Көмеш кыңгырау

Песи-песи, пескәем...

Җитте, Мырауҗан! Мин сине бәйләп куям.

Күгәрчен­не күрдең исә, күзләрең ут яна. Тотып ашарга чамалый­сың бугай. Кыңгыр эшеңне сизми дисеңме әллә? Я, кил әле бире, кил. Китер тәпиләреңне. Ак бантигым белән карават кырыена бәйләп куям үзеңне. Тик тор, тыпыр­чынма, зинһар! Тырнама бантигымны! Аны бит әнием бакчага тагып барырга дип алган иде.

Уф, Мырауҗан, котылдым бит синнән. Хәзер уйнарга чыксаң да була. Күгәрчен кызыл күзләрен йомган, йоклый, син бәйдә, Мырауҗан, мин киттем. Карагыз аны, тәртип бозмагыз. Уйнап туйгач та мин кайтырмын. Өчәүләп мүлти-пүлти карарбыз. Ә кичен әти белән әни кайткач, бергәләп чәй эчәрбез.

Абау, Мырауҗан, ычкынды! Бәйдән ычкынды. Нишләтим инде мин сине, ә? Суыткычка япсам салкын, колакларың туңа. Шкафка бикләсәм, караңгы, куркыр­сың. Кит аннан, кит, барма күгәрчен янына! Зуп-зур башың белән бәләкәй  кешеләрне тыңламыйсың. Утыр итәгемдә генә. Әйттем ич, мин күгәрченне урамнан тап­тым да җылынсын дип өйгә алып кердем. Син һаман аң­ламыйсың икән. Урамда бигрәк күңелледер инде. Әлбинәләр качышлы уйныйдыр. Тиз чык, дип кычкырып кал­ганнар иде. Чыгарсың, бар. Әнә, сәгать теле аска ук төш­кән. Кич тә җитә инде.

Тукта, Мырауҗан, ишектә кың­гырау. Ур-ра! Әти кайтты! Әтием, әтием, дим, мә Мырауҗанны. Кулыңнан беркая да төшермә, тотып кына утыр. Нык сакла, әнә теге күгәрчен баласын ашамасын, яме? Мин киттем, уйнарга соңга калам! Мырауҗанның хәйлә­сенә  ышанма,  нык  сакла, яме,   әтием!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: