Көмеш кыңгырау

Серле тал (Рөстәм Галиуллин)

Шамил, иртән уянуга, күңелле яңалык ишетте: бүген аларга кунаклар кайта икән! Аның яшендәге Наил җәен алар да торачак, ди!

Шамил, бу хәбәрне ише­теп, бик шатланды: Наил — шәп малай!

Төш җиткәндә, кунаклар кайтып та җитте. Машинадан иң беренче булып сикереп төшкән Наил, йөгереп килеп, Шамил белән күреште. Үзгәргән малай: нечкәреп, озынаеп киткән. Ниндидер чит ил машинасы төшкән яшел футболка кигән, кып-кыска шортыдан.

—  Ничек хәлләр? — диде ул. — Су коенасыңмы, балыкка йөрисеңме, җиләк өлгердеме, кич чыгасыңмы?

Сораулары күп иде шәһәр малаеның. Шамил барысына да җавап биреп өлгерә алмады. Әтисе белән әнисе озак тормадылар, төш вакытлары узуга ки­теп тә бардылар.

Урамга чыккач, Наилнең күзе өй каршында үсеп утырган тал агачына төште. Биеклеге баганадан баганага сузылган чыбыкларга җиткән ул талны кечкенә вакытында Шамилнең олы апасы утырткан булган. Хәзер әнә нинди киң һәм зур! Наил, тал кәүсәләре буйлап, өскә үрмәләде.

—  Шамил! Әйдә, монда мен әле!

Шамил дә аның артыннан агачка үрмәләде.

— Кара әле, нинди шәп штаб ясап була монда! Беркем дә безне күрмәячәк! — диде Наил. — Минем бик ерактан күрсәтә торган биноклем бар: шпионнарны шуның белән күзәтербез. Аннары, дошманнар белән сугышырга автомат, кы­лыч, рогаткаларны да алып менәрбез.

Наил уены Шамилгә дә ошап китте.

—  Әйдә, ясыйбыз! — диде ул.

Тал агачының юан кәүсәсе өскә таба икегә аерылып китә. Шамил шул ике ботак арасына әтисенең мунча ләүкәсе ясарга дип шомартып куйган юкә так­таларын урлап ташыды. Аларны хәтта беркетәсе дә булмады, такталар тигез яталар иде. Наил ул арада штабка бөтен уенчык коралларын ташыды, аларны агачтагы вак ботакларга элеп куйды. Соңыннан биноклен алып чыкты. Шамил такта өсләренә кипкән печән дә җәйде, әнисенең бер җәймәсен дә чәлдерде. Хәзер монда йокларга да була!

Штаб әзер булгач, малайлар бераз ял иттеләр. Шәп иде штаб: тал агачының куе яфраклары арасыннан беркем дә аларны күрми, утырып та, йоклап та була.

—  Шамил, безнең бу штаб яшерен булырга тиеш! Беркемгә дә аның турында әйтергә ярамый! — диде Наил җитди тавыш белән.

Шамил бинокльдән тирә-якны күзәтергә кереште. Моннан авылның иң ерак очы да күренә иде. Әнә ерак басудагы агачлыклар, менә авыл читеннән уза торган олы юл... Шамил юлны күзәтә башлады: сирәк-мирәк узып киткән машиналарның маркаларын танырга тырышты ул.

—  Дошман килә!

Урамнан трактор узып бара иде. Арбасы даңгыр-доңгыр килә. Наил, Казан­нан алып кайткан рогаткасына вак таш кыстырып, һөҗүмгә әзерләнде. Трак­торда күрше Шәүкәт абый иде. Шамил туктатырга өлгермәде, Наил ташны тракторга таба турылап та җибәрде. Бәхеткә, таш тәрәзәгә эләкмәде, кабина тимеренең зыңгылдаган тавышы ишетелде.

—  Яраланды! — диде Наил сөенечле тавыш белән.

Кинәт трактор туктады, Шәүкәт абыйлары тракторны ике әйләнде, тирә-якка күз ташлады, әмма тавышның каян килгәнен аңлый алмыйча, кабаттан кабинасына сикереп менде.

—  Алай ярамый инде, Наил, — дип битәрләде кунак малаен Шамил.

—  Кызык бит!

Яшерен штабтан Наил көн дә яңадан-яңа һөҗүмнәр оештырды, аның уены Шамилне дә мавыктырды. Җәяүләп кибеткә ипи алып кайтырга кузгалган Мәрфуга әби дә, велосипедта үтеп барган күрше кызы Рәмзия дә, көтүдән кайткан сыер-сарыклар да, әллә нигә бер үткән-сүткән мәчеләр дә — һәммәсе дә яшерен һөҗүмгә тарыды. Аеруча урамнан еш узган Шәүкәт абый тракторына нык эләкте: һәр көнне бер үк җирдә трактор кабинасына яңгырап нәрсәдер эләгүенә ул күнекте дә бугай инде.

—  Талга җен ияләшкән, әллә нинди нәрсәләр колак яныннан очып үтә, — Мәрфуга әбинең шулай дип сөйләве авыл буйлап таралды хәтта.

Ә беркөнне... Наил рогаткасын турылап, инде ташны ычкындырам дигәндә генә, кинәт Шәүкәт абыйлары, тракторын туктатып, кабинадан сикереп төште. Наил, ияләнгән гадәте буенча, ташны ычкындырып та җибәрде. Таш, тирә-юньне яңгыратып, кабинага килеп эләкте. Шәүкәт абыйлары, трактор арба сыннан озын таяк алып, тал агачы янына килде. Аркасына таяк башы килеп эләгүгә, Наил, чырыйлап, җиргә сикерде. Шамил дә аның артыннан калмады.

—  Әһә, менә хикмәт нәрсәдә икән, — диде Шәүкәт абый, ике малайның да колагыннан тоткан килеш. — Алайса, талга җен ияләшкән, дип ишеткән идем, сезмени әле ул җен балалары! Көн дә һөҗүм оештырып ятасыз монда!..

Шамил белән Наил, колаклары авыртудан мышык-мышык килеп, штаб­ны Шәүкәт абыйлары күз алдында сүттеләр. Бу тамашаны карап торган Шамилнең әтисе, инде бер ай буе эзләгән такталарны тал агачыннан табып алгач, малайларның авыртмаган икенче колакларын борды.

—  Менә хәзер сез, чынлап та, сугыштагы кебек булдыгыз инде, — дип көлде Шәүкәт абыйлары. — Сезгә дә һөҗүм иттеләр!

Талның сере ачылганнан соң, көннәр-атналар узса да, аңа һаман да шикләнеп карыйлар, хәтта Шамил белән Наил дә, яңа гына этлектә тотылганнарын искә төшергән кебек, аның яныннан тиз-тиз узып китәргә тырыша иде...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: