Сәлимә чәчәкләре
Күрше кызы Сәлимәнең бер гадәте бар.
Күрше кызы Сәлимәнең бер гадәте бар. Яз җиттеме, бакчаларында чәчәкләр үстерәм дип йөри. Ничә карасаң да, бакчада була. Нигә инде шулай интегеп, чәчәк үстерәм дип йөрергә?! Бик кирәк булса, әнә болынга төшсен дә җыйсын. Бу турыда үзенә дә әйттем.
Ә ул:
— Мин бит болында булмаганнарын үстерәм,— ди. Аннары миңа чәчәк орлыклары сузды:
— Инсаф, мә ал, бакчагызга утыртырсың. Кара аны, ташлама...
Мин, ни әйтергә дә белмичә, үзебезгә чыгып киттем.
* * *
Сәлимә биргән орлыкларны чәчеп йөри идем:
— Сәлам, Инсаф,— дигән тавышка күтәрелеп карадым. Сыйныфташым Хәмит икән. Авызын ерып, койма ярыгыннан карап тора. Балыкка барышы, кулына кармаклар тоткан.
— Чәчәк үстерәм дисең инде алайса?! Сәлимә йогынтысына бирелдең... Кызлар эше лә ул чәчәк үстерү. Безнең эш — балык тоту.
Ул шулай диде дә, кармакларын җилкәсенә салып, сызгыра-сызгыра китеп барды. Җавабымны да көтмәде.
Хәмит көлсә дә, орлыкларны утырттым. Сәлимәне тыңламый ярамый инде. Ни дисәң дә, күрше кызы бит.
* * *
Икенче көнне чәчәк утырткан түтәлләргә су сибеп йөри идем, бакчага Хәмит килеп керде. Аның артыннан ук Сәлимә дә күренде.
— Йә, утырттыңмы чәчәкләрне? — диде ул.— Әй, күрми дә торам, Хәмит тә монда икән әле.
Сәлимә серле генә елмаеп куйды.
* * *
Соңыннан белдем, Хәмит кичә, минем яннан киткәч, су буена төшкән дә балык каптырырга керешкән. Сәлимәнең дә каз бәбкәләрен ашатырга төшкән вакыты булган.
— Әй, казларыңны моннан алып кит, балык куркытып йөриләр. Кайчаннан бирле утырам, бер генә балык та чиертми! — дип кычкырган Хәмит Сәлимәгә.
— Әйдә, Хәмит, син дә куыш әле,— дигән Сәлимә аңа.
— Каз карау, чәчәк үстерү кызлар эше лә ул, үзең ку! — дип үзсүзләнгән Хәмит.
— Кызлар эше, малайлар эше юк ул,— дигән Сәлимә,— тагын шулай дисәң, кара аны! — дип, Хәмит янына килә башлаган.
Шул вакыт усал ата каз да Хәмит өстенә очып килгән. Ә ул, эшнең кая таба баруын аңлап, кармакларын алырга да өлгерми, өйләренә йөгергән.
Сәлимә аның яр өстендә чуалып ятучы кармакларын рәтләгән дә:
— Балык кап-кап, яр өстендә ялтырап ят! — дип сөйләнә-сөйләнә, балык тотарга утырган.
Ул әллә инде балык тотуның серен белгән, әллә чыннан да казларны читкә кууның файдасы тигән — авылга кайтырга чыкканда, шактый гына балык тоткан булган.
Чын балыкчыларча, бер кулына кармак, икенчесенә балык салган чиләк күтәреп, Хәмитләргә килеп кергәч, Сәлимә:
— Мә, Хәмит, икенче балыкка барсаң, кармакларыңны ташлап кайтып китмә! — дип, кармакларны һәм балыклы чиләкне Хәмит алдына китереп куйган.
Кыз кеше балык тота беләмени, дип йөргән Хәмит ни дияргә дә белмәгән. Бары тик Сәлимәдән:
— Барысын да үзең тоттыңмы? — дип кенә сорый алган. Сәлимә:
— Әйе, синең кармаклар белән каптырдым. Бар, балык шулпасы пешер, мине дә чакырырсың,— дигән дә Хәмитләрдән чыгып киткән.
* * *
— Сәлимә, син чәчәкләреңне күптән утырткан идең, шытып та чыкканнардыр инде? — дим.
— Әйдәгез, кереп карыйк әле,— ди Сәлимә һәм йөгереп чыгып китә.
Аның гөлләре шаулап үсеп утыра.
— Менә монысы — роза, болары — миләүшә, чалма чәчәкләре,— ди Сәлимә, үсентеләргә күрсәтә-күрсәтә. Тирә-юньгә хуш ис бөркелә. Тирәбездә төрле-төрле күбәләкләр оча Без Хәмит белән әйтерсең лә Сәлимәләр бакчасында түгел, ниндидер бер сихри бакчада йөрибез. Бөтен җирдә тәртип, чисталык.
Хәмит түзмәде:
— Их, үзеңнең дә шундый бакчаң булсын иде? Чәчәк аткач, тагын да матуррак булачак бит әле ул, — дип әйтеп куйды.
— Киләсе елга сиңа да орлыклар бирермен,— диде Сәлимә.
— Әйдәгез, бүген үзегезне балыкның кайнап торган җиренә алып барам,— диде Хәмит, безгә карап.
Бик матур, әмма зыянлы чәчәкләр турында тулырак.
Көннең кыскача яңалыклары безнең телеграм-каналда https://t.me/chelny_rt
Без Вконтактеда https://vk.com/komesh_kingiray
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев