Көмеш кыңгырау

Сандугач рәхмәте (Әмирҗан Моталлапов хикәясе)

Үтеп-сүтеп йөри торган сукмакка терәлеп үскән крыжовник куагына сандугач оя ясаган.

Хәтергә алмадыкмы, әллә яшерен-пошырын гына корган — кошчыкның юл өстенә тернәкләнү урыны көйләвен сизми калганбыз. Төбендә биш йомырка барлык­ка килгәч кенә тап булдык без чәй чәркәсе хәтле кечкенә бу корылмага.

Кошчык башта якын килүне өнәмәде. Аяк та­вышы ишетү белән очып чыкты да, икенче куакка кунып, хәвеф-хәтәрнең ерагаюын көтте. Бу тирәдә озаккарак калырга туры килгәндә, тәвәккәлләнә тө­шеп, оясына кереп утыра иде ул. Кешеләргә тора бара ышанды кошчык. Татулык торган саен ныгый барды. Безнең сүкәлмәвебезгә, зыян салмавыбызга инанды сандугач. Якын килгәндә дә, оясыннан чык­мый башлады, куак яныннан үткәндә дә, безгә ар­тык игътибар итмәде.

«Юл өстендәге куакка, аның да түбән өлешенә сандугач ни өчен оя корды икән» дип баштагы мәлдә аптырый төшкән идек. Аннары үзебезчә нәтиҗә чыгардык: крыжовник куагы сандугач өчен иң хәвефсез урын лабаса! Песиләр дә, ерткыч кошлар да, чытыр­ман арасына үтеп кереп, ояга һөҗүм итә алмыйлар. Куак ботакларын сырып алган бездәй каты, үткен энәләр якын килергә ирек бирмиләр.

Биш йомыркадан биш бала чыкты. Шәрә килеш­тән нәниләр, укмашып, бер-берләрен җылытып, ата-аналарының җим алып кайтуларын көтеп утырды­лар. Тиз үстеләр кошчыклар. Канатлары да чыкты, тәннәре йон белән капланды. Күп вакытларын оя читенә түгәрәкләнеп кунаклап, зурлар күренгәнче шулай утырдылар. Яңгыр сибәли башласа, ана ба­лаларны җылы канаты астына сыендырды.

Оядан бөтенләйгә очып чыгып киткәнче, санду­гач балалары шылт иткән тавыш та чыгармадылар. Ал арның ояда бары-югы да билгеле түгел иде хәтта. Кошлар белән танышлык чамалы булганлыктан, без бу кошчыкларның нинди заттан икәнлекләрен белмәдек. Безнең өчен сандугач иде алар. һәм бик моңлы сайрый торган сандугач булып чыктылар.

Сандугачыбыз бала очырды. Байтак күренми тордылар. Кошчыкларыбыз очып киттеләр дә без­не оныттылар дип исәпләгән идек инде. Онытма­дылар, мескенкәйләр. Бакчабызны үз иттеләр. Ис­китмәле матур тавышлары белән, тирә-юньне моң­га күмеп, көн саен сайрый торган булдылар. Үз­ләрен хөрмәт иткәнгә күрә рәхмәт әйтәләр төсле иде алар безгә.

Питраудан соң сандугач тавышлары тынып кала, диләр, дөрес түгел икән. Безнең сандугачларыбыз көзгә кадәр бакчабызга җан кертеп, ямь биреп утыр­дылар. Дуслык, татулык хакына безгә моң бүләк итүләре булды, ахрысы. Мөгаен, шулайдыр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: