Сараннарны яратмыйм мин!
Язучы Рәшит абый Бәшәрнең «Төшке аш» хикәясе.
Шәһәрдән авылга, бабасы белән әбисе янына кунакка кайткан Ринат бүген соң уянды. Бабасының, иртән иртүк өйдән чыгышлый, «Озак йоклыйсың икән, улым. Мин болынга печән чабарга киттем. Төшке аш җиткәч, яныма килерсең» дигән сүзләрен дә малай әллә төшендә генә ишетте инде.
Шәһәрдә бит беркем дә иртә таңнан сикереп тормый. Ринат та менә иртә уянырга күнекмәгән. Авылга җәй саен кайта ул. Әммә йокыдан торулары һәрвакыт шулай кыен була. Өй бүрәнәләренә сеңгән нарат сагызы исе, алманыкы белән кушылып, борынны кытыклый-кытыклый, үпкәләргә агып кергәндә, бигрәк тә авыр инде. Эх, авыл һавасы...
Ринат күзләрен ачты. Киерелде. Юрган астыннан һич кенә дә чыгасы килми иде әле аның. Өйалдыңда сөт сорап йөрүче мәченең мияулаганы, ишегалдында тавыкларның кытаклаган тавышлары ишетелә башлады. Малай янә киерелде. Юрганы идәнгә шуып төшсә дә, мендәргә ябышып калган баш өскә күтәрелмәде.
Кинәт ишек шыгырдады. Ишектә ак яулыклы, зәңгәр күлмәкле әбисе күренде.
— Уяндыңмы, бәбкәм? Әйдә, ашарга тор. Табынны әзерләп куйдым инде.
Ринат, әбисенең йомшак тавышын ишетүгә, тәмле йокысын онытып, караваттан сикереп тә торды, юынырга да чапты. Майлы коймаклар ашап, баллы чәй эчкәннән соң, әбисе, тастымалга төрелгән кәстрүлне, ипи телемнәрен, чәй тутырылган термосны сумкага салып, аны оныгына тоттырды:
— Көн бик эссе, улым. Бабаң сусагандыр, ачыккандыр. Ризыкларны аңа тизрәк илтергә тырыш, бәбкәм.
Ринат аптырап ук калды. Аңа мондый җаваплы эш кушканнары юк иде әле. Малайның сөенече эченә сыймады. Ул баскычта яткан сандалиларын киде дә юлга чыкты.
Елга буена ул бик тиз төшеп җитте. Бабасы белән бергә аның бу юллардан йөргәне бар иде инде. Бүген исә ул үзе генә! Тик бабасын ничек кенә табарга соң? Аяк астында сикерешкән чикерткәләр дә бу сорауга җавап эзлиләр иде сыман. Малай шунда бабасы чапкан печән покосының күрше авылга таба сузылып киткәнен күреп алды. Үлән кибә дә башлаган икән. Чабылган печәнгә карап, бабасын табачак ул! Ринат чикерткәләргә күз кысты да елга яры буйлап китте.
Шулай бара торгач, кинәт таллар арасыннан авыл эте Акбай килеп чыкты. Ринатның дусты ул. Малай, бу ак койрыклы, кара борынлы этне күргән саен, аны тәмле әйберләр белән сыйлый иде.
Ринат, печән өстенә утырып, сумкадан ризыкларны алды. Тастымалны сүтеп, кәстрүлне ачып караса, анда дөге боткасы икән. Эткә бераз ботка бирим дип, кәстрүлгә тотынган гына иде, Акбай малайның кул астына ук кереп китте. Кәстрүл үләнгә капланды.
үз ачып йомганчы Ринат, кәстрүлне күтәреп, ботканың бер өлешен саклап калды. Акбай исә дөге боткасын тәмләп ашый башлаган иде инде. Аңа карап, малай: «Нишләргә? Әллә өйгә кайтыргамы? Бабай бит бик ачыккандыр. Кояш әнә ничек кыздыра. Юк, мин кире кайтмыйм. Ботка аз булса да калды әле. Чәй дә бар», — дип уйлады.
Акбай, үләндәге дөге боткасын ашап бетереп, Ринатның кулын ялады, «Борчылма! Рәхмәт сиңа!» дигәндәй өреп тә алды. Дустының шулкадәр сөенгәнен күргәч, малайның да кәефе күтәрелде, һәм ул печән покосы буйлап алга атлады.
«Көн эссе. Эх! Киемнәрне салып, салкын суда чума-чума йөзәсе иде». Бу уйларны хуплагандай, елгада балыклар да сикерештеләр. Бабасы белән елга яры буйлап йөргәндә, Ринат балыкларга гел ипи ашата иде. Малай, үзе дә сизмәстән, сумкасыннан берничә ипи телемен чыгарып, ваклый-ваклый, су өстенә сипте. Балыкларга мондый күчтәнәч бик ошады: алар хәтта ныграк сикерешә башладылар. Кап-кара яр карлыгачы да ипи кисәген эләктереп очып китте.
Ринат, балыклар белән саубуллашып, юлын дәвам итте. «Кайда соң бабай? Беркая күренми».
Күктә кояш кыздыра...
Малай чәйле термосны кипкән иреннәренә китерде. «Юк! — Аңына килде Ринат. — Эчәргә ярамый. Бабай сусагандыр...» Ул, термосны сумкасына кире куеп, ял итәргә дип утырган җиреннән кузгалды.
Печән барган саен яшелләнде, сусылланды. Менә бу үлән яңарак кына чабылган. Бабасы шушы тирәдә генә булырга тиеш. Әнә ул! Әнә! Чалгысы да күренә!
— Бабай!
— Әү, улым!
Ринат бабасын табуына шундый сөенде, юлда булган маҗараларын онытып, сумканы бабасына сузды.
— Әби ботка җибәрде. Чәй дә бар! Ипи дә... — Ринат тотлыгып калды. Ботка кәстрүлдә бик аз бит. Бабай нәрсә дияр?
Бабасы, кәстрүлне ике аяк арасына куеп, капкачын ачты һәм аптырап калды. Аннары башын түбән игән Ринатка борылып карады.
— Ботканы үзең ашадыңмы әллә?
— Юк! Ул чирәмгә түгелде. Акбайны сыйлыйм дигән идем... Ипине елга балыкларына бирдем.
Бабасы кулына термосны алды һәм:
— Ботка ашагач, Акбай чәй дә эчтеме? — дип, хәйләкәр генә елмайды.
Башын аска игән малай борынын гына тартты. Бабасы термосны оныгына кире бирде:
— Мә, эч, улым! Хәл керер. Көн бигрәк эссе.
— Рәхмәт, бабай!
— Улым, син дөрес эшләгәнсең! Бу киң дөньяда юмарт булырга кирәк безгә! Сараннарны яратмыйм мин.
Ринат үз колакларына ышанмады. Әллә бабасы аны мактый инде?
Бабасы савыт-сабаларны, тастымалга төреп, малайга сузды:
— Арыдым, улым. Җеп өзәрлек тә хәлем калмады. Әйдә, улым, син бу әйберләрне күтәр дә, без өйгә кайтыйк. Әбиеңнең өйдәге кәстрүлендә ботка калгандыр әле. Тәмле ботканы өйдә бергәләп ашарбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев