Көмеш кыңгырау

Серле күчтәнәч

Фоат Африкада яшәүче Боаб исемле малай белән хат алыша. Хат саен кунакка чакыра.

«Бездә хәзер кыш. Кар күреп китәрсең, чанада шуарбыз» дип яза.
Боаб озак уйлый торганнардан түгел. Дустына күчтәнәчкә дип уенчык чиләгенә Нил елгасының суын алды да, аэропланга утырып, төньякка карап очты. Аэроплан ап-ак кырга килеп төшүе белән, Боаб җиргә сикерде. Ялан аягы тездән карга батты. Боабның кар күргәне юк иде. Шуңа күрә аны туңдырма дип уйлады. Монда бөтен җирне ап-ак туңдырма каплаган икән.
Туңдырманы алып кабыйм дигәндә, шатлыгыннан авызын ерып, Фоат килеп җитте. Үзе белән алып килгән колакчынлы бүрекне, киез итекне, кайры тунны, йон бияләйне дустына кигертте. Боаб исә Фоатка уенчык чиләкне сузды.
—  Күчтәнәчкә Нил суы алып килдем сиңа. Чиләкне ачып карасалар, су юк, чиләк төбендә түгәрәк көзге генә җемелди.
—  Нәрсә бу?
—  Боз бу, Боаб. Кыш көне су боз булып ката. Нил суы да боз булган. Дуслар туйганчы  кар атышып уйнадылар,  чанада  шудылар,  кар
тәгәрәтеп кар бабай ясадылар. Кар бабайның күзләре урынына Нил бозын ватып куйдылар.

Уйнап арыгач, Боаб кайтырга булды. Истәлеккә дип чиләккә кар тутырып алды да аэропланга менеп утырды.
—  Иртәгә безгә кунакка кил, Фоат. Жирафка атланып йөрербез, — дип кул изәде ул.
Боабны әти-әнисе сагынып өлгергән иде инде. Саваннага төшеп, кызулыгын киметкән аэроплан артыннан йөгерделәр. Колакчынлы бүрек, тун, киез итек кигән улларын танымый тордылар башта. Тешләрен җемелдәтеп елмайгач кына, «Боаб!» дип сөенешеп күтәреп үк алдылар.
Боаб әтисенә уенчык чиләген сузды.
—  Сюрприз алып кайттым сезгә! Әти кеше чиләк капкачын ачты.
—  Тамак кибеп тора иде, әйбәт булды әле, рәхмәт сиңа, улым, — диде.
—   Карны ашарга ярамый, — диде Боаб. — Тамакка салкын тия икән.
—   Шушы буламыни инде ул кар?! — дип гаҗәпләнде әти-әнисе, чиләк төбендәге суга карап.
—  Әйе, шушы була!
—  Аның белән нишлиләр соң?
—   Чанада шуалар, кар бабай ясыйлар. Менә хәзер, йомарлап, кар атышып уйныйбыз. — Боаб чиләккә тыгылды. Кулын алса, бияләеннән су тамгалый. Малай аптырап чиләккә карады. Карның бөртеге дә юк иде анда. — Кы-зы-ы-к, — дип сузды Боаб. — Су алып бардым, боз булды, кар алып кайттым, су булды...
Әти кеше чиләкне күтәреп йотлыгып эчеп куйды.
—  Бигрәк тә тәмле икән кар дигән нәрсә. Фоатка әйт әле, кунакка килгәндә карны күбрәк алып килсен. Әниеңә дә җитәрлек итеп...

 

Нәкыйп Каштановның «Күчтәнәч» китабыннан. 2007 ел.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: