Сабантуй батыры!
Рузил ничек Сабантуй батыры булды? Рәшит абый Бәшәр хикәясе шул хакта.
Бүген Сабантуй! Кояш Рузилне якты җылы нурлары белән сәламләп каршы алды. Тәрәзә каршында үскән каеннар, чаганнар да, ишегалдында чыр-чу килгән кошлар да — барысы малайны бәйрәм белән тәбрикләде.
Рузил алдан ук әзерләп куйган күмәч валчыкларын чәчәкле газонга сипте. Шуны гына көткәндәй, каяндыр өч күгәрчен очып килде һәм, «гөлдер-гөлдер-гөлдергү» дип, рәхмәтләрен укый-укый, валчыкларны чүпли башлады. Малай, күгәрченнәрнең ашаганын күреп, бик сөенде.
Рузил белән әбисе Сабантуй узачак болынга килеп җиткәндә, бәйрәм башланган иде инде. Малайның игътибарын озын колгада җилфердәп торган әләм җәлеп итте. Татарстан байрагы. Яшел, ак, кызыл төсләр кояш нурларында шундый матур булып уйныйлар, ирексездән ямь-яшел болын буйлап ап-ак ромашкалар, кып-кызыл сусыл җиләкләр җыярга китәрсең...
Ярышларның иң кызган чагы икән: кем йомырка салынган кашык кабып йөгерә, кем сулы чиләкләр тотып чаба, кем мәйданда көрәшә.
Рузил балалар мәйданчыгын күреп алды да шул якка таба тиз-тиз атлап китте. Мәйданчыктагы малайларның кайсысы машина, кайсысы туп тоткан. Кызлар рәхәтләнеп шоколад ашый. Әнә ике малай сулы мичкәдә балык тота. Балыклар кулдан ычкыналар да мичкәгә чумалар, алар артыннан малайларның башлары да суга кереп китә.
Бер ишегалдында яшәүче Зөләйха апасын күргәч, Рузил кояш кебек балкыды. Зөләйха апасы да малайны таныды. Өстәлдәге кәрзиннән яшькелт-кара роботны алды да Рузил янына килде.
— Исәнме, күрше! Озак йоклагансың бүген. Мә, Сабантуй истәлеге булсын! — дип, малайга робот сузды.
Рузилнең мондый роботы юк иде әле. Булганнары да ватылып беттеләр. Малай нишләргә дә белмәде. Менә робот. Кулыңны суз да ал. Сабантуйда алай эшләргә ярыймы соң? Ул як-ягына борылып карады. Рузилнең әнисе, ал эшләпәсен кигән нәни Алияне алдына утыртып, янындагы күрше апага нидер сөйли иде. Әнә Марат. Чебен тимәс чер итәр бер елак малай ул. Тагын әнисенең итәгенә тагылган инде. Кулындагы туңдырмасы күлмәк изүенә аккан.
Рузил роботны Зөләйха апасына кире сузды һәм: — Мә, апа! Мин бу роботны үзем көрәшеп алам, — диде.
Ул, кыю гына атлап, мәйданның уртасына узды.
Көрәштерүче абый аның каршына кап-кара чәчле таза гына бер малайны китереп бастырды. Рузил шикләнә башлады: «Әгәр җиңелсәм?»
Шунда ул биек колгага кунган күгәрченне күреп алды. Ишегалларында күмәч валчыкларын чүпләгән өч күгәрченне исенә төшерде. Рузилнең кәефе күтәрелеп китте, һәм ул, башын селкеп, борчулы уй­ларыннан тизрәк арынырга ашыкты.
«Юк, бирешергә ярамый! — Рузил сөлге белән таза малайның биленнән кысып алды да аны чирәмгә екты. — Көч бар икән бит. Эх, әни күрсә генә ярар иде!»
Таза малай сикереп торды, Рузилне биленнән алмакчы булды. Үзе мыш-мыш килә, аяк чалырга маташа. Рузилнең ачуы кабарды: таза малайны чирәмгә ничек итеп тәгәрәткәнен сизми дә калды. Көрәштерүче абый малайларны аякларына бастырды да җиңүченең кулын өскә күтәрде.
...Рузил әле капчык киеп тә йөгерде. Алдан килгән өчен, аңа футбол тубы бирделәр. Йомырка салынган кашык кабып чапты — машиналы булды...
Тәмам арып беткән Рузил әнисе алдына бүләкләрен китереп салгач, әнисе:
— Булдырдың, улым! — дип, малайның юешләнгән чәчләрен артка сыпырып куйды.
Малай сөенде. Сеңлесен күреп, уенчык машинаны Алиягә сузды.
Зөләйха апасы, килеп, малайның кулын кысты:
— Күрше! Кайда соң роботың?
Рузил яшькелт-кара роботны, бүләкләр арасыннан табып, һәммәсенә күрсәтте. Бу — аның көрәшеп җиңгән беренче бүләге.
— Менә бит, улым, син дә Сабантуй батыры булдың! — дип, әбисе малайны җилкәсеннән сөеп алды.
Ямь-яшел урманнар, ап-ак ромашкалы, кып-кызыл җиләкле аланнар алтынсу кояш нурларына күмелгән. Көн гаҗәеп матур. Мәйдандагы кешеләрнең күзләренә сөенеч тулган, һәркем көлә, һәркем шатлана.
Рузилнең баш очыннан гына өч күгәрчен очып үтте. Алар да кулына уенчык робот тоткан малайны котлый иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев