Көмеш кыңгырау

Сабан туе

Күренекле язучы Гомәр Бәширов истәлеге.

Әгәр кемнән дә булса: «Бәйрәмнәрдән иң күңеллесе, иң яшәүчәне кайсы?» — дип сорасаң, һич шикләнмичә: «Сабан туе!» — дип җавап бирер иде.

Чыннан да, сабан туе халыкның тормышына елдан-ел тирәнрәк үтеп керә, үзенә яңа уеннар, истәлекле очрашулар, яңа куанычлар ияртеп, ел саен баебрак, тагын да матурланыбрак килә. Моның сәбәбе нәрсәдә? Чөнки сабан туе — халыкның эшчәнлек, тырышлык, тормыш сөючәнлек кебек күркәм сыйфатларыннан табигый рәвештә килеп туган, борын-борыннан ук халык тормышының аерылмас бер матур бизәге булып әверелгән үз бәйрәме.

Сабан туе, кайберәүләр уйлаганча, гамьсез, ваемсыз бер күңел ачу вакыты гына түгел. Һич юк! Ул элек-электән, язгы һәм җәйге кыр эшләренә тотыныр алдыннан, батырлык, уңганлык, осталыкка көч сынашу, халык арасыннан чыккан төрле талант ияләрен үзара ярыштырып, шуларның осталыгына һәм матурлыгына соклану, шуннан эстетик ләззәт алу бәйрәме булган. Сабан туеның бөтен тәме-яме һәм яшәүчәнлегенең төп сере дә әнә шунда.

Менә мәсәлән, без, эстетика, матурлык, гүзәллек турында сүз кузгалдымы, гадәттә, шуңа аңлатма һәм үрнәкләр эзләп, әллә кайларга, хосусән — борынгы греклар тормышына кереп китәбез. Аларда һәммәсе дә булган: көрәшләр дә, ярышлар да. Анда кешенең батырлыгына һәм көченә генә түгел, бәлки тәненең, гәүдәсенең камиллегенә, матурлыгына да соклана белгәннәр. Көрәшләр, ярышлар борын-борыннан ук бездә дә булган. Халык нәкъ менә үзенең сабан туе бәйрәмнәрендә үз улларының батырлыгын, тазалыгын һәм матурлыгын күрергә яраткан, ал арга сокланган, алар белән горурланган, киләчәк буын яшьләрен әнә шундый ярышларда өстен чыккан батырлар үрнәгендә тәрбияләргә омтылган. Ул хәзер дә шулай.

Чабыш атларының матур һәм сылулыгы, ал арның «сөлек кебек сузылып» очып кына барулары, егетләр һәм кызларның җиңел һәм килешле биюләре халыкны хәзер дә куандырмыймыни? Мәйданга яхшы тренировка узган таза гәүдәле чибәр егет килеп чыкса, нинди генә соклану сүзләре ишетмисең! Әгәр берәр көрәшче тазалыгы, физик көче белән генә алдырмыйча, үзенең көндәшен, уенның бөтен шартларын китереп, халыкның күңеле булыр дәрәҗәдә оста һәм килешле итеп җиңсә, ул халыкта чын мәгънәсендә рәхәт бер канәгатьләнү хисе тудыра. Аңа төрле яктан мактау сүзләре ява башлый. Озын сүзнең кыскасы, сабан туенда тиле көчнең дуамаллыгын күрсәтү генә җитми, халыкны ничек туры килде шулай «ордым-бәрдем», «оттым-аттым» гына канәгатьләндерми. Юк! Нинди генә ярыш булмасын, анда катнашучы, үзенең коры көче белән генә түгел, матур көрәше, уңганлык, осталык кебек күркәм сыйфатлары белән ялтырап китәргә тиеш.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: