Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Роберт абый Миңнуллин "Көмеш кыңгырау"га һәрчак игътибарлы булды

Үзенең инстаграм сәхифәсендә безнең газета турында яза иде, зурлап, хөрмәт итеп, республиканың бердәнбер балалар газетасы ул хәзер дип атый иде.

Үзенең шигырьләрен куйганыбызны күрсә, ихлас сөенә иде:

"Хәерле иртә, газиз замандашларым-инстадашларым!
Иң изге теләкләрем сезгә! Сау-сәламәт булыйк!
... "Көмеш кыңгырау"га рәхмәт! Шушы шигыремне шушылай матур итеп, чын балаларча итеп, зәвыклы итеп, яратып биргәннәр! "Көмеш кыңгырау" булдыра! Чаллы булдыра!"

Шәүкәт Галиев исемендәге премия булдырганыбызны белгәч тә шатланды:

"“Көмеш кыңгырау" булдыра! Шәүкәт Галиев исемендәге премия булдырган! Зур рәхмәт сезгә! Шәүкәт аганың рухы шаттыр!" дип язган иде ул.

Без аны премия тапшырылу тантанасына чакырырбыз дип тора идек... 


"..."Көмеш кыңгырау" гәзите миңа тагын бүләк ясаган! 10 август санында бит тутырып минем шигырьләремне биргән! Иң матур шигырьләремне! Бит тутырып! Матур рәсемнәр белән! Рәхмәт!"

"...Татар балаларының бердәнбер гәзите "Көмеш кыңгырау" минем иҗатыма бик игътибарлы! "Яшь ленинчы" белән "Сабантуй"да эшләгән яшь чакларым искә төште..."

""Көмеш кыңгырау" егетләре, кызлары миңа шушындый бүләк эшләгән! Күңелләр күтәрелеп китте!
Ул инде хәзер татар балаларының бердәнбер гәзите! Кадерен белик!"


Роберт абый инстаграмга кушылгач, без аның матурлыкны нечкә тоемлый белүче шәп фотограф икәнен дә белдек:

"Хәерле иртә, газиз замандашларым-инстадашларым!
Иң изге теләкләрем сезгә!
...Җәй башы. Кичке кояш. Яшел эскәмия."


Бу - Роберт Миңнуллинның быел гына Татарстан китап нәшриятында чыккан "Малай-шалайлар" исемле китабына кергән шигыре.

Роберт абый Миңнуллин иҗаты - балалар әдәбияты тарихында һичшиксез иң мәртәбәле урынны били. Аның мирасы онытылмас, китаплары яңадан-яңа буын балаларын сөендерер дигән ихлас теләктә калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

9

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев