Көмеш кыңгырау

Сарбай

Җәйнең бер көнендә Ирханнар яшәгән Казан бистәсендә сары эт пәйда бул­ды.

Ул нәкъ менә алар урамы чатындагы агачлыкта үзенә куыш тапты. Бистә урамнарында этләр болай да күп күренгәли анысы. Бозау хәтле зурлары да кур­кытып йөгереп уза, мәче кадәр кечкенәләре дә арттан өреп кала, әле хуҗаларына ияреп йөргән йорт этләрен дә санасаң, әллә никадәр җыеладыр! Аларның күбе­сен таныйсың, шуңа күрә игътибар да бирмисең. Ә бу сары эт исә бөтенләй үзгә иде. Күзендә ниндидер сагыш, моңсулык бар иде маэмайның. Аны күргән кешеләр:

— Адәм акыллары бардыр бу эттә, карашы бигрәк мәгънәле, — диләр.

Аннан да бигрәк, сары этнең алгы бер аягы юк иде. Шуңа да ул аксаклый, тиз йөгерә дә алмый. Якын-тирә йортларда яшәүчеләр, аны жәлләп, үзләренә асрамага да алмакчы булды, әмма сары эт үзе сайлаган агачлык яныннан бер кая да күчмәде. Шуннан кешеләр аңа шул куышлыгына ашарга китерә баш­лады, сары эт аларга һау-һаулап рәхмәт әйтеп өрә, койрыгын болгый, шатлы­гыннан җирдә бер аунап ала, арткы тәпиләренә утыра да исән калган аягын болгап озатып кала. Ул куышлык тирәсеннән кеше өзелми, балалар исә сары эткә өйдән ризык ташый.

—  Машинага тапталып аягын өздерткән дә, рәхимсез хуҗасы аны безнең бистәдә ташлап калдырган, — диде кайсыдыр.

—  Хуҗасы бик усал кеше булган, өйдән чыгып качкан ул, йөри торгач, безнең бистәгә килеп чыккан, — башкаларның фикере икенче төрле иде.

Кем әйткәндер, каян белгәннәрдер, сары этнең исеме Сарбай булган икән дигән хәбәр таралды. Тора бара якын-тирә йортлардагы кешеләр генә түгел, ераграк урамнарда торучылар да, әйләнгеч булса да, Сарбай куышлыгы яныннан үтеп йөри башлады. Ул үзе дә бу олы йөрәкле кешеләрне әллә каян танып, әле машиналары урам чатында күренүгә үк, сәламәт аягын болгап сәламли. Ирханның әти-әнисе дә еш туктый ул куышлык янында, күрше Рәшидә апа да көн саен Сарбайга дигән тәм-томнарын онытмый.

Шулай да Сарбайны иң якын иткән кеше Ирхан булгандыр. Кайчагында Сарбайның тавышы ишетелмәсә, бер-ике көн күренмәсә, тәмам пошаманга төшә малай. Ул йөри торган балалар бакчасы Сарбайның куышыннан ерак түгел. Көндез урамга уйнарга чыккач та, еш кына Сарбай, ал арның коймасы буена килеп, бала-чаганың уйнаганын карап тора. Хәзер инде аны бакчадагы бөтен малай да белә.

Ирхан әтисе, әнисе белән аерым-аерым да, икесен бергә туры китереп тә сөйләшеп карады. Аның исәбе Сарбайны үзләренә алу иде. Әнисе шундук кырт кисте:

—  Юк! Эт тавышын да яратмыйм, ишегалдындагы чәчәкләремне дә таптап бетерер, шунда гына барып уйнап йөр, — диде.

Әтисе дә, малай әйтүгә, Сарбайны өйгә алып кайтырга ашыкмады.

—  Ә синең минем шикелле вакытта этең бар идеме? — дип сорады Ирхан әтисеннән.

—  Бар иде, бик акыллы иде этем, көн саен бергә уйный идек, әле кыш көне чанага да җигеп йөри идем үзен!

—  Бабай белән әби сиңа эт алганнар, ә ник миңа ярамый?

—  Мин аны өйгә яшереп алып кайттым, — диде әтисе. — Аңа кадәрге этебез бүре токымыннан булып чыкты безнең, бөтен куяннарыбызны буып, бабаеңа да ташланды. Шуннан өйгә эт керттермим, диде әбиең. Ә мин яшереп кенә бер көчек алып кайттым да аны бакча башындагы сарайда асрый башладым. Бабаең күрде дә дәшмәде, ә әбиең белгәндә, ул инде тәмам миңа ияләшкән иде. Шулай бездә яшәп калды...

Ирхан әтисенә бер сүз дә әйтмәде, башкача эт турында да сүз кузгатмады.

Көзнең шыксыз бер көнендә, Сарбай югалды, дигән хәбәр таралды. Нечкә күңеллерәкләре, машина астына эләгеп һәлак булгандыр, кыргый этләр башы­на җиткәндер, дип балавыз сыкты. Гел сары эт тирәсендә кайнашкан Ирхан да аның кая югалганын белми булып чыкты. Әти-әнисенең соравына ул җилкәсен генә сикертеп җавап бирде.

Ял көне иртәсендә Ирхан әти-әнисенең сөйләшкән тавышына уянды.

—  Безнең бакча ягыннан күршеләр төнгә этләрен бәйдән ычкындыра, ахры. Койма буена ук килеп өргән шикелле, — диде әнисе.

—Мин дә ишетәм аны, — диде әтисе, — әмма этнең авызын томалап куял-мыйм бит инде.

Чәйләп алгач, Ирхан урамга ашыкты.

—  Көне бигрәк ямьсез, яңгыр катыш кар ява, юешләнерсең, чыгып йөрмә, — диде әнисе.

—  Сарбаең да югалды, — дип өстәде әтисе.

—  Кайтмады микән, эзләп карыйм әле, — диде малай. Үзе исә эткә дип ри­зыклар алды.

...Уен белән мавыгып киткән Ирхан кинәт үз артында әтисе белән әнисенең тавышыннан дертләп китте:

—  Без бистәбез белән, Сарбай югалды, дип кайгырабыз. Ә ул безнең бакча почмагында оя корган икән! — Әнисе ни сөенергә, ни кайгырырга белми апты­рап басып торды.

—  Нигә шул теплица артындагы почмакта кайнаша бу дип аптырый идем, яшерен эше булган икән! — Әтисенең дә ни әйтергә теләгәнен чамалап булмады.

Шулчак Сарбай арткы тәпиләренә басты да, сәламәт аягын болгап, һау-һаулап сәлам бирде. Аның бу тансык кыланмышыннан әтисе белән әнисе көлеп җибәргәннәрен сизми дә калдылар...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: