Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Рәсимә апа, мин һәм математика

Яратмыйм шул математиканы! Я инде, нәрсәгә кирәк ул “икс” һәм “игрек”лар?

Яратмыйм шул математиканы! Я инде, нәрсәгә кирәк ул “икс” һәм “игрек”лар? Катет белән гипотенузалар! Куша- ала белсәң, тапкырласаң - бүлсәң, шул җитмиме инде, я? Башлангычта  гел ударник була идем дә, бишенче сыйныфка күчкәч, чирек саен шул бер “өч”ле!

–Бу контроль эш барысын да хәл итәчәк. Ударник булу өчен, “дүртле” алырга тырыш! – дигән иде апабыз.

Менә-менә ишектә Рәсимә апа күренә дә,  чирек ахырында була торган иң мөһим контроль эш башлана инде дип торганда, ... ... баянын күтәреп, Наил абый килеп керде.

– Хәзер җыр дәресе була...

– Ур-р-р-а-а-а!

Шундый каты кычкырдым, әллә тамак төбем ертыламы дип торам.

– Рәсимә апагыз авырып киткән...

Авызымны колагыма кадәр ерып, ырҗаеп торуымны беләм.

– Нәрсә, Рамил, Рәсимә апаң авырганга шулай шатлануыңмы?

“Шым” булдым. Нишләп шатланыйм ди! Шатланмыйм ла мин. Әйбәт ул Рәсимә апа: үзе ягымлы, үзе ярдәмчел. Шулай да, мәсьәлә чишеп чиләнгәнче, җырлап утыруыңа ни җитә инде!

Математика икенче көнне дә булмады. Мине бәхет басты, малай! Бу юлы аның урынына тарих  керде. Спартак турында сөйләп, мин дә бер”бишле” эләктердем әле! Нәрсә, начармыни!? Апабыз чирек беткәнче авырса, ударник булып  куюым да бар!

 Рәсимә апа өченче көнне дә килмәде. “Тагын җыр булса иде!” – дип торганда, директор абый үзе килеп керде. Бу сиңа безнең Рәсимә апа түгел инде. Үзе усал, үзе кырыс, күзлек өстеннән карап, тамак кырып куйса, белгән “икс”ларың да башыңнан чыгып очар.

–Безнең Рәсимә апага җитми инде... – дип авыр сулады Азат, дәрес беткәч.

– Җитми, кәнишне... – дип, аның сүзен җөпләде Айнур.

– Беләсегез килсә, Рәсимә апа – мәктәптәге иң матур укытучы! – дип чыркылдады Алия.

Без, малайлар, аптырашып, бер-беребезгә караштык. Бу турыда бер дә уйлаганыбыз юк иде. Шулай да Алия алдамый: Рәсимә апа – иң чибәре!

 Өйдә әнинең күрше апа белән сөйләшкәне колакка чалынды:

– ... Бальниска салмакчы булганнар да, Рәсимә үзе каршы килгән. Иренең дә командировкада чагы туры килүен күрче. Әле ярый, фельшерыбыз әйбәт, өенә барып, укол кадап йөри икән...

Әллә нигә Рәсимә апа миңа бик  кызганыч булып китте.

“Әйдә, Рамил, тагын бераз тырыш! Чиреккә “дүртле” куярлык булсын инде! – дип,  ничә кат дәрестән соң калып, минем белән утырды ул.

Ире дә өйдә булмагач, кызы Алсуны бакчага кем илтә икән? Улы да беренче сыйныфта гына укый. Кеп-кечкенә, сипкелле Дамир күз алдыма килеп, анысын да кызганып куйдым. Мәктәпкә барганда, кар баскан тар тыкрыктан үтүләре читендер инде үзенә. Җитәкләшеп барырга, янәшәдә әнисе юк бит.

Тәнәфестә беренчеләр янына барып кердем.

– Эшләр ничек? – дигән булам Дамирга.

– Ярыйсы... – ди, борынын тартып.

– Рәсимә апа тереләме инде? – дим.

– Юк әле...

– Дәресләреңне кем белән әзерлисең соң?

Дәшми.

– Әйдә, үзем булышам!

... Язу да яздык, мисаллар да чиштек, “Әлифба” да укыдык, шигырь дә ятладык. Кызык та инде бу нәниләр! Рәхәтләндек көлешеп. Өй эшләре беткәч, озата киттем үзен. Юлда Алия белән очраштык. Кызыйның битләре – кып-кызыл, Алсуны, чанага утыртып, бакчадан алып кайтуы икән. Чана бавына мин дә ябыштым, икәүләп тарту җиңелрәк бит.

Рәсимә апалар ишек алдында “пых-пых” килеп Айнур йөри, тирләп-пешеп, кар көрәп маташуы. Әллә кайдан көрәк тоткан Азат та килеп чыкты, бергә-бергә капка төпләрен дә “ялт” итеп куйдык. Эш беткәч тә, аерылышасы килми, бер-беребезгә карашып торабыз шулай.

– Әйдәгез, – мин әйтәм, – теге тар тыкрыкка да сукмак салабыз.

Йөгердек кенә! Өч егеткә нәрсә инде ул: анысын да “ялт” иттек. Рәхәтләнсен генә Дамир!

Карасак, Рәсимә апалар капка төбендә безнең сыйныфның Лилия басып тора. Зу-у-ур термоз күтәргән.

–Әни мәтрүшкәле чәй җибәрде, – ди, –  Моны эчсә, Рәсимә апа бик тиз терелер, – ди.

– Мин кура җиләге вәринҗәсе алып киләм! – дип чыркылдады Алия.

Кыскасы, вазыйфаларны бүлештек, Рәсимә апа терелеп җиткәнче, үзебез эшләп торырга булдык. Миңа математика “укытырга” да кеше табылды. Чыркылдык кына булса да, Алия гел  “биш”кә укый ул.

Атна-ун көн  дә үтмәгәндер, Рәсимә апабыз терелеп мәктәпкә килде.

Әй, шатландык та соң! Үзе дә гел елмаеп кына тора.

– Ярдәмчеләрем күп булгач, авыру миннән куркып качты, – дигән була, үзе миңа күз кыса:

– Дамир сине мактап туя алмый:”Рамил абый – бик шәп укытучы!” – ди, әнә!

Мин, уңайсызланып, башымны түбән иям. Үзем шатланам, үзем оялам тагын.

“Яхшы укучы икәнемне раслыйсы, контроль эшне “дүрт”кә эшләп күрсәтәсем бар бит әле! “

“Туктале! Ә нигә – “биш”кә түгел!”


Көннең кыскача яңалыклары безнең телеграм-каналда https://t.me/chelny_rt


Без Вконтактеда https://vk.com/komesh_kingiray

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев