Көмеш кыңгырау

Разведчиклар (Галимҗан Гыйльманов хикәясе)

Бүген малайлар сугышлы уйнарга булдылар. Авыллары да “Сугышлы” дип атала бит аларның.

Әллә шуңа инде, хәрби уеннар авылда көн саен уйналып тора. Билләренә солдат каешлары буган, кулларына мылтык яисә автомат тоткан малайларны һәр урамда очратырга мөмкин. Алар төркемләп тә, аерым-аерым да әле бер якка, әле икенче якка  чабып узалар, яисә “Урра” кычкырып авыл читендәге яланнарда йөгереп йөриләр, бер дә булмаса, тыныч кына, авыл эчендә җилсез көндә дә шаулап торган тупыллар төбендә, койма буйларында балкып утырган  буралар эчендә разведчик-шпион булып посып яталар... 
Бүген дә малайлар “разведчиклы” уйнарга булдылар. Чөнки бу уенны уйнарга күп кеше кирәкми. Җәй уртасында авылда малайлар сирәкләнеп кала шул: кемдер җәйге лагерьга китеп бара, кемнедер шәһәргә кунакка озаталар, ә кемдер әтисенә яисә әнисенә булышырга кырга яисә фермага йөри башлый. 
Авыл уртасында ялгызы үсеп утырган тупыл төбендә, каяндыр китерелеп, барасы җиренә барып җитә алмыйча, ярты юлда төшеп калган зур җәлпәк таш ята. Һәр уен алдыннан балалар шул таш янына җыела. Нәрсә уйнарга, ничек уйнарга иң элек шунда киңәшәләр, килешәләр. Күпьеллык “киңәшмәләр-килешүләр” нәтиҗәсендә таш инде шактый шомарган, ә тирәсендәге чирәмлек, тапталып, Сабантуй мәйданчыгына әверелгән...
Бүген  киңәшмә мәйданына дүрт кенә малай чыкты: Астурамнан Илдар белән Нәсим килде, Югары очтан Рәдиф төште, Түбән очтан Сәлим менде. Аның кулында буш дәфтәр битләре белән берничә каләм дә бар иде. Малайлар алдында Сәлимнең абруе зур: гадәттә, ул нәрсә әйтсә шул була... Башкаларга караганда берничә сыйныфка югарырак укый ул – быел көз бишенчегә бара. Сәлим, яшенә карамыйча да, үз яшьтәшләре арасында җитдилеге, олыларча фикерләве белән аерылып тора. Шуңа да аны сыйныфларында староста итеп сайлаганнар. Менә бүген дә, кулындагы кәгазь-каләмнәрне таш өстенә җәеп салгач, ул иң элек, олыларча җитди кыяфәт чыгарып, һәр малай белән ике куллап күрешеп чыкты. Аннары билендәге солдат каешын бер тишеккә кысып куйды да мөһим карарын җиткерде:
– Бүген разведкага таралабыз. Авылдан дүрт юл чыга, аңа дүрт юл керә дә. Шул ук юллар инде алар... Приказ шундый: бу юлларны контрольгә алырга, күзәтергә. Картасын сызырга, үткән һәр машина-тракторны, атлыларны, аерым кешеләрне теркәп барырга! – Менә ул әтисенең иске, пыялалары саргая башлаган кул сәгатен колагына куеп, тыңлап торды, аннары гына үзеннән өстәде: – Ике сәгатьтән шушы урында очрашабыз, данныйларны берләштерәбез, шул вакыт эчендә авылда барган хәрәкәтне ачыклыйбыз. – Бераз тын калып торгач, приказга ачыклык кертергә булды: – Машиналар танклар була, арбалы атлылар – пушкалар, туплар, гаубицалар, кешеләр – офицерлар, мал-туарлар – солдатлар... Аңлашылдымы? 
– Аларның кайсы безнекеләр, кайсы нимесләр икәнен каян белик соң? – Нәсим гел шундый, берәр сүз чыкса, һич төпченмичә калмый.
Башкалар да шул хакта уйлый иде, ахры, баш кагып, Нәсимнең соравын җөпләп куйдылар.
– Н-у-у... – дип сузды Сәлим, ни дип җавап бирергә дә белмичә. Аннары җитди генә әйтеп куйды: – Ваще-ты без дошман тылында йөрибез... 
– Әткәй-әнкәй, абый күренсә?.. Укытучы апалар очраса?.. Алар да дошман буламы?
Нәкъ менә бу мәсьәлә Сәлим өчен ачык иде:
– Юк, алары – дошман тылында үз кеше булып йөрүче разведчиклар. 
– Штирлиц кебекме?
 – Әйе, Штирлиц кебек. 
– Ә казлар, үрдәкләр? Алар кемнәр? – Шунда, түземсезләнеп, өченче сыйныфка гына күчкән Рәдиф сүзгә кушылды.
– Казлармы? Казлар... казлар... Алар казлар, үрдәкләр була. Башка сораулар юкмы? 
Илдарның да соравы бар икән: 
– Машиналарның номерларын язаргамы?
– Язарга, номерларын да, маркаларын да язарга! Төсен дә! Сәгатен-минутын да! – Сәлим шунда әтисе әйтергә ярата торган сүзне дә кыстырып куйды: – А как же!
Һәркем, кайсы юлга чыгарга тиешлеге күрсәтелгән кәгазь битен, каләм кисәген алып, агачларга, коймаларга ышыклана-ышыклана, иелә-чүгә авыл урамнарына кереп юк булды.
Сәлим үзе районга илтә торган олы юлга юнәлде. Сугышлыны урталай бүлеп салынган бу асфальт юлда машиналар бертуктаусыз йөреп тора, шуңа күрә дә сайлап алды ул аны. Бик җаваплы эш башкаралар бит бүген, өлкәнрәк тә, командир да булгач, аңа бигрәк тә сынатырга ярамый. Калганнарга җиңелрәк булсын, ятсыннар шунда үз юлларыннан  ничә кәҗә, ничә әби-чәби үткәнен санап...
Авыл читендә, нәкъ юл буенда бер калкулык бар. Сәлим әнә шул калкулык артында чокыраеп торган урынга барып ятты. Каешына кыстырылган агач пистолетын, пычагын чыгарып, янәшә тезеп салды. Алар янына кәгазь кисәген, каләмен куйды. Юлга төбәлеп көтә башлады...
Бу калкулык турында картлар төрлесен сөйли. Шулай да, бер тарих Сәлимгә ныграк ошый. 
Кайчандыр Сугышлы авылы аша гражданнар сугышы үткән. Аклар белән кызыллар сугышкан. Аклар кысрыклый башлагач, кызыллар авыл эченә, аннары аның икенче башындагы тау буйларына чигенгәннәр. Алар югалтуларсыз-нисез генә үз позицияләренә барып урнашсын өчен, дошман гаскәрләрен тоткарлап, бер кызыл сугышчы пулеметы белән шушы урында калган. Үзенә окоп та казып куйган. Ниһаять, дошман гаскәре күренә. Атыш башлана... 
Дошманнарны шактый вакыт авылга якын җибәрми ул. Ярты көнләп вакыт узганнан соң гына аклар авылга бәреп керә. Алар килеп җиткәндә батыр сугышчы җан тәслим кылган була инде. Шушы ярты көн эчендә көчләрен ныгытып, сафларын тигезләп алган кызыллар акларны бу яклардан куып җибәрәләр. Ә каһарман сугышчыны, хөрмәтләп, үзе атышып яткан окобына ук җирләп куялар. “Бу урынга багана утыртып, истәлек тактасы куярга кирәк әле... Исеме урынына “Дошманнары белән геройларча сугышкан татар егетенә” дип язарга... 
Сәлим, үзе дә сизмәстән, калкулыкның тигез үләнен сыпырып куйды. Кайчандыр авылны саклап һәлак булган татар сугышчысына хөрмәтен белдерүе иде аның...
 Ул арада авыл эченнән бер машина чыгып килгәне күренде. УАЗ машинасы. Сәлим шундук кәгазен алып, язып куйды: 9 сәг. 15 минут – УАЗ,   р 443 рр, соры төстә. Аның артыннан ук КамАЗ машинасы килеп чыкты. Сәлим анысын да теркәп куйды: 9 сәг. 17 минут – КамАЗ, а 500 ас, яшел төстә... Кабинасының сул як ишегенә Татарстан флагы төшерелгән... Йөртүчесе бик яшь күренә, күңелчән, дәртле, ахры. Аның үзалдына җырлап барганы монда кадәр ишетелеп тора.
КамАЗ үтүгә, аның артыннан ук бер автобус, ике йөк машинасы, өч җиңел машина һәм бер мотоцикл үтеп китте. Ара-тирә кешеләр дә, маллар да үткәләде. Сәлим аларын да бөртекләп теркәп куйды. Шулай  терки торгач, бер сәгать эчендә олы бер исемлек пәйда булды. Разведчик Сәлим берсен дә күздән ычкындырмады: 9 сәг. 20 минут – “Бишле” “Жигули”, о 166 нн, сары төстә, 9 сәг. 26 минут – ПАЗик, к 605 ар, ак төстә, 9 сәг. 36 минут – “Мерседес” а 666 аа, кара төстә... Кешеләрне теркәгәндә җәелеп язып тормады, “Бер кеше, ат белән” дип, яисә “балалар – дүртәү” дип кенә билгеләп куйды. Барысы да бер тизлектә салмак кына узып китәләр. Чөнки авыл эчендә 40 километр тизлектә генә йөрергә ярый. Шулай да, бер яшел “тугызлы” Жигули бу кагыйдә белән бик үк риза булмады, ахры. Әнә ул авыл аша тузан болыты куптарып үтте дә, Сәлим күзәтчелеге астындагы чатка ажгырып килеп тә чыкты... Ләкин районга бара торган юлдан туры китмәде, кырт борылып, бераз саргая башлаган борчак басуына таба китте. Сәлим машинаның номерын чак язып калды: “10 сәг. 12 минут – “Жигули”, “девятка”, у 321 рр, яшел төстә, борчак басуы буйлап ташландык фермаларга таба китте...”
Сәлим башын күтәргәндә машина күздән югалган иде инде. Нинди бәндә соң бу? Авылда андый машина юк иде кебек... Ул якка – сыер фермасының ташландык  утарына таба күптән кеше йөрми инде. Тупыйк юл бит ул, керсәң, чыга алмавың бар, артыында сазлык башлана......
Ул арада авыл эченнән тагын кара болыт күтәрелде. Бу болыт баганасы тагын бер машинаның зур тизлектә килүен хәбәр итә иде. Бераздан шул яктан чинаулы сигнал тавышы ишетелде... Сәлим шундук аңлап алды: авыл эченә полиция машинасы кергән. Юкка түгел бу, димәк, нидер булган, ул кадәр чинатып кычкыртмас иде. Бу тавыш көчәйгәннә көчәя барып, берничә минуттан Сугышлы авылы, зәһәр чинавы-ние белән бергә, зәңгәрсу-күксел полиция машинасын этеп-төртеп районга илтә торган юлга чыгырып җибәрде... Ничек атылып килеп чыккан булса, ул шулай ук “ә” дигәнче күздән юк та булды... 
Исен җыеп, аңына килгән Сәлимнең иң беренче уе шул иде: “Ул бит полиция машинасының номерын язып калмады... Разведчик буларак сынатты... Полиция машинасы булса ни!.. Юлдагы хәрәкәтне җентекләп күзәтергә, бөртекләп теркәп барырга әмер булган иде бит... Ә ул әлеге  приказны бозды... Мондый хәл сугыш вакытында һич кичерелми – приказны үтәмәгән солдат шундук трибуналга җибәрелә. 
Сәлимнең тәмам кәефе төште. Аның үз-үзенә дә, берничә минут элек кенә чиный-чиный узып киткән полиция машинасына да җен ачулары чыкты. Ул хәтта разведка уенын туктатырга да уйлаган иде... Күңеле белән генә башка малайлар күзәтергә тиеш булган юл чатларыннан “урап кайтты”. Алар ничек икән анда? Төгәл үтиләр микән приказны? Бу полиция машинасы хакында ни беләләр?
Уйлап та бетерде, авылның төрле ягыннан бер-бер артлы  разведчик малайлар килеп чыга башлады... Аларны да баягы полиция машинасы куркыткан булып чыкты... Юлның аргы ягында урнашкан күрше Мәчетле авылыннан ук килгән икән ул. Нидер булганмы, кемнедер эзлиме?
Малайлар, пошаманга калып, иртәнге приказ хакында да оныттылар. Алар үзләренең самими күңелләре белән чын-чынлап тоялар иде: менә әле генә шушы җирдә бик хәтәр хәл булды, һәм бу хәл разведчик малайларны читләтеп узмаячак...
Шулвакыт олы юл төшеп киткән калкулык артында өзек-өзек кенә таныш чинау тавышы ишетелеп китте. Бераздан ул, һаман көчәя барып, баягы полиция машинасы булып юл өстенә калкып чыкты... Ничек ыжгырып узып киткән булса, шулай ук ыжгырып, кабат авыл урамына кереп китәр дип торганда, полиция машинасы, юл читендәге ташлы комны буразналап, юл читендә басып торган малайлар янына килеп туктады. Ишеген ачкан килеш кенә лейтенант киемендәге полиция хезмәткәре малайларга эндәште:
– Малайлар, монда нишләп йөрисез?
– Без-ме?.. – Сәлим, каушавын баса алмыйча, тотлыга-тотлыга булса да җавап бирергә тырышты..
– Сез булмыйча, башка кеше күренми монда.
– Уйныйбыз... Разведкалы уйныйбыз.
– Разведкалы? Разведчиклар, значит?.. Алайса, сез беләсез дә беләсез инде... Йә, әйтегез әле, күптән түгел генә бу юлдан яшел “девятка” үттеме?
Сәлимгә җан керде. Ул ышанычлы адымнар белән полиция машинасына таба китте, кулындагы кәгазен кабинасыннан төшеп каршысына килүче лейтенантка сузды:
– Үтте, менә  монда язылган...
Лейтенант шикләнебрәк кенә кәгазьне алды. Өйрәнә башлады. Менә ул үз эзләгәнен тапты, ахры, кинәт җанланып китте, сикереп диярлек  кабинасына менеп кунаклады, кәгазь кисәгеннән күзен алмыйча гына руль артыныдагы егеткә эндәште: 
– Машинаңны бор, хәзер фермалар ягына төшеп китәбез, тиз бул! – дип кычкырды.
Машина, кискен борылып, борчак басуына таба ыргылды, әмма, бераз киткәч, кинәт туктап калды. Ишектән тагын шул лейтенантның башы күренде.
– Егетләр, китми торыгыз әле... Без урап килгәнне көтегез!..
Аның “егетләр” дип әйтүе малайларга ошады. Алайса, баштарак “малайлар” дип сөйләшкән булды... Нинди малай инде, разведчик  кеше малай-шалай була димени?!.
Менә алар дәррәү борчак басуы ягына йөгереп чыктылар. Алабута каплап киткән басу юлы буйлап бераз бардылар да берәр чакырым ераклыкта караеп күренеп торган ферма хәрабәләренә карап, туктап калдылар. Ләкин ул тирәдә бернинди хәрәкәт тә сизелмәде. 
– Ары китмәгәннәрдер бит? Анда юл юк бугай... – Нәсим үзалдына ярымпышылдап әйтеп куйды.
– Ферма артында сазлык башлана. Элгәрерәк бүрәнәләрдән тезелгән  күпер бар иде, хәзер ул җимерелгән инде. Әти белән печән чабарга төшкәч, үз күзләрем белән күреп кайттым. – Илдар да, нигәдер, тавышын басыбрак сөйләшә иде.
– Алайса, тоталар да тоталар инде!.. – Сәлимнең тавышы көррәк, ышанычлырак чыкты. 
Аның сүзен җөпләгәндәй, үр астында машина тавышы ишетелде. Малайлар шундук танып алдылар – полиция машинасы иде бу! Менә ул үзе дә күренде. Ул инде үкерми дә, чинамый да, тузан болыты да куптармый, юлдагы чокырларны урап уза-уза, акрын гына үргә күтәрелеп килә... Читкәрәк чыгып каршы алган малайлар белән тигезләшкәч, сазлык пычрагына буялып беткән машина, тормозларын пошкыртып, туктап калды. Ишекнең ачык тәрәзәсендә таныш лейтенантның елмаюлы йөзе күренде.

– Нихәл, егетләр! Барыгыз да исән-саумы? Яныгызга төшмәгәнгә ачуланмагыз, мин үзем генә түгел...
Шунда гына малайлар лейтенент алдында утырган кыз баланы шәйләп алдылар. Дүрт-биш яшьләр тирәсендәге бу кызны яхшырак күрергә теләпме, разведчиклар берничә адым алга атлап куйдылар. 
Лейтенантның сүзе бетмәгән икән әле:
– Егетләр, сез бүген ике рецедивист-бандит кисәген тотарга булыштыгыз. Бер сәгать элек кенә алар Мәчетле авылыннан менә шушы кыз баланы урлап алып киткәннәр иде. Сез биргән оператив информация ярдәмендә без аларны тиз вакыт эчендә тотып алуга ирештек. Иң мөһиме: яманлык кылырга өлгермәгәннәр, юкса без сезнең белән иркенләп сөйләшеп торыр идекмени?! Менә шул: без әле сезнең белән элемтәгә керербез, милиция идарәсе исеменнән рәхмәтебезне белдерербез, әти-әниләрегезгә, мәктәбегезгә хәбәр итәрбез...
Бу матур сүзләрдән соң Сәлим кыюланып киткәндәй булды:
– Абый-абый, бездә әле тагын кәгазьләр бар... Алар кирәкме?
– Кирәк, ничек кирәк булмасын?! Каяле, китерегез әле...
Малайлар үз кулларындагы кәгазьләрне лейтенантка илтеп тапшырдылар. Лейтенант шунда ук аларга күз йөртеп алды һәм Илдар биргән картаны баш очына күтәреп, дәртләнеп сөйли башлады:
– Менә бу карта да дәлил була ала! Монда “девятка”ның авылга кергән вакыты теркәлгән! Молодцы, егетләр! Так держать! Сездән чын солдатлар, чын разведчиклар чыгачак, мин әйтте диярсез! Ну, хәзер танышасы гына калды. Минем исемем Гамил була, Гамил Сөнгатович. Ягъни... милиция капитаны Мөстәкыймов!.. Ә сез кемнәр?
– Сәлим... 
– Кем малае?
– Нәҗип малае.
– Нәсим... Нәгыйм малае.
– Илдар... Ришат малае.
– Рәдиф... Мөгаллим малае.
– Менә булды... Теркәп куйдык. Әле күрешәселәр булыр. Миннән хәбәр көтегез. Хәзергә сау булыгыз. Рәхмәт, егетләр, тагын бер кат рәхмәт. Благодарю за службу!
Полиция машинасы авылга кереп китәргә борылганда аның арткы тәрәзәсеннән ике кара йөз күзгә чалынып калды. Ничек кенә усал итеп карасалар да, бу котсыз йөзләрдән Сугышлы малайлары тамчы да курыкмадылар.
Менә алар, акрын гына атлап, кайтырга кузгалдылар. Сөйләшмәделәр. бераз баргач, Нәсим әйтеп куйды:
– “Благодарю” дигәч, ничек дип җавап бирәләр әле?

– “Служу России” дип әйтәләр... Ягъни... Ватанга хезмәт итәм... – Әлбәттә, Сәлим күбрәк белә, чөнки ул өлкәнрәк, чөнки ул... ул – разведчиклар командиры.
Җәлпәк таш янына җиткәч, Сәлим бераз алгарак чыкты да:
 – Разведка, тезелергә! – дип боерды.
Малайларның болай уйнаганнары бар. Командир тезелергә кушкач, буй озынлыгы буенча җәһәт кенә барып тезелергә кирәк. Тезелергә һәм “смирно” басарга! Күзне дә йоммыйча, иякне алгарак чөеп, басып торырга!
Шулай иттеләр дә.
Менә Сәлим каршында берсеннән берсе кечкенәрәк, юк ла, берсеннән берсе калкурак өч разведчик малай, әй лә, разведчик егет басып тора. Аларның разведкалары бүген уңышлы булды. Алар бүген җиңү яуладылар. Хәтәр дошманны кулга алырга булыштылар.
– Ватанны саклаганда күрсәткән батырлыгыгыз өчен командование исеменнән рәхмәт белдерәм! – Сәлимнең тавышы чын кинолардагыча матур һәм ихлас яңгырады. 
Җавап бирүчеләр да сынатмады:
– Ватанга хезмәт итәм!
– Ватанга хезмәт итәм!
– Ватанга хезмәт итәм!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: