Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Сәер елмаю

Язгы каникулда әни мине Казанга кунакка җибәрде.  Күпмегә дисәң, төп-төгәл - бер атнага! сәяхәт вакытында бик сәер бер елмаю белән очрашуымны сөйлим әле...

Язгы каникулда әни мине Казанга кунакка җибәрде. Мондый бәхет теләсә кемгә тәтеми ул, малай!  Әни сүзендә торды: “Чирекне бишкә генә бетерсәң, атна буе рәхәтләнерсең Казанда!” – дигән иде.

Менә шулай! Мин – Казанда. Әни җибәргән акча да ярап куйды әле: курчак театрында, аквопаркта, бәлзәм сыннар музеенда булдым, «Казан Арена»да футбол карадым. Билгеле инде, үзем генә бармадым, институтта укый торган Алинә апа белән йөрдек.

Ә менә бүген мине бәхет басты – Казан буенча экскурсиягә берүзем чыгып киттем. Апамның ниндидер семинарга әзерләнәсе бар икән. Үзе әйткән була: ” Эх, сине шәһәр буйлап йөртә алмыйм инде!” – ди.  Миңа нәрсә! Мин шатландым гына! Утыз тапкыр транспортта йөри торган (проездной) билетны  кесәгә салгач, Алинә апаның кирәге дә калмады. Шул сәяхәт вакытында бик сәер бер елмаю белән очрашуымны сөйлим әле...

Ул көнне Казанны аркылыга да, буйга да айкадым, малай! Метроның бөтен тукталышын да карап чыктым, трамвай-автобусларның кайсына телим, шунда менәм дә утырам. Кулда – телефон. Рәхәтләндем  кәртечкәгә төшереп: “ялт та йолт”, “шарт та чорт”.                                 

Әй! Мин бит сезгә сәер елмаю турында сөйләмәкче идем лә. Менә шул. Тәрәзә буендагы йомшак урындыкка иркенләп кереп утырдым да, “келтер-келтер” генә автобуста барам, тәрәзә аша  Казанны күзлим. Бер тукталышта керде халык, ул керде  халык! Миңа  кызык булып китте, рәхәтләнеп шуларны күзәтә башладым.

Авыл белән шәһәр арасында аерма юк дигән булалар. Булмас - бар! Болар кигән түфли белән безнең авыл урамына чыгып кара син. Хәзер чумасың! Кисәң дә, клуб каршындагы асфальтта  йөрсәң генә инде. Язгы пычракта безнең “Жигули” да гаражда тора әнә. Әти әйтә: “Май бәйрәме җитмичә,  юл төшмәс әле”, - ди...

Ә-ә-әй! Тагын читкә киткәнмен! Сүзем “сәер елмаю” турында бит әле.

Вә-ә-әт! Автобуста кеше күп. Минем утыргыч янына бер апа килеп басты. Апа дигәч тә, карт инде ул. Минем әби сымактыр. Чәчләрен әллә ничек итеп, бөдрәләтеп, күпертеп өеп куйган, аягында – үкчәле түфли, үзе  ялтыравыклы сумка аскан.

Менә шул апа миңа төбәлде дә, әллә ничек сәер итеп елмайды. Мин дә аңа карап куйдым. Казан чәчтарашына кереп, “человек-паук”тай чәч кистереп чыккан идем. Әллә шуны ошатты инде. Әйдә, карый бирсен!

Мин дә карыйм. “Мондый матур киемнәр кисә, минем әби дә алай ук карт күренмәс иде, - дип уйлыйм. Уйлап кына бетердем, автобусыбыз, “дык” итте дә кисәк туктап калды. Теге апа әздән генә борыны белән идәнгә төртелмәде инде. “Пырх!” итеп көлеп җибәрүдән үземне көчкә тыеп калдым. “Үкчәле түфли кимәскә идең!”- дим эчтән генә. Әнә минем әби: җәен – кәлүш, кышын киез итек төшми аягыннан. Йөри рәхәтләнеп.

Минем утыргыч тоткычына ныграк ябышты теге. Ә үзе – елмая! Чын менә – миңа караган да елмая.  Каядыр күргәнем дә бар сымак тоела башлады.  Чынлап та, таныш икән бит. Камал театры тукталышында төшеп калгач кына исемә төште. Артистка бит ул! Театрда уйный! Телевизордан әллә ничә тапкыр күргәнем бар иде. Әбиемнең әйткәне хәтергә төште: “Быел - аның юбилее! Алтмыш биш яшен тутырды!”- ди. Их! Өлгермәдем инде. Исәнләшкән булсам, туган көне белән котласам, шәп буласы икән. “Бигрәк культурный малай”,-  дип уйлаган булыр иде.

Төшәр алдыннан шул артистка, миңа карап, тагын бер тапкыр елмайды. Әллә нинди, сәер иде аның елмаюы. Нишләптер, кызганып елмая кебек тоелды миңа ул. Мине нигә кызганырга инде, я? Дүртенче сыйныфта укып йөргән тап-таза, сәламәт, үземә күрә шактый чибәр генә бер егет бит мин! Җитмәсә, отличник та!

Шулай да - бик сәер! Миңа карап, нигә елмайды икән ул?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев