ташлаган.
- Әйттем бит, сезнең мөртәт эше! - дип кушылды Рәүфә әби. - Безнекен дә утаган. Мидхәт энем, кәбестәләремнең күчәне генә тырпаеп калган.
- Күр инде явызны, күр инде. Болай азынса, урам йөзе күрмәс, мәңге чыгармам, - дип кат-кат ышандырып, озатып калды әни аларны. Аннан соң берәм-берәм өстәл астыннан безне сөйрәп чыгарды. - Ягез, кемнәрнең абзар-кураларында качышлы уйнадыгыз?
Әни соравын энемнән башлады. Энемә ни, чебен тими чер итә, елап ук җибәрде: - Кәбестәне мин ашамады-ым...
- Ашадың димәдем ич, кәҗә син түгелдер ләбаса?
- Ю-ук!
- Кемнәр йортында качышлы уйнадыгыз?
Кинәт барысы да аңлашылды. Их, сакалбай, сертотмас сакалбай! Без качкан арада, ул бакчага кереп сыйланып чыга икән. Малайларга да эзләве җиңел, кәҗә бакчада йөрсә, без йә абзарда, йә түбәдә качып ятабыз. Менә сиңа сер!
Әни икебезнең дә колакларны борды да:
- Бүгеннән беркая да бармыйсыз, ишегалдында гына уйныйсыз, - дип кисәтеп куйды.
Ишегалдындагы уен уенмыни! Нишләргә икән?! Күзләрне елтыратып, баскыч төбендә утырабыз. Без кәҗәгә, кәҗә безгә карый...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев