Рәмзия Габделхаковадан әдәби күчтәнәч
Танылган язучы, журналист, шагыйрә Рәмзия апа Габделхаковадан балаларга кыска хикәяләр.
Өшегән песи
Урамда көз. Карлы яңгыр ява. Биек йортның ишек төбендә бер мәче баласы калтыранып утыра. Ул нык өшегән, тизрәк җылыга керәсе килә. “Мияу, мияу, зинһар, ишекне ачыгыз!” – дип ялвара. Тик ишек ачылмый.
Әнисе белән үтеп баручы бер нәни кыз песине кулына алды.
- Куй! Курткаңны пычратасың, - дип ачуланды әнисе.
- Куртканы юып була, ә песи өшеп үлсә, аны терелтеп булмый, - диде кыз.
Әнисе елмайды:
- Алайса курткаңны үзең юарсың.
Кыз мәче баласын күкрәгенә кысты:
- Ярар, әнием, юармын. Песине дә үзем карармын.
Өчесе дә шат, бәхетле иде.
Ник икән?
Аннары...
Марат компьютерда уйнарга ярата. Мәктәптән кайту белән шуңа ябыша.
- Кулыңны юу да ашарга утыр, улым, - ди әбисе.
- Аннары! - ди Марат.
- Улым, чүпне түгеп керсәң иде...
- Аннары! – ди Марат.
- Улым, күзлегемне табарга булыш әле...
- Аннары! - ди Марат.
Кичен әнисе эштән кайта. Марат янына килеп:
- Улым, дәресләреңне әзерләдеңме? – дип сорый.
Марат аңа борылып та карамый.
- Аннары! - ди.
- Көннәр буе компьютерда уйнап, сукыраясың, надан каласың бит! - дип ачулана әнисе.
- Аннары! - ди Марат.
Ул беркемне ишетми, тыңламый, аңламый.
Уйный да уйный гына...
- Нишләтергә инде бу баланы?! – дип аптырый әнисе.
- Кем булып үсәр бу? – дип борчыла әбисе.
Ә сез ничек уйлыйсыз, дуслар?
Ике малай
Кышын урамда салкын. Урамда бозлавык. Кибеттән кайтып баручы бер әби таеп егылды да, кулындагы сумкасы читкә очты.
Шул тирәдән ике малай үтеп бара иде. Берсе кычкырып көлде:
- Кара теге карчыкка, акробат диярсең! Вәт цирк! Тизрәк видеога төшерергә кирәк! Инстаграмга куям.
Икенчесе йөгереп килеп, әбигә торырга булышты, кар өстенә сибелгән ризыкларны кабат сумкасына тутырды. Аны өенә кадәр озатып куйды. Кабат әйләнеп килгәч, иптәше сорады:
- Ярдәмең өчен күпме түләде?
- Рәхмәт әйтте, - диде рәхимле малай.
- Вәт саран карчык! – диде иптәше ачу белән.
- Бер рәхмәт мең бәладән коткара, - диде акыллы малай.
Ә сез килешәсезме, дуслар?
Бетергечләр
Яшәгән ди бер кибеттә, бер тартмачыкта ике бетергеч. Икесе дә ак күлмәкле, йомшак тәнле, өр-яңа булган ди. Исемнәре Акйөз дә Йомшаккай икән. Көннәрдән бер көнне Акйөзне кемдер сатып алган. Ул киткәч, Йомшаккай күңелсезләнеп калган. Тик ялгызы озак моңаймаган, озакламый аңа да хуҗа табылган.
Акйөз белән Йомшаккай беркөнне мәктәптә кабат очрашканнар. Тик Йомшаккай Акйөзне танымый торган. Чөнки аның затлы күлмәге тузган, йөзе каралган, ә үзе ябыккан, бөтенләй бәләкәйләнеп калган икән.
- Ни булды сиңа, Акйөзем? – дигән Йомшаккай. – Авырыйсыңмы әллә?
- Аһ, дускаем, белсәң хәлләремне! Минем бит минут та ял күргәнем юк. Хуҗам көннәр буе эшләтә. Яза, сыза, боза да, аннары мине эшкә җигә. Һич кенә дә хатасыз яза алмый. Дәфтәрләре мунчала, китаплары керләнеп беткән. Бик шапшак, надан балага эләктем шул мин. Ә син һаман чип-чиста, затлы, матур. Рәхәт яшисең кебек.
- Артык рәхәт яшим бугай шул. Минем хуҗам бик акыллы, уңган бала, китап-дәфтәрләре дә пөхтә. Дәресләрен тырышып әзерли, хатасыз яза. Шуңа да әллә ни эш эләкми, күбрәк ял итәм, тик ятам, - дип җаваплаган Йомшаккай.
Акйөз көнләшеп:
- Бәхетең бар икән, дустым. Кызыгамын сиңа, - дигән. - Ә минем бу дөньяда санаулы көннәрем генә калгандыр. Бик тә көчсезләндем, хәлсезләндем шул...
- Телисеңме, Акйөз, мин сиңа ярдәм итәм! Әйдә, без хуҗаларны алмашыйк. Мин эшләрмен, ә син ял ит, бераз хәл җый, - дигән Йомшаккай.
- Син чынлап әйтәсеңме, шаярмыйсыңмы? – дип гаҗәпләнгән Акйөз. - Бу бит үзеңне корбан итү була!
- Чынлап әйтәм, - дигән Йомшаккай. – Без дөньяга кояшта кызынып ятар өчен килмәдек. Эшләргә, кешеләргә хезмәт итәргә кирәк! Тик ятып тәннәребез каткач, ни матур булсак та, яраксызга әйләнәбез. Буш гомер кичергәнче, мин дә файда китерим, шул баланың ялгышларын төзәтим. Тузсам тузармын, әмма дәфтәр битләрендә хаталар кимер, җирдә дөреслек артыр, - дигән Йомшаккай.
Бераздан ул да Акйөз сыман керләнгән, таушалган. Шуннан соң аларның икесен дә чүп чиләгенә ташлаганнар.
Хата төзәтүчеләрнең дә хезмәте җиңел түгел шул...
Якты Тау
Яшәгән ди җирдә бик хыялый бер Егет.
Иртә-кичләрнең, үзен урап алган дөньяның бертөрле булуына үртәлгән ул. Аның күңеле гел гайре табигый яңалык, серләр, могҗизалар көтеп яшәгән. Тик өметләре акланмаган. Һәр таңда могҗиза күрергә теләп, күзен ачу белән тәрәзә янына ашыккан, ләкин анда тагы кичәге күренешләр генә чагылган... Бер-берсен алыштырып килгән яз-җәйләр, көз-кышлар, җирне аклыкка күмгән күбәләк карлар, шул карлар астыннан борын төрткән ефәк чирәм, ак күбеккә баткан хуш исле шомырт чәчкәләре – барысы-барысы артык гади булып тоелган аңа.
- Ник яшим соң мин бу җирдә? Кичә бүгенгә, бүген иртәгәгә охшаш. Төн эчендә берни үзгәрмәгән: шул ук кояш, шул ук таллар, шул ук йортлар... Янәшәмдәге кешеләр дә һаман шул ук. Миңа яңалык кирәк!
Гаҗәпләнәсем, сокланасым, шатланасым килә! Бер-бер могҗиза күрсәм, үлсәм дә үкенмәс идем! – дип сукранган егет.
Аның бу теләге Күкләргә барып ирешкән.
Көннәрдән бер көнне тәрәзәдән карый да таң кала Егет: карт таллар, тар урамнар, иске йортлар артында гаҗәеп зур бер Тау пәйдә булган. Үзе шундый биек, искитмәле матур, серле икән. Һавада йөзгән болытлар аңа килеп кагылалар да, ак томанга әвереләләр. Ак томанга уралган таудан көмеш нурлар агыла, ул ерактан ук балкып утыра икән.
Кеше тауга гашыйк булган, аңа сокланып туймаган. Якты Тау дип атаган ул аны. Тавына караган саен аның янына барасы, серле ташларына кагыласы, биек түбәсенә менеп хозурланасы килгән.
Көннәрдән бер көнне тәвәккәлләп ерак юлга чыгып киткән Егет. Хыял-Тауга карый-карый атлаган да атлаган. Көн барган, төн барган. Тик ни хикмәт, күпме атласа да, Якты Тау якынаймаган... Җитмәсә көтмәгәндә җил-давыл чыгып кешенең барыр юлын бүлгән.
Бик арыган булган Егет. Хәл алыйм дип киң колачлы карт имән ышыгына килеп утырган. Ә үзе һаман еракта балкып, үзенә чакырып-ымсындырып торган гүзәл таудан карашын ала алмый икән. Карый-карый күз-керфекләре талган, Егет йоклап киткән.
Төшендә дә ул Якты Тавын күргән. Аллы-зәңгәрле төсләр уйнаган янар ташларга кагылган, каршысындагы горур гүзәллеккә, сихри яктылыкка сокланып карап торган.
Шулчак аны мамыктай җиңел, йомшак болытлар уратып алган да, күз ачып йомган арада тау башына менгереп тә куйган. Бишектә тирбәлгәндәй хис иткән Егет үзен. Аягына басуга, бу хәлгә ышана алмыйча, үрелә-үрелә аска караган. Тик аста йөзгән ак болытлардан гайре берни күрмәгән...
- Никадәр югары менсәң дә, барыбер аска карыйсың бит, - дип дәшкән аңа берәү.
Егет сискәнеп киткән, тирә-ягына күз салган. Һәм... каршында басып торучы үзен күргән.
- Кем син? – дип куркып сораган ул аннан.
- Синең киләчәгең, - дигән җавап ишеткән.
- Менә инде ничә айлар, еллар шушы тау башында йөрим. Мондагы яктылык та, матурлык, камиллек тә туйдырды. Җирне, туган йортымны, өй каршындагы талларымны сагындым. Бу тау – тере кешеләр түгел, хыялый җаннар иле. Ә мин ашыкканмын, җылы җиремнән вакытсыз аерылганмын. Ышан, астагы тормыш күпкә кызыклырак, ямьлерәк!!! Тик без янәшәдәге матурлыкны, могҗизаларны күрмибез, чөнки аңа күзләребез, күңелләребез күнгән. Бары югалткач кына, бәһасын-кадерен аңлыйбыз. Бел, бәхет тә, иң тансык матурлык та кешенең туган туфрагында! Тик миңа кирегә юл юк, мин тау башында, салкын ташлар арасында каңгырап йөрергә мәҗбүрмен, – дигән аңа киләчәге.
Шулчак карт имән төбендә йоклап ятучы Егет сискәнеп уянып киткән. Үзенең җирдә, йомшак чирәм өстендә ятуын аңлап алгач, бик нык сөенгән. Еракта балкып торучы Якты Тауга караган да:
- Мин сиңа барырга өлгерермен, ә хәзер яшәргә кирәк! – дигән.
Һәм, җырлый-җырлый, тузанлы юл буйлап туган йортына таба атлаган...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев