Патшабикә кануннары
Җәйге ялларда Әшнәк мәктәбе укытучылары, дөньяның әллә кайсы кыйтгаларына барып, гади кеше төшендә дә күрмәгән әллә нинди диңгезләрдә коенып, ял итеп кайталар.
Сентябрь башында ярыша-ярыша хатирәләрен барлыйлар, фоторәсемнәрен күрсәтеп мактанышалар, бер-берсенә бүләкләр бирешәләр... Моның ни гаҗәбе бар инде диярсез. Бөтен бәла шуннан килеп чыга да инде! Мәктәп директоры Энҗе Фарисовна иң кәттә илләргә сәяхәт кылырга ияләшеп китте. Шул сәяхәтләреннән соң мәктәптә кәмитләр башлана: барган илендәге гореф-гадәтләрне мәктәпкә кертергә тотына. Беренче мәлләрдә бу бик тә кызык булып тоелды, ләкин директорның йөрүе ешайды, мәктәптәге «кануннар» ел фасылларыннан да ешрак алмашына башлады. Укучылар гына түгел, укытучылар да директорның бу гадәтеннән шүрли башлады, тик директор кадәр директорга кем каршы сүз әйтсен ди!
Менә бу җәйдә Бөекбританиягә барган директорның 1 нче сентябрьдә башына патшабикә сыман эшләпә киеп килгәнен күргәч, мәктәптәгеләр «күрәселәр бар икән» дип авыр сулап куйды... Беренче тантаналы линейкада ул, укытучы ханымнарга эшләпәләр таратып, яңа кануннарны җиткерергә ашыкты:
— Бу җәйдә гаҗәеп тә бай тарихлы Бөекбританиядә булырга туры килде. Ал ардагы тәртипкә сокланып туймаслык. Патшабикә Елизаветаның тормыш-көнкүрешен, яшәү рәвешен җентекләп өйрәнә башладым менә. Безнең менталитет белән уртак яклары да шактый икән. Шуңа да мәктәбебезгә яңа кануннар кертергә булдым. Бу сезнең укуыгызга да, эшегезгә дә һич кенә комачауламаячак!
Шушы көннән башлап, мәктәп «патшабикә кануннары» буенча яши башлады. Белем йортында сәясәт, җитәкчелек турында бер генә тискәре сүз дә, хәтта фикер алышу да булырга тиеш түгел. Моның өчен яхшы гына штраф каралган. Штраф дигәннәре дә — юк-бар гына түгел, 45 минутлык дәресләр урынына сәгать ярымлык дәресләр. Аңлагансыздыр, бу штраф укучыларның гына түгел, укытучыларның да кәефен төшерде. Бер кеше кагыйдәне боза калса, бөтен мәктәп белән «штраф түлисе». Мәктәптә тынлык урнашты: авызлар ашаганда һәм дәрес вакытында гына ачыла башлады.
Селфи дигәннәрен онытырга кушылды, тыйнак дресс-код булдырылды. Бернинди көндәлек кием дә булырга тиеш түгел, хәтта кышкы зәмһәрир суык көннәрдә дә шәлгә ура-нып йөрү, свитер киюләрне оныттылар. Бөтен укучыларга да бертөрле костюм-формалар тектерделәр, укытучыларның да килеш-килбәтен энәсеннән җебенә кадәр билгеләп куйдылар.
Бер-береңә карата кушамат яки исемне бозып әйтү өчен дә штраф белән янадылар. Әлеге канун аеруча да кыен булды: гомер буе Чикерткә, Пәрәмәч, Озын колак һ. б. шуның ише исемнәр йөрт тә, кинәт кенә исемең белән дәшә башласыннар ди. Әнә җиденчеләрнең ачык авыз Шәмсие бер көндә әлеге кагыйдәне ун тапкыр бозды — бөтен мәктәп аның аркасында кичкә чаклы дәрес укыды.
Һәрьяклап камилләшү максаты белән мәктәптәгеләр биюгә йөри, күпләп китап укый, конференцияләрдә чыгыш ясый башладылар. Атна саен һәр пункт буенча баллар куела, берсен булса да узмыйсың икән — штрафны көт тә тор!
Һәм иң кызыгы: көтмәгәндә мәктәптә бәрәңге, дөге, макарон ашауны бетерделәр. Имеш, патшабикәләр аларны ашамый икән. Алтмыш укучының ел буе кишер суырып утыра алмавын аңлагач, әлеге канун гамәлдән чыгарылды чыгарылуын. Анысын да зурлап җыелыш җыеп, куллар күтәрттереп, дәлилләр китереп хәл иттеләр. Канун Бөекбританиянең үзендә кабул ителде диярсең.
Инде мондый «ярамыйлар»дан тәмам туйганнан соң, җиденче сыйныфлар бер бик тә яхшы план корды. Сыйныфны өлгереш ягыннан һаман артка өстери торган Шәмсинең ган Айдар ике минут эчендә Сингапурдагы үзгә кагыйдәләрне җыйды да сыйныфташларын «сөендерергә» ашыкты:
— Җиргә төкергәнгә — штраф, җәмәгать урыннарында тартканга — штраф, чүп ыргытканга — штраф, гөлгә су сипкәндә су түгелсә — штраф, сагыз чәйнәгәнгә — штраф, туалетта су агызмаганга — штраф... — Бу исемлекнең ахыры күренми иде... Җәй көне дә укыту программалары кертелә (димәк, каникул дигәннәрне онытырга туры килмәгәе), мәктәпләрдә укытучылар хәтта, әти-әниең кебек, «каеш ысулы»н куллана ала икән...
Шул рәвешле, патшабикә кануннарына тәмам ияләшеп беткәч кенә, мәктәп яңа режимга әзерләнә башлады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев