Сагыну
Уянып киттем. Өй эче яп-якты. Кулына табагач тотып, мич каршында әнкәй йөри.
Түр яктан борынга тәмле ис бәрелә. Кабартма исе. Урынымнан сикереп тордым да, иркәләнеп, әнкәйгә барып сарылдым.
— Тордыңмы, улым,— ди әнкәй, аркамнан сөеп,— бар, юынып ал да, ашарга утыр...
Мич кызуыннан аның йөзе алсуланган. Әткәй иртән үк эшкә дип чыгып китә. Әнкәй белән икәү генә, каз маена мана-мана, кабартма ашыйбыз. Тәмле!
— Әнкәй, мин урамга чыгам, яме? — дим, ашап туйгач, үзем тәрәзәдән ишегалдына карыйм. Бөтен дөнья ап-ак. Акрын гына кар ява...
— Тик озакка түгел, улым, туңарсың,— ди әнкәй, үзе миңа киенергә булыша,— ерак китмә. Табылдык очрый күрмәсен, тешләр,— дип өстәп куя аннары.
Табылдык — хуҗасыз эт. Чын исемен белмәгәнгә шулай диләр аны.
Аксак аяклы ул эт безнең авылда әле күптән түгел генә күренә башлады. Кайдан, кайсы яклардан килгәндер Табылдык, ул кадәресен берәү дә белми. Тик кайберәүләр генә Табылдык, имеш, кайсыдыр авылда бик усал хуҗада яшәгән, аның рәхимсезлегенә түзә алмыйча, йорттан китеп барган, дип сөйлиләр. Аягын да шул усал хуҗасы имгәткән икән диләр...
Бәлки, шулайдыр... Шулай булмаса кешеләргә шикләнеп карамас, чит итмәс иде...
Ә минем Табылдык белән дуслашасым, аны үзебезгә алып кайтасым килә. Бу хакта әткәйгә әйткәч, ул:
— Табылдыкны үзебезгә алып кайтырга теләгән идем, тоттырмады. Кешеләргә ышанычы тәмам югалган, ахры,— диде.
Безнең капканы чыгып, урамны аркылы узгач, сөзәк тау башлана. Тауны төшүгә киң болын җәелеп китә. Кешеләр ул болынга җәйдән печән кибәннәре өеп куялар. Табылдык әнә шул кибәннәрнең берсенә оя ясаган. Шунда аның икеме-өчме көчеге туган.
Беркөнне печәнгә төшкән Галиулла агай моны күреп алган да:
— Әй, килмешәк, кош-кортларны үзеңнең куркытуың гына җитмәгән — дип кычкырган һәм көчекләрне урман каравылчысына һәм тагын кемгәдер биреп җибәргән. Әниләренең азык эзләп чыгып киткән чагы булган. Хәер, алар янында булса да, усал Галиуллага каршы ни эшли алган булыр иде соң ул?!
Әнкәй читкә борылган арада, кесәгә бер кисәк кабартма алып салам да ишегалдына чыгам.
Мин, җиде яшьлек малай, бата-чума тәрәзә каршында өелгән кар тавына менеп басам, болында тезелеп киткән печән чүмәләләрен күзәтәм. Ул менә-менә печән кибәннәре арасыннан килеп чыгар төсле тоела, Чү! Күзләрем дөрес күрәме? Әнә печән кибәннәре арасында Табылдык йөри. Көчекләрен юксынадыр... Йөреше салмак, авыр.
— Табылдык!.. Табылдык!
Кычкырып җибәргәнемне сизми дә калам. Тавышымны Табылдык та ишетте. Туктады да башын минем якка борды. Үзем дә сизмәстән, кесәмне капшап куям. Кабартмамны аңа бирсәм, мине тешләмәс бит дип уйлыйм һәм кар белән тигезләшкән койманы атлап чыгам да бата-чума печән кибәннәре ягына атлыйм.
— Табылдык! Табылдык!..
Ул сәерсенеп каравын дәвам итә, миңа таба талпынып та куя, яңадан туктала. Тагын аксаклый. Аралар якыная төшә...
Менә без бер-беребезгә карап басып торабыз. Табылдык арт аякларына утыра. Аның йоннары чуалган, бәс сарган. Акрын гына кесәмдәге кабартманы алам.
— Мә, аша Табылдык...
Ул кыюсыз гына кабартманы авызына каба. Кинәт безне сискәндереп, әле бая гына мин басып торган көрт өстеннән, әнкәйнең бу якка таба атлавын күреп, аксаклый-аксаклый печән кибәннәре арасына кереп югала. Чакыруымның да файдасы тими. Табылдык турында сөйли-сөйли әнкәй артыннан иярәм. Әткәй эштән кайткач, аңа да Табылдык турында сөйлим.
— Сез ныклап дуслашып өлгергәч, аны үзебезгә алып кайтырбыз,— ди әткәй, чәчләремнән сыйпап.
Йокларга яткач та, Табылдык турында уйлыйм, моңсу күзләрен хәтергә төшерәм.
Икенче көнне дә без аның белән очрашабыз. Аннан соң да.. Инде бөтенләй дуслашып җитәбез..
Ә бүген ул күренми. Мин, тәрәзә каршындагы көрткә басып, бик озак печән чүмәләләренә карап торам. Анда кулына сәнәк тоткан Галиулла агай йөри. Үзе әледән-әле миңа карап ала Аңа минем нинди дә булса авыр сүз әйтәсем килә. Тик сүзләр таба алмыйм...
Урамда инде эңгер-меңгер. Әнә Галиулла агай печән кибәннәре арасыннан чыга да урман ягына атлап китеп бара. Артыннан чанасы да сөйрәлә. Чанада — Табылдык...
Мин үз-үземне белештермичә, Галиулла агай артыннан йөгерәм. Тик ерак китә алмыйм, аякларым көрткә бата, үзем йөзтүбән карга капланам...
* * *
Ул көннәрдән соң шактый вакыт үтте инде. Мин дә үсеп буйга җиттем. Тик Табылдык турындагы моңсу хатирә әле дә булса күңелдә яши. Үзебезнең капканы ачып керер алдыннан, тукталып, озак кына болын ягына карап торам. Анда ел саен яңа печән кибәннәре өеп куялар. Шуларга карасам, балачакта хәтергә уелып калган Табылдыкны сагыну хисе йөрәкне сулкылдатып куя. Миңа эле дә булса печән кибәннәре арасыннан йоннары чуалган, салмак һәм авыр адымлы аксак эт килеп чыгар төсле тоела.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Комментарии
0
0
Бик яратып укыдым. Рәхмәт!
0
0