Песи битен юа – өйгә кунак килә
Безнең песи битен юган саен өйгә кунак килә башласа-а-а...
«Песи битен юа — өйгә кунак килә...» — ди әни. Һи—и—и...
Безнең песи битен юган саен өйгә кунак килә башласа-а-а…
Өйнең ишеге бер дә ябылып тормас иде, гел кунак килеп китеп кенә торыр иде. Өйдә бер эш эшләп тә булмас иде, ашарыңа да калмас иде мөгаен.
Кунак алдына бит барын-югын хәстәрләп, сый-хөрмәт әзерлисең. Аннары, кунак барында, кырык эшең кырылып ятса да, эшләреңне куеп торасың, кунак көйлисең. Ничек инде, кунак сөймәгәндәй, ул барында эшкә тотынасың ди?..
Безнең песи битен юган саен кунак килә башласа…
Безнең Мырау, чисталыкны ярата. Үзенең теле белән аякларын, койрыкларын, битен, колак артларына кадәр ялап, чистартып куя ул. Әни әйтә — «әнә, Мыраудан үрнәк ал, ничек итеп юына, ә синең, борыныңа су тия, иягеңә төшеп җитә алмый. Кулыңның, беләзектән өске өлешенә гел су тими кала...» — ди.
Шулай булмыйча, мин бит песи түгел, минем тычкан тотасым юк. Песи бит ул, тумыштан, аучы. Ул тычкан тота. Шуңар күрә аңардан Бер генә дә чит-ят ис килергә тиеш түгел. Тычканнар сизә-нитә калса…
Мин Мырауның тычкан тотканын күзәтеп торганым бар. Тычкан барын сизсә, күзләре яна башлый, колагы үрә тора, җоннары тырпая. Ә гәүдәсе... Гәүдәсе кысылган пружина кебек, хәзер ычкынып атылырга торгандай киеренке бер халәткә килә. Андый чакта, аның тын алганы да, хәрәкәт иткәне дә сизелми. Менә, кинәт атылып китә һәм тычкан Мырау тырнагында.
(Моны күзәткәндә мин үземнең тычкан булмавыма сөенәм.)
Юк, шунда ук ботарлап ашамый ул тычканны. Башта аның белән уйный. «Күрәсезме, мин дә бит эшкә ярыйм» — дигәндәй, өйдәгеләргә күрсәтә. Аннары, берәрсеннән җылы мактау сүзе ишеткәч, балаларына илтә. Аларны тычкан тотарга өйрәтүедер инде. Балалары тычкан белән уйныйлар, ә Мырау, тычканга качып китәргә ирек бирмичә, сакта тора. Песи үзенең балаларын да чисталыкка өйрәтә. Башта үзе ялап юындыра, аннары балалары үзләре тырыша башлый.
Әйбәт әни ул безнең Мырау.
Бервакыт, кыш көне, иртән мич кабызып җибәрергә дип кичлектән тыгып калдырган утыннарга әни иртән торуга ут тергезеп җибәрде. Шул вакыт, әти белән ияреп тыштан кергән Мырау мичкә, ут эченә атылды. Без ни әйтергә дә өлгергәнче, ут эченнән бер, яңа туган песи баласын авызына кабып килеп тә чыкты. Идәнгә куйды да, тагын ут эченә…
Без мичтәге утны сүндерә башлаганчы, ул өч баласын да куркынычсыз урынга чыгарып куйган иде инде. Төнлә, җылы урын дип, мич эченә кереп балалаган булган икән, мескенкәем.
Мырау, әнә, битен юып, тәрәзәдән төшкән кояш җылысына җылынып, иркәләнеп утыра.
— Әйдә, өйләрне җыештырыйк әле, Мырау да бик битен юа, кунак-төшем булмагае, - диде әни. – Җый китап-дәфтәрләреңне, киемнәреңне рәтләп элеп куй!..
Мондый чакларда, минем дә песи буласым килә башлый. Ә нәрсә, ашарга бирәләр, укыйсы-эшлисе юк, утыр рәхәтләнеп, кояшта җылынып, яланып…
Кайбер хайваннар көндез күрә, ә кайберләре төнлә күрә ди, ә песиләр, төнлә дә, көндез дә бердәй әйбәт күрәләр.
Песиләр төрле булган кебек, аларның холыклары да төрле булла икән. Менә Бохар песиләре белән Сиам песиләрен бик озак үч тотучан икән дип сөйлиләр. Безнең авылда, һәр хуҗалыкта песи бар. Берәүләрдә ак, берәүләрдә җирән, берәүләрдә ала, берәүләрдә кара, берәүләрдә соры... Берәүләре җөнтәс, берәүләре шома җонлы... Нинди генә төрләре юк бу песи затының…
Үзе турында уйлаганны сизгәндәй Мырау тәрәзә төбеннән төште, минем аякларыма сырпаланып маташты, аннары ишек янына килде.
— Тышка чыгасың киләме? Әйдә алайса, чыгарам, — дип сөйләнә-сөйләнә ишек ачарга килдем. Мин ишек ачтым, мин ачкан ишектән, инде дүрт-биш ел туган якларга кайта алмаган, Казахтан якларында яшәүче туганнарыбыз килеп керде.
Менә сиңа Мә... Ышанмасаң — ышан!
Песи битен юа — өйгә кунак килә.
Робот песи
Мырауҗан атлы песие
Бар күршебез Булатның.
Бәләкәй генә шул песи
Шатлык бирә ни чаклы...
Каршы ала аны һәрчак
Ишектән керүгә үк.
Әйтерсең аңа Булаттан
Кадерлерәк кем дә юк.
Мырауҗан белән мактана
Булат урамга чыкса.
Әниләрдән мин дә сорыйм
«Шундый песием булса...»
Робот песи алып кайткан
Әтием кичә миңа.
Мырау кебек йомшак җонлы,
Сырпалана янымда.
Мияулый да, мыраулый да,
Мине каршы да ала.
Итәгемә дә утыра,
Кулыма башын сала...
Карап торсаң, бер кем әйтмәс
«Чын песи түгел» – диеп,
Булатны да чакырдым мин
«Карасын әле килеп»...
Булат әйтә: – Аермасы
Беләсеңме, нидә, – ди,
Ал да робот песиеңне
Әйдә безнең өйгә, — ди.
Менә тора ике песи,
Берсе – робот, берсе – чын.
– Хәзер, — ди Булат, боларны
Күтәреп кара дустым.
Кулыма алдым Мырауны,
Күзләремә карады,
Булатка таба тартылды,
Кулларымны ялады.
Җибәргәчтен, шундук Булат
Янына барып җитте.
«Мине читләргә бирмә», дип
Ялварган кебек итте.
Роботка ни җитмәгәнен
Аңладым әнә шунда.
Ярата алмый шул робот,
Дус була алмый миңа.
«Рәхмәт әти», — дидем кайткач.
Мондый уенчык сирәк...
Ләкин миңа яратырлык
Чып-чын бер песи кирәк.
Фото Фрипик сайтыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев