Көмеш кыңгырау

Сандугачлар килгән безгә...

Нәзифә Кәримова хикәясе.

Изрәп, мыш-мыш итеп, тәмләп йоклап яткан Хәерниса әбигә әйтерсең кемдер китереп төртте. Ул дерт итеп уя­нып китте. Уй-хисләрен җыя алмый, беркавым ах-ух ки­леп ятты. Йокысы кисәк өзелүдән йөрәге дөп-дөп итеп тибә башлады. Бүлмәдә аны төртеп уятырлык беркем дә юк иде. Хәтта һәрвакыттагыча аяк очында бөгәрләнеп, кешеләрчә гырлый-гырлый йоклый торган мәчесе дә күренмәде. Шулвакыт Хәерниса күрше бүлмәдән мышык-мышык иткән, елауга охшаган тавыш ишетте. Әллә шул тавыш уятты инде үзен! Тик кем еласын инде анда? Әллә төшләндем инде, дип уйлады үл. Әй картаю, карт аю! Рәт-чират китеп бара шул... Иә Аллакаем! Менә тиле-миле карт юләр! Каладан кайткан оныгы Гүзәлия йоклый бит күрше бүлмәдә! Әнекәйләрем, нәрсә булган икән бу балага? Шуның тавышын ишетеп уянган икән! Хәерниса, кабаланып, урыныннан кузгалды да, лаштыр-лоштыр ат­лап, йокыдан соң санын-сонын җыялмый янтая-янтая, оныгы йоклаган бүлмә ишегенә килде.

— Ни булды икән балакаема! Әллә берәр урыс-улагы уйлар-уйламас авыр сүз әйттеме үзенә?! Бигрәк нечкә күңелле бала бит ул минем. Бер дә авыр сүз күтәрә тор­ган түгел!..

Үзалдына шулай сөйләнә-сөйләнә, оныгын тынычлан­дырырга омтылды дәү әнисе. Хәерниса оныгын өзелеп-өзелеп ярата иде. Тегесе дә, әме — ә, җәме җә дип, гел салпы якка салам кыстырырга тора. Әбисенең сүзеннән чыкмый кебек. Быел инде унсигез яшь тулды үзенә. Ун­сигез яшь! Әйтергә генә ансат! Бер яшеннән бирле карый бит ул оныгын! Менә шулай килеп чыкты инде. Хәерниса, киленен бик үз итмәсә дә, җәй җиттеме, оныгын авылга, үзенә китертә иде. Хәзер инде бала үзе кайта. Киленен алып мактамады, салып таптамады дигәндәй. Килен ки­лен инде ул, кеше баласы. Аллы-гөлле булса да, үз балаң була алмый. Хәернисаның кырыслыгы да бар анысы. Талканы коры булса да, улың кемне яратса, киленең шул булыр дигән сүзне тота Хәерниса. Килене, бик еш булмаса да, сирәк-мирәк кенә кайткалый авылга. Җан-фәрман килеп, кул арасына керергә тырыша. Килеш-килбәте дә күрер күзгә матур болай. Әнкәй дип үлеп тора! Язларын, баланы алып кайткан мәлләрдә, бакча карап, кәбестә-кыярларын да утыртырга өлгерә. Йорт арасында тыз-быз йөгерә! Тик Хәернисага ярарга ай-һай авыр шул. «Җитезен җитез дә, тик әштер-өштер эшли» дигән бу­лып, эшләгәнен дә бик өнәп бетерми. Тик барыбер кеше алдында тел-теш тидергәне булмады килененә. Шуны­сына да үпкәләде баштарак: бер онык белән генә калдырдылар Хәернисаны. Хәер, күпме генә булса да, менә монысы, бер яшеннән үзе янында үскән Гүзәлиясе кебек якын итә алмас иде дәү әнисе. Хәерниса, бүлмә ишеге янына килеп җиткәч, кинәт туктап калды. Теге мышык-мышык елаган тавыш та ишетелми башлаган иде инде. Ашык-пошык атылып-бәрелеп керсәм йә уятырмын, йә куркытырмын, йокылы-уяулы нәрсә ишетелмәс дип, ул колагын ишеккә куйды. Дөбер-шатыр килеп, кыз-кыр­кын йоклаган бүлмәгә турыдан-туры бәреп кермәскә бул­ды. Бәләкәйдән үстергәч, ул аны яратып кына калмый, хөрмәт тә итә иде.

— Кызым, нәрсә булды, әллә берәрсе тел-теш тидерде­ме? — диде ул, беркавым басып торганнан соң.

Ләкин эчтән өн-тавыш ишетелмәде. Хәерниса ишек шакырга дип күтәрелгән кулы белән ишек тоткасын тотты да, әкрен генә ачып, башын бүлмәгә сузды. Гүзәлиянең ятагы буп-буш иде. Әстәгъфирулла! Йокларга кайткан иде бит! Кая киткән бу бала! Шул минутта аның башын­нан меңләгән фикер йөгереп үтте. Хәерниса ачык тәрәзә янына килде. Өй каршындагы лепер-лепер серләшеп утырган усак агачыннан ерак түгел, сәрви куаклары янында, ике шәүлә шәйләнде.

Таң атып килә. Кояш үзе күренмәсә дә, көн җылы булырга охшаган. Аның урман артыннан сирпелеп чык­кан нурлары берәм-берәм күрше йортларның тәрәзәләрен капшый, койма такталарын сыйпап үтә кебек. Агачлар ар­тында чырык-чырык көлүчеләр кемнәр икән дип уйлап та тормады инде Хәерниса. Кем булсын инде, Гүзәлия белән Айраттыр. Айрат — ахирәте, ут күршесе Фатыйманың оныгы. Гүзәлия белән алар икесе бергә димәсәң, берсен берсе узып, җәй айларында авылда үстеләр. Хәернисаның йөрәгенә җылы йөгерде. Ә, монда гына икән, дип уйлап алды ул. Бәлки, араларында гыйшык-мыйшык та бар­дыр әле. Булсын, булсын! Күз каршында үскән малай!

Гаиләләре дә әйбәт... Шулай инде, җәй җиттеме, авылга җан кертә шул балалар. Югыйсә соңгы елларда боз кебек эреде авыл. Гөрләп торган авылдан кырык хуҗалыкка калды бит! Эше дә юк инде аның авылда, кызыгы да юк, юллары да юл дисәң хәтерең калырлык!.. Ә менә җирләр кипшенгәч, яфраклар тулышкач, җиләкләр чәчәк аткач җыелышалар әкренләп... Җәй айларында бала-чага өерелеп кайта авылга. Яшүсмер малай-шалай, кыз-кыркын җәй буе бергә! Ял итәргә дә, каралты-кура тирәсендә эш табарга да өлгерәләр. Җитмәсә, бары­сы бергә җыелып, клубта концерт-мазар оештыралар. Авылны рәхәтләндереп, күңелләрен күтәреп китәләр. Шул җәйне үзе дә көтеп ала Хәерниса. Күрше күлән, туган-тумачалары кайткач, кунакка йөрүләр үзе генә дә ни тора бит! Тик менә шунысы кызганыч: соңгы еллар­да нигәдер авылда Сабантуйларын үткәрми башладылар. Авыл бәләкәйләнде инде анысы, карт-коры гына утырып калды. Ләкин бит һәр җәй саен яшь-җилкенчәк тулып кайта авылга. Татарча сөйләшергә тырышалар! Туган телнең тәмен белергә өйрәнәләр. Авылның Сабантуйла­рын да карап китсәләр, артык булмас иде дә бит. Хәер, бала-чага күрше авылга барып та карый ул Сабантуй­ны. Тик менә олы яшьтәгеләрнең йөрисе килми шул чит авылга. Кешеләрен танымыйлар, күзле бүкән булып уты­рыргамыни кеше Сабан туенда, диләр. «Ярый әле, мин аягымны өстерәп булса да йөри алам, — ди Хәерниса. — Капка төбеннән ерак китә алмаган әби-чәбиләре дә бар бит әле аның. Шулай да Сабан туе үткәрмәслек түгел бит инде авылда. Авылны гел бетерергә уйлыйлар микән инде болар?» — дип куя ул. Шундый уйлар белән пәрдә кырыен күтәреп, Хәерниса урамны күзәтте. Их, яшь чаклар! Үзебез дә шулай идек...

...Быел институтка укырга керде бит Гүзәлиясе!.. Бәлки, кайтып та тормас инде быел, дигән иде Хәерниса. Кайтты! Кайтмыймы соң! Йөгереп кайтып җитте! «Дәү әникәем! Синең белән бергә сөенмәгәч, мин кем булам инде! Үстердең, кеше иттең! Сиңа рәхмәт әйтергә, хәер-фатихаңны алырга кайттым», — диде үзе дә. Аның тәмле сүзләренә Хәерниса бик сөенсә дә, сәбәпнең үзендә генә түгел икәнлеген дә аңлый. Аңламаслык та түгел бит!.. Балачактан бергә уйнап үскән Айраты да ел саен кайта авылга. Менә шул балалар яшәтә дә инде аларны. Ту­ган нигезне дә алар яшәтә. Җәй саен кайтып, йортның учагын сүндермиләр. Шулай булмаса, Хәерниса да, Фатыйма да күптән инде, авылдан китеп, улларында тор­ган булырлар иде. Юк инде, шушындый табигатьтән, үзе теләп, кем баш тартсын! Балалар да бит, әллә кайлардагы курортларга өстен итеп, авылга кайталар.

Ә инде оныгы, кич җиттеме, ашык-пошык ашый да «Без клубка!» дип чыгып йөгерә. Кич буе димәсәң, кайча­гында таңга кадәр, әҗен-гөҗен сөйләшеп, капка төбендә утыралар.

Нәрсә турында шулай төне буе сөйләшеп утырырга була инде? Башка кеше булса, шулай дияр иде. Хәерниса алай дип уйламый. Нишләп инде ике яшь кешегә сөйләшер сүз булмасын, ди? Айрат та — хәзер малай-шалай түгел, җиткән егет. Ул ачык тәрәзәдән яшьләрнең сөйләшүенә колак салды.

—  Сандугач сайрый, ишетәсеңме? — диде егет тавы­шы.

—  Ишетәм... — диде кыз тавышы. — Безнең бакчада ул сандугач. Ел саен килә.

—  Алай булгач, син аның белән таныштыр да әле?

—  Әлбәттә, таныш! Кыш буе хат алышабыз! Хи-хи!

—  Күргәнең дә бармы? Сандугачны, дим?

—   Таныш булгач, ничек инде күргәнем булмасын! Бар!

—   Бәлки, син аның телен дә аңлыйсыңдыр, таныш сандугач булгач, — диде егет.

Хәернисага аларның сөйләшүе ошады. «Менә, ич­масам, бер дә юк-бар нәрсәләр турында сөйләшмиләр икән әле», — диде ул, җиңел сулап, һәм үз бүлмәсенә юнәлде.

Агач төбендәге егет-кыз сандугачтан ары китә алма­дылар.

—    Сандугач чынлап та җырларда җырланганча бәләкәйме? Ничек дип җырлыйлар әле: «Сандугачым, син бәләкәй, Гөлләргә күмеләсең...»

—  Синең таныш сандугачны минем дә күрәсем килә. Әйдә, сезнең бакчага кереп карыйк әле... — диде егет.

— Хәзер менә! Чык ерып, бакча буйлап сандугач эзләп йөрим, ди! — диде кыз тавышы.

—  Тукта әле! Тукта! Сезнең бакчада түгел ул санду­гач, безнең бакчадан килә аның тавышы! — диде егет.

—  Безнеке туктап тора, сезнекенең чираты, димәк! — диде дә кыз тагын көлеп җибәрде.

—   Беләсеңме сандугач нәрсә дип сайрый? — диде егет.

—  Әллә сандугач телен аңлыйсыңмы? — диде дә кыз чырк-чырк көлүен дәвам итте.

—  Аңлыйм шул! Шуны да белмисеңмени әле?

—  Син бик беләсең инде?

—  Сезнең сандугачның сайравын отып алдым. Кабат­лыйммы?

Егет сандугач булып сайрый да башлады:

Чуууут, чууут, чаптыр-чоптыр барган тәнки, тәнкирү-тәпкирү, тәнки сүди, тәпки сүди тәвләвәй, тәвләвәй, анда кемдә, юша кемдә тууур-туррр-әзнәви, тураламый чеп-чи биги, кадер киче, фырансууууз!

Егетнең сандугач булып сайравын тынсыз-өнсез тың­лаган кыз:

—   «Кадер киче, фырансуз!» Кайлардан таптың бу сүзләрне! — дип, тыела алмый көләргә тотынды.

—  Шулай дип сайрады бит... — диде егет. — Дөресен әйткәндә, миңа моны дәү әнием өйрәткән иде.

—  Сайравың чыж-пыж килеп чыкты бит! Сандугач синең кебек сайраса, ай-һай, аны кем генә тыңлар икән!

Якында гына тагын сандугач сайравы ишетелде. Лә­кин монысы гел башкача сайрый башлады.

— Тукта әле, тукта! «Кадер киче» дигән сүзне әйтерме икән?..

—  Безнең сандугач кына әйтә анысын! Хәзер сезнең сандугач сайрый, — диде егет.

—  Ярар, бу сандугачлар туктамас. Иртәгә Сабан туе түгел, мин керәм, — диде Гүзәлия.

—  Кара әле, Сабан туе дигәннән, быел тагын авылда Сабан туе булмаячак дип сөйлиләр, нишлибез?

—   Быелмы? Үзебез үткәрәбез, — диде Гүзәлия. — Үзебез өчен дип әйтмим. Дәү әниләргә бер бәйрәм ясыйк әле! «Яшел чирәмгә бассак, быел торыр идек әле», — ди дәү әнием. Яшел чирәм дә бар. Сандугачлар да сайрый... Узган ел мин үзем өч Сабан туе карадым. Дәү әнием бер­сен дә күрә алмады. Алар да көтә бит бәйрәмне. Үкенечкә калмасын...

—  Алайса, иртәгә мин яшьләр белән сөйләшәм?

—  Яшьләр генә түгел, җирле үзидәрәдән башларга кирәк.

—  Ой-ой! Син кайдан белеп бетердең боларын?

—  Мин быел, биредә уку башланганчы, эшкә кердем. Барысы белән дә таныштым. Без бит ике көнгә кунакка кайтмаган! Кул-аяксыз да түгел, эш рәтен дә беләбез! Вакытны әрәм-шәрәм итми генә әзерләник тә тирә-якка бер дан булырдай бәйрәм уздырыйк әле!

—  Гармуннар белән яулык җыярбыз, бәләкәй чактагы кебек!

—  Кайчанга дип уйлыйсың?

—  Киләсе атнага инде... Ял көннәрендә... Кич белән очрашырбыз...

* * *

—  Дәү әнием, дәү әни, дим... син авырмыйсыңмы алай-болай?

Гүзәлия, сыйпый-сыйпый, дәү әнисен уятты:

—  Синең бүген көтү дә калган, чәйгә коймагың да юк...

—   Әй Аллакаем! Төш җиткән бит! Нигә уятмадың мине?

—  Төш җитмәгән әле, җитмәгән, дәү әнием! Мин ке­реп карадым. Шундый тәмле итеп мышный-мышный йок­лый идең. Бер-ике тапкыр каты итеп гырлап та алдың. Җитмәсә, Мыраубикә дә итәгеңдә ята. Йокласыннар, ди­дем.

—  Көтү калганмы?

—  И-и-и дәү әни! Көтү дип инде... ике кәҗәң бар... Кушып җибәрдем күршеләрнекенә.

—  Менә гәеш! Кәҗә савылмаган көе киттеме?

—  Китте ди менә! Үзем саудым! Кара әле өстәлгә!

—  Коймак та пешкән! Кайчан өлгердең? Тукта әле, кызым, син бүген нигә еладың ул?

—  Дәү әни, нәрсә сөйлисең? Еламадым... Сиңа шулай ишетелгәндер генә... Тәрәзәләр ачык, усак яфраклары һич туктамый лепердәшә...

—  Соң кайттың бит... төне буе нинди сүз була торган­дыр ул хәтле? Шуңа хәйран-вәйран булырсың. Күрше-күлән күрсә дә әйбәт түгел дигәндәй...

—  Дәү әнием! Соң кайтмадым, бергә йокларга яттык бит. Мин, иртә ятканга, шулай иртә тора алдым бүген... Ә менә син үзең кайда йөрдең икән, шушы вакытка кадәр тора алмый ятасың?

—   Минме? Сандугач сайравын тыңладым, кызым. И-и-и матур итеп сайрыйлар! Әллә төшемдә күрдемме... Гел безнең яшь чактагы шикелле булды... Без Фатыйма белән сандугач сайравын үзебезчә әйтергә тырышып уйлап та чыгарган идек яшь чакта... Шул керде төшемә! Әй тиле-милеләр! Сандугачлар кабатламый бит сайрау­ларын... Кабатламый... Ә без кабатлый идек:

Чутттт, чутттт, чаптыр-чоптыр барган тәнки, тәнкирүүү-тәпкирүүү, тәнки сүди, тәпки сүди тәвләвәәй, тәвләвәәй, анда кемдә, юша кемдә туууурр-туууурр әзнәвиии, тураламын чеп-чи биги, кадер киче, фырансууууз!

—  Дәү әнием! Син матуррак сайрыйсың! Әйдәгез әле, Сабан туенда Фатыйма әби белән икегез сандугач булып сайрагыз әле!

—  Сабан туе булмый бит хәзер авылда. Тик мин бер хәбәр ишеткән идем... әллә төшемдә күрдем инде... Кы­зык булды минем бүгенге йокы... картаям...

—  Дәү әни! Быел уздырабыз ул Сабан туен. Менә бүген Айратка да әйтәм әле...

—  Бүген?.. Син аның белән бу хакта кичә сөйләштең бугай бит инде.

— Юк әле, дәү әнием, менә бүген кич белән әйтәчәкмен! Ай-вайларына карамый, быел сезнең өчен Сабан туе үткәрәчәкбез, дәү әнием!

—  Төшемдә күргәнмен икән. Әй өзелеп сайрады бүген сандугач... төшемдә...

—  Юк, дәү әни, анысы төшеңдә түгел, безнең бакчага быел да сандугачлар килгән. Мин дә ишеттем аларны. Синең төшеңә адашып кергән ул сандугач... Бүген икәү тыңларбыз, яме?!

—  Әй кызым! Сандугач тыңларга синең иптәшең бар лабаса! Ә миңа бүген бик кызык төш керде бит әле. Дәү әтиең белән сандугач сайравын тыңладык. Гел өндәге ке­бек булды. Ул да сандугач сайрауларын сагына торган­дыр, күрәсең... Дәү әтиең белән икебез икән, дим. Әнә шул сәрби агачлары төбендә сандугач сайравын тыңладык. Өзелеп-өзелеп сайрады сандугач. Дәү әтиең дә сандугач булып сайраган булды... Уянасым да килмәде бүген...

Гүзәлия, безнең Айрат белән сөйләшүләр дәү әнинең төшенә кергән икән, дип уйлады һәм, хәйләкәр елмаеп, дәү әнисенең иңеннән килеп кочты.

Алар бүген икесе дә шундый бәхетле иде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: