Рәсемле китап
Өр-яңа китапны яңадан кулына алды Тәкыя. Кат-кат укыды инде ул аны.
Бигрәк ярата шул китаплар укырга. Әле мәктәпкә йөрмәгән чакта ук дуслашты ул китаплар белән. Әнисенең укуын сәгатьләр буена тыңларга да риза иде.
Менә бу китапны да яратты. Төсле рәсемнәрен дә озаклап карады. Бүген китапханәгә илтеп тапшырырга кирәк аны. Әллә бер генә көнгә калдырып торыргамы икән?! Их, менә шушы рәсеме булмаса, ике дә уйлап тормас, илтер дә бирер иде.
Китаптагы алма тоткан кыз рәсеме белән аерылышасы килми Тәкыянең. Төсле буяулар белән ясалган кызның сурәте. Тәкыягә карап елмая үзе. Әллә инде?!
Тәкыя, күңеленә килгән уйны кеше сизмәдеме дигәндәй, як-ягына каранып алды. Юк, берәү дә сизмәде, өйдә кеше дә юк ич. Әнисе дә, әтисе дә эштә. Кызның куллары рәсемгә үрелде. Шушы рәсемне ертып алсам?! Беркем дә күрмәячәк тә, белмәячәк тә... Соңыннан сизсәләр дә, Тәкыя дип уйламаячаклар. Китапханәче Мәрзия апа ышана бит Тәкыягә. Шулай булмаса, аркасыннан кагып, «Акыллым» димәс, рәсемле яңа китапны да иң элек аңа укырга бирмәс иде. Илтеп тапшыргач та ул, кайбер малайлардан, кызлардан алгандагы кебек, тикшереп тормаячак. Читкә куячак та яңа китап сайларга булышачак.
«Китап халык милке, синнән соң аны башкалар укыячак »,— дип тә кабатламас Тәкыянең моны гына белүенә шиге юк аның.
Тәкыя, рәсемле битне ертып алырга дип, талпынып куйды. Тик алма тоткан кызның карашын тойгандай, тыелып калды. Әле яңа гына елмая иде бит алмалы кыз. Ә хәзер күзләре усал карый. Гүя: «Тукта, нишлисең, начар кызый?! Ертма мине. Бу китаптан аерылсам, матурлыгымны югалтам мин. Синең кебек бик күпләрне сөендерәсем бар әле минем »,— ди.
Тәкыя алма тоткан кызның карашыннан уңайсызланып китте. Китапны ябарга ашыкты. Тик кая гына караса да, һаман үзендә аның карашын тойды. Шулчак күптән үткән бер вакыйга хәтеренә төште.
— Үзен генә кайгырткан, башкалар турында уйламаган кеше намуссыз була,— дигән иде бервакыт аның әнисе. Күптән булган хәл иде, шулай да менә онытылмаган икән бит...
...Бакчадан кайткач, әнисе үз янына чакырып китерде Тәкыяне.
— Кызым, кара әле, бүген китапханәдән менә нинди китап алып кайттым. «Бүре белән кәҗә турында әкият». Әйдә, укып карыйк әле...
Тәкыя, ике кулын яңагына куеп, тыңларга җыенды. Әнисе укый башлады:
— ...Кәҗә җырлый-җырлый азык эзләргә китә. Бәтиләренә ишекне беркемгә дә ачмаска куша. «Бүре явыз тотып ашамасын үзегезне »,— дип кисәтә ул балаларын...
Бүре моны ишетеп тора... Тимерче Аюга бара да телен чүкетә. Тәрәзә янына килеп, җырлый башлый Кәҗә бәтиләре, ишекне ачуга, куркышып төрле якка сибеләләр... Каршы-ларында, тешләрен ыржайтып, бүре басып тора. Ач бүре кәҗә бәтиләрен берәм-берәм кабып йота. Әнкә кәҗә кайтса, ни күрсен, ишек шыр ачык, кечкенәләре юк...
Тәкыянең күзләренә яшь тулды. Бәтиләрне кызганды ул.
— Әнием, тизрәк укып бетер, акыллы кәҗә явыз бүренең кирәген бирсен, балаларын коткарсын...
Чү, нигә тукталды әнисе. Кызының түземсезләнеп тыңлавын белмиме, күрмиме әллә?!
— Әнием, укы инде, бәтиләр кызганыч бит... Әнисе Тәкыягә күтәрелеп карады.
— Кызым, кайсыдыр юньсезе китапның битен ертып алган. Башкаларның да укыячагын оныткан, күрәсең. Намуслы бала алай эшләми ул.„
Тәкыя түзмәде, елап җибәрде. Әнисе:
— Иртәгә башкасын алып кайтырмын, укып чыгарбыз,— дигәч кенә тынычланды.
Чыннан да, сүзендә торды әнисе. Икенче көнне үк бите ертылмаган китап алып кайтты. Ә аңынчы Тәкыя гел-гел кәҗә бәтиләрен уйлады. Төшендә дә алар белән саташып чыкты. Китапны ерткан кешене гел ачуланып йөрде. «Мин беркайчан да алай эшләмәм, әни»,— дип сүз дә бирде бит әле...
Бу вакыйга исенә төшкәч, Тәкыягә бик читен булып китте. Ул киенде дә китапханәгә китте.
Бу юлы да үз итеп каршылады аны Мәрзия апасы.
— Яңа китап кирәкме? — дип сорады. Тәкыядән рәсемле китапны алгач, китаплар сайлап торучы кечкенә Сәриягә борылды:
— Син дә, сеңелем, Тәкыя апаң кебек китапларны пөхтә укы, ертма,— диде.— Мә, син дә укып кара әле моны...
Сәрия сораулы карашын Тәкыягә төбәде. «Кызыкмы соң? » янәсе.
— Укы, Сәрия, бик яхшы китап ул,— диде Тәкыя, ашыгып. Аннан соң уңайсызланып кына:
— Бик матур рәсемнәре дә бар...— дип өстәде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев