Песнәк (Рафис Гыйззәтуллин)
Читлектә яшәүче песнәк уянды да Инсафны сискәндереп, чыркылдарга кереште.
Бүлмәгә яктылык сүрән генә, тәрәзәгә эленгән челтәрле пәрдәләр аша саркып кына үтә. Стеналар буена тезелгән җиһазлардан төшкән чалыш күләгәләр, бер-берсе белән кисешеп, аңлап булмаслык төрле сурәтләр ясап калтыраналар.
Инсаф кулларын яңагына куйган да, терсәгенә таянган килеш, шул рәсемнәрне күзәтә. Уйлары чуалчык аның. Малайга күңелсез, сөйләшер кешесе дә юк. Урамга чыгып йөрисе дә килми. Әнисе эштән кайтып җитмәгән әле. Хәер, әнисе өйдә булса да, ул барыбер аның белән ачылып сөйләшмәс иде. Үпкәсе зур аңа Әнисенең мең төрле сорауларына бер-ике сүз белән генә җавап бирергә гадәтләнде ул. Әнисе кайчак улы белән озаклап сөйләшергә тели. Кочагына ала Чәчләреннән сыйпап иркәли. Үзе берөзлексез сөйли. Улы ләм-мим дәшмәгәч, маңгаеннан, битләреннән үбәргә керешә. Күзләре дымлана Моңа кадәр теләр-теләмәс кенә әнисе иркенә бирелгән Инсаф
— Елама әни... Сүзләреңне тыңлыйм бит мин синең...— дип куя. Тавышы ишетелер-ишетелмәс кенә чыга Менә-менә үзе дә кычкырып елап җибәрер кебек тоела аңа бу минутларда.
Саубуллашканда әтисе: «Әниеңне тыңла, улым »,— дигән иде. Исендә, барысы да исендә. Әтисенең сүзләрен бер дә онытмый ул.
Почмак якта озын чылбыр белән асылып куелган читлектә яшәүче кошчык уянды. Инсафны сискәндереп, чыркылдарга кереште. Малай, урыныннан торып, кухняга чыкты, җамаяк белән су алып керде. Суны, бер чеметем бөртекне кош алдына салды. Кошның ашарына-эчәренә бар иде әле. Соңгы вакытта аның ашамлыкларны теләмичә генә авыз итүенә, шүрәле мөгезедәй кәкре агач ботагына кунган килеш боегып, муенын җыерып утыруына игътибар иткән иде инде Инсаф. Бу юлы да яшькелт түшле кош ашарга ашыкмады, авызын ачып, чыркылдавын белде. Әлеге кошчыкны, шәһәргә күченеп килгәч, әнисе базардан сатып алган иде.
«Әбиеңнән калган истәлек-читлек буш тормасын »,— дигән иде ул.
Кошчыкның чын исемен Инсаф белмәде. Әнисе ниндидер ят исем белән атады аны. Малай кабатлап сорап тормады. Ул аны үзенчә — песнәк дип йөртә башлады.
Авылда яшәгән чакта, төрле-төрле кошлар — песнәкләр, чыпчыклар ишегалдына еш төшәләр, аларны әтисе бөртек белән сыйлый иде. Алма бакчасына эленгән җимлеккә дә җыелалар иде кошлар. Ашап туйгач, баш очында уйнаклап очалар иде. Әтисе әле дә сыйлый торгандыр үзләрен.
Инсаф, читлек почмагына сыенган кошка карап, әтисен күз алдына китерде.
Инсаф авылдан китәсе көнне ерак болынга печән җыярга барганнар иде алар. Ул чакны бер дә онытмый ул. Әтисен, ул җигеп йөри торган Турайны сагына, юксына.
Ул көнне печән төялгән арбага аякларын сузып утырдылар да сүзсез генә бардылар. Арба тәгәрмәчләре генә ара-тирә таш-балчыкка, чокыр-чакырга туры килеп, як-якка чайкалды.
Турай, үзен куалаучы, ашыктыручы булмагач, йокымсырап кына атлады. Кузгалып китүгә үк ул Инсафның, көндәгечә, әтисеннән дилбегәне алып кагуын көткән иде. Әледән-әле башын боргалап караштыргалады, пошкырып алды.
— Әһә-һәй, әйдә, Турай, очтык авылга,—дип, дилбегәне баш очында болгап кычкырыр төсле иде аңа кечкенә юлдашы. Тик алай булмады шул ул көнне.
Урманны үтеп, үргә менә башлагач, малай башын борып озак кына урманга карап барды.
— Әти... моннан ары без синең белән атка утырып йөри алмабыз инде? — дигән иде Инсаф.
Малайның кисәк кенә әйтелгән сүзләреннән ат, сискәнеп, янә башын күтәрде. Юыртып китәргә әзерләнде. Тик эндәшүченең үзенә булмыйча, арбадагыларның үзара сөйләшүенә, бүген инде иртәдән бирле аңа игътибар итмәүләренә риза-сызланып, янә пошкырып куйды.
— Йөрербез, улым, йөрербез.-— диде әтисе, улын үзенәрәк тартып.
Инсаф бите белән әтисенең күкрәгенә капланды. Шактый сүзсез баргач кына телгә килде.
— Әти, алып кал син мине үз яныңда. Әнине дә җибәрмә. Әтисе нәрсә дип тә җавап бирергә белми торды баштарак.
Аннан, улы каршында акланырга теләгәндәй:
— Әниеңне туктатып булмый инде, улым. Ул үзенең яшьлек дустын очраткан. Үсә төшкәч, үзең аңларсың әле,— диде.— Сине дә миңа бирмәячәк ул. Әллә нинди документлар юнәткән.
Ат, үрне менеп, арыш басуы эченнән салынган тар юлга чыкты. Әтисе барган шәпкә берничә башакны өзеп алды. Учында уып тешләре белән бөртекләрнең өлгерүен тикшерде.
— Тиздән — уракка»— диде аннары.
— Әти, әйдә Кызылъяр тугае аша кайтыйк. Әтисе Турайны олы юлга — үзәнлеккә борды.
— Балыклары да балыклары анда...
Инсаф шулай дип сүз башлаган иде дә, тукталып калды. Нигә инде аны әтисенә әйтеп торырга?! Болай да барысын да белә ич инде ул. Улының күрше малайлары белән балыкка йөрүен дә, җәен шул ук Кызылъярда су коенуларын, кояшта кызынуларын, урманга җиләккә йөрүләрен, Инсафның көтү каршыларга яратуын да белә. Шулай да тагын бер кат тыңларга, гел-гел аның тавышын ишетергә әзер әтисе. Инсаф өчен җаны фида Тик әнисе генә юктан да тавыш күтәрергә тора Әле бу, әле теге ошамый аңа «Башымны никләр генә синең белән бәйләдем икәа?» — дип уфтана. Хәзер инде, бөтенләй авылдан китәм, дип кабатлый. Бүген менә китәчәкләр дә инде. Әллә кая еракка, бер белмәгән, күрмәгән якка китәсе килмәгән иде шул Инсафның. Әтисе белән бакчага утырткан алмагачларны бергәләп карап үстерергә хыялланган иде бит ул.
Дилбегәне тарткач, ат туктады.
— Бар, улым, су коенып чык,— диде әтисе.
Малай сискәнеп куйды. Арбадан шуышып төшәргә талпынып караган иде дә, кире уйлады.
— Әй, кермим. Үзем генә,— диде ул, ишетелер-ишетелмәс кенә. Арбадан төшмичә генә суга карап утырдылар. Су өсте тын, тик ара-тирә генә алкалар калдырып, балыклар, яр кырыеннан бакалар сикерә иде.
Авылга керер алдыннан Инсаф дилбегәне үз кулына алды. Тузанлы юлдан аларга таба яланаяклы ике малайның йөгерүен иң элек Инсаф шәйләп алган иде.
— Галимҗан белән Мирзанур...— диде ул.
— Машина килде, машина..— дип шаулаштылар малайлар. Тагын нидер әйтмәкчеләр иде дә, Инсафның бер сүз дә дәшмичә башын аска иеп печән өстендә утыруын күргәч, тынып калдылар.
Капка төбендә чыннан да җиңел машина тора иде. Әнисе әнә соңгы төенчекләрен урнаштырып маташа
— Кая шулай олактыгыз,— дип каршылады ул. Инсафны җилтерәтеп диярлек печән өстеннән тартып төшерде дә юындыра киендерә башлады. Әтисе бер сүз дә әйтмәде, бер-бер артлы тәмәке кабызды.
Инсаф әтисенә барып сыенып та караган иде, китмим, дип елап та алды. Тик файдасы гына тимәде.
— Әниеңне тыңла, улым,— диде әтисе, улын кочагына алган килеш.— Егет бул!
Әтисе капка төбендә ялгызы басып калды. Япа-ялгызы.
...Инсаф уйларыннан айнып китте. Иреннәренә кайнар яше тамып төшкәнен дә сизмәгән икән. Малай, читлекне ачып, кулына песнәкне алды. Бу минутларда песнәк тә аның язмышына дучар булгандыр кебек тоелды аңа «Бәлки, ул да туган ягын сагынадыр,— дип уйлады малай.— Кем белә, бәлки, безнең авыл песнәгедер әле ул?!»
Инсаф тәрәзә каршына килде, аны ачып җибәрде. Кулындагы кошчыкны иреккә очырды. Канатларын җилпеп очучы әлеге кош авылга, әтисе янына ашыгадыр кебек тоелды Инсафка Ул әнисенең кайтып керүен дә, аның буш читлеккә, ачык тәрәзәгә карап өнсез торуын да белми-күрми иде. Малай хыялы белән песнәккә иярде. Күз алдында шул ук таныш күренешләр: Кызылъяр тугае, Турайны җитәкләгән әтисе, яланаяклы малайлар — авыл...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев