Көмеш кыңгырау

Сарбай

Этләр кайвакыт кешеләрдән дә акыллырак була.

Гөлбәдәр апа кулына төенчек тотып өйдән чыкканда, Әлбинә ишегалдында уйнап йөри   иде.

— Кызым, мин әтиеңә ашарга илтәм, озакламам, әй­ләнеп кайтырмын.

—  Мин дә барам, — диде Әлбинә, уенын ташлап.

—  Юк, юк, — дин каршы төште әнисе, — басу бик ерак, бара-бара арырсың. Ишегалдында гына уйна, кы­зым. Әллә нәрсә,  көннең дә кәефе китеп  тора   әнә.

—  Тизрәк кайт, әнием. Миңа чәчәкләр алып кайт, — дип калды кызчык.

Сарбай да Гөлбәдәр апаны койрыгын болгап озатып калды. Бәләкәй дустының әнисе белән китмәвенә аның күңеле булган иде. Чөнки берьялгызыңа күңелсез. Ярый, күрше тавыгы керсә: «Бар, бар, өеңә сыпырт, йөрмә мон­да буталып», — дип аны куып чыгарасың. Сирәк кенә, адашып кына бәрәңге бакчасына казлар тула. Аларны берәм-берәм койма аша очыртасың. Ә инде кәҗә ише ки­ребеткәне эләксә, үзе бер тамаша. Өйләренә хәтле озатып куясың. Шул чакта тамагың карлыкканчы һау-һаулап өрүләре  ни  тора!

Бүген тыныч, күрше тавыгы да керми, ичмасам. Кыз­чыкның да Сарбай белән уйнарга исәбе күренми, ул, әнисе юклыктан файдаланып, кер юа. Ап-ак тастымал­ларны ләгәнгә  илтә  дә  сала,  илтә  дә сала. Менә  күк йөзенең үзгәрүе гаҗәп әле. Бая гына зәңгәрсу иде, хәзер куера башлады. Йомшак мендәр сыман күпергән ак бо­лытлар да әллә кая таралды. Әнә, офыктан актарылып, ямьсез болытлар килә. Шул яңгыр дигәннәре җыена ми­кән? Бәлки, узып китәр, яумас та. Ничә көннәр яуганы юк инде аның. Яңгырсыз бик-бик авыр, моны Сарбай яхшы аңлый. Үләннәр корый, чәчәкләр сула. Беркөнне Сарбай башы авыртып интеккәч, дару үләне эзләп болынга бар­ган иде, тапмады. Кояш көйдергән үзләрен. Ачудан йом­раннар куарга тотынган иде, баш авыртуы бетте тагы... Фу, җил чыкты. Тузанны җирдән бөтереп ала да, күзгә куып кертә. Бигрәк усал җил. Кызчык та күзләрен уып утыра. Ә куллары сабын гына! Әнисе орышыр инде, бусы елар. Еларга дисәң, бәләкәйләргә куш. Ничек иренмиләр! Тукта, бәләкәй дуска бераз ярдәм итәргә кирәк.

Сарбай яткан җиреннән сикереп торды да Әлбинәнең сабынлы битен яларга тотынды. Сарбайның теле кытыр­шы иде. «Кытыгым килә», — диде кызчык. Моңа каршы Сарбай: «Утыр, әниең орышса, елыйсың килер», — дигән сыман йомшак кына өреп куйды.

Кинәт күк йөзеннән кояш качты. Аны кара болытлар урлап киткән төсле булды. Усал җил давылга әверелеп, ишегалдын пыран-заран китерә башлады: куакларны урталай бөкте, буш чиләкләрне бәргәли-бәргәли тәгәрә­тергә кереште, киереп зур капканы ачып җибәрде, кер бавыннан күлмәкләрне йолкып алды.

Тавык, чебешләрен җыеп, өйалды астына посты, үр­дәкләр, бакылдашып, сарайга йөгереште. Куркынган кызчык кычкырып елап җибәрде. Давыл аны ачык капка­дан урамга өстери иде. Сарбайның да хәлләре мөшкел: дүрт аягында көчкә басып тора. Оясына кереп качмаса, эш харап. Тик бәләкәй дусты ялгыз кала бит. Әгәр давыл очыртып алып китсә? Әллә ояга чакырырга микән? Ике­сенә дә урын җитәр, сыярлар әле. «Һау, һау, һау», —дип өрде Сарбай. «Әйдә миңа ияр» димәкче булды, Әлбинә генә аңламады, елады да елады. Аптырагач Сарбай кыз­ны күлмәгеннән эләктереп тарта башлады. Бер тартты, ике тартты, өченче тартуында оясына да килеп җитте. Ярый, өлгерде Сарбай. Ишегалдына дөбердәп каралты түбәсе төште. Ә ояда тыныч, рәхәт. Җил үтми, яңгыр ти­ми. Оста куллы хуҗа аны бурап эшләгән. Йокларга җайлы булсын өчен дип, салам да түшәгән. Куркуыннан дер-дер калтыранган Әлбинә дә тынычланып: «Сарбаем, әни кайчан кайтыр икән?» — дип утырган иде, Сарбайны муеныннан кочаклаган килеш татлы йокыга чумды. Йок­ласын. Бәләкәй кешеләргә йокы килешә ул. Ә Сарбайга йокларга ярамый. Капка ачык. Кем кермәс тә, кем чык­мас. Уяу  булырга кирәк.

Яңгыр туктар-туктамас сибәләп маташканда Гөлбәдәр апа кайтты. Ашыгып өенә кереп китте, шунда ук атылып кире чыкты.

—  Кызым! Кызым!—диде ул, ачыргаланып. «Бәләкәйне эзли, — дип уйлады Сарбай, — монда ул,

монда, хуҗа апам».

Сарбай, кайгысыннан нишләргә дә белмәгән Гөлбәдәр апа каршына чыкмакчы булып, тәпиләрен кымшаткан иде, Әлбинә җибәрмәде: йокы аралаш аны нык итеп муе­ныннан кочты. Ләкин ничек кенә булса да әнисенә сизде­рәсе иде бит.  Өрсәң,  Әлбинә куркып уяныр.

Сарбай ишек ягына карап әкрен генә уларга кереште.

У-у, у-у, у-у...

Гөлбәдәр апа сәер тавышны ишетеп аптырап калды. Каян ишетелә бу тавыш? У-у, у-у, у-у... Эт оясыннан тү­гелме  соң?

Ул шул якка йөгерде. Иелеп караса... аһ итте. Сарбай белән янәшә кызчыгы йоклап ята!

—  Кызым, сабыем, — диде ана, — давыл очырткан­дыр дип котым алынды бит.

—  Елама, әнием, нигә елыйсың? — диде Әлбинә. — Син Сарбайга рәхмәт әйт, ул мине үзенә кунакка алып керде.

—  Рәхмәт сиңа, Сарбай, — диде Гөлбәдәр апа, этне башыннан  сыйпап.

«Мин сезгә тугры хезмәт итәргә һәрвакыт әзер»,— дигән  сыман,  Сарбай өч   мәртәбә   өреп  куйды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: