Көмеш кыңгырау

Песи бул, Барый!

Барый кушаматлы песи койма башында утыра иде.

Апрель кояшы астында сыртын кыздыра ул. Кинәт нәни песи малаеның башына бер фикер килде: «Минем песи буласым килми! – диде ул үзалдына. Минем тавык буласым килә!» – дигән карарга килде Барый. Шулвакытта ишегалдында, тавыкларын ияртеп, ак әтәч кукраеп йөри иде.

Койма башыннан җиргә ул «тавык» сыман очып төште. Менә әтәч тавыкларын абзар артындагы бакчага ияртеп китте. Алар күмәкләшеп кара җирдә казына башладылар. Песи-тавык та аларга кушылды инде. Җирдә казына торгач, аның матур борыны буялып бетте. Тавыклар чирәм йолкарга керештеләр. Бу эштән дә тиз туйды безнең Барый. Шулчак тавыклар өстендә бер зур тилгән очып йөри башлады. Әтәч, хатыннарын җыеп, ишегалдына таба йөгерде. «Минем тавык буласым килми, тилгән буласым килә!» – диде Барый. «Әй, очам хәзер рәхәтләнеп» – диеп, киртәгә менүе булды Барыйның, песи-тилгәнебез шапылдап җиргә егылып төште! «Мин тилгән булмыйм!!! Минем эт буласым килә!» – диде Барый, үзенә таба килгән көчекне күреп. Һәм шундук салпы колаклы бер эткә әверелде дә куйды инде. Эт булу аңа ошый иде. Ишегалды хуҗасы ул хәзер! Менә капка астыннан шуып килеп керде. Оясы янына барып, җамаяктан тәмле аш чөмерде. Аннан соң, урамга чыгып, күрше тавыкларын пырхылдатырга уйлады. Тик аның капкага якынлашканын күргән хуҗа абый, бармак янады һәм Барый-этне чылбырга бәйләп куйды. Менә монысын һич көтмәгән иде Барыебыз! Ул ирекле песи баласы бит! Хәзер чылбырда бәйләнеп утырсын мени инде! Юк, Юк! Ул моңа һич риза түгел! «Эт буласым килми! Минем кабат песи генә буласым килә!» – диде ул. Барый кушаматлы песиебез, яңадан нәни мәче баласына әйләнде һәм ишегалдында тычкан малаен куа башлады.

Үз-үзең булып кала белүгә ни җитә?!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: