Көмеш кыңгырау

Сабак

Рәмисләрнең күршесендә Сәлимә апа яши.

Ел саен Рәмис үзенең дусты Рәшит белән аның кара миләшен ашарга керә. Югыйсә кара миләш Рәмисләрнең үзләрендә дә бар. Тик нигәдер Сәлимә апаларныкы тәмлерәк төсле. Малайлар агач башыннан иң сусыл, тулышып җиткән җимешләрне сыптыралар да көне буе миләш ашап кап-кара булган тешләрен елтыратып йөриләр. Сәлимә апа алардан шикләнә, ләкин, күргәне булмагач, берни дә эшли алмый. Урамда оч­раткан саен:

—  Барыбер эләктерәм! — дип, бармак кына янап китә.

...Бүген дә Сәлимә апа бакчасына кергәннәр иде. Татлы җимешкә иң беренче Рәшит үрелде, Рәмис тә калышмады. Кинәт аның кулыннан кемдер эләктерде. Рәмис агарынып борылып караса, ачуы йөзенә чыккан Галимҗан абзый басып тора иде. Ул — Сәлимә апаның күршесе. Галимҗан абзый Рәмиснең колагын­нан эләктерде һәм Рәшиткә сузылды. Тик Рәшит эт каешы белән бер: куркып тормады, аннан ычкынып, койма аша гына урамга элдерде.

—  Нәрсә, малай актыклары, кара миләш ашыйсы килдемени?! Тол хатын бакчасын басмасагыз! Оятсызлар! — диде ул.

Аннары, Рәмиснең кулыннан тотып, бакча артына алып чыкты. Кычыт­каннар арасыннан иң яшьләрен, яшелләрен, шәпләп өтәли торганнарын җыя башлады. Эшне сизгән Рәмис качарга талпынды. Тик юкка: Галимҗан абзый аннан бик күпкә көчле иде. Ул, кычыткан «себерке»сен кулына алып, Рәмисне шәпләп «эшкәртә» башлады.

—  Галимҗан абый... авырта-а. А-а!..

—  Башка Сәлимә апаңның бакчасын басмыйсыңмы?

—  Ю-юк! Галимҗан абый, зинһар, җибәр... — дип, күз яшьләре белән ял­варды Рәмис.

—  Шыңшыма, малай актыгы! Тагын бер тапкыр әйт: Сәлимә апаңның бак­часына керәсеңме?

—  Кермим, билләһи, кермим... Галимҗан абый. Җибәр инде...

Галимҗан абзый «тәрбиясе» тәмамлангач, Рәмис бәрәңге бакчалары аркы­лы гына үз өйләренә чапты. Бөтен тәне үтереп сызлый, кычыта, әрни иде. Ул яшелчә бакчаларына керде дә кара миләш төбенә ятып үксеп-үксеп елады. Баш­та хыялында Галимҗан абзыйсыннан үч алды. «Менә син бабай булырсың... Мин үсәрмен дә, синнән көчлерәк булгач, кычыткан белән ярам әле...» — дип уйлады ул. Бераздан тынычланды. Агачтан үрелеп кара миләш капты. Тәмле иде ул! Рәмис кинәт елмаеп җибәрде. Галимҗан абзыйга булган ачуы да киме­де. «Безнең миләш тә тәмле икән бит! Моннан ары Сәлимә апаның бакчасына кермим!» — диде ул үз-үзенә...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: