Өзелгән өметләр
Яз. Кабат язлар җитте. Яз табигатькә җан, җаннарга күңел күтәренкелеге өрүче.
Яз килүгә без – кошлардан да шатланучы бармы икән ул? Беләсезме, без бит туган якларыбызга кайтабыз. Туган якның зәңгәр күген иңләп очарга, урман-аланнарын кочарга, түгәрәк күлләрендә колач җәеп йөзәргә кайтабыз. Ә бу ел миңа аеруча кадерле.
Менә без тезелешеп туган як күгеннән очып барабыз. Күрәсезме, янәшәмдә минем өчен кадерле, якын, минем өчен генә яшәүче сөйгәнем канатларын җилпи. Мин аннан күзләремне ала алмыйм, ә ул карашымны тоя ахрасы, оялып башын читкә бора. Арада иң матуры, ап-агы, йомшагы ул бугай. Минем күзләремә бары ул гына күренә.
И-и, хисләремә бирелеп, туган якка кайтып җиткәнебезне дә сизми калганмын. Таныш күл, тирә-юнендә әле яңа гына борын төртеп килүче яшел үләннәр күренә. Суы бозлы булса да, җып-җылы.
Әһә, килдеңме, акыллым. Я инде оялма, мин бит сиңа яратып кына кагылам. Без бит хәзер синең белән бербөтен, серләребез дә уртак.
... Айлы төн. Түгәрәк күл өстенә ай, яктысы белән сукмак салган. Шул сукмактан йолдызлар төшкәннәр дә, күл тирәли тезелешеп утырганнар, безне күзәтәләр. Ә без гашыйк парлар үзебезнең тәүге сөюбезне бер-беребезгә аңлатабыз. Без канатларыбызны җәеп бер-беребезгә омтылабыз, аккошларга гына хас бию хәрәкәтләре белән күл өстендә йөзәбез. Син дә, мин дә төнге тынлыкны ярып: “ Кыйгак, мин сине яратам!“ – дип кычкырабыз.
Аккошлар без. Безнең йоннарыбыз гына түгел, җаннарыбыз да ак. Безнең ыруда “хыянәт” дигән төшенчә бөтенләй юк. Тәүге мәхәббәтебезгә гомеребезнең соңгы минутынача тугры кала торган җан ияләре без. Кешеләр парлашып гомер итә башлаганда да туганнары: “Пар аккошлар кебек яшәгез!” диләр бит. Безнең мәхәббәтебезне телиләр бит. Әлбәттә, шулай булган очракта гына, матур гаилә корып була.
Ләкин таң сызыла бугай. Йолдызлар да ай үзенең алтын келәмен җыеп алганчы дип, бер- бер артлы сукмак буйлап күккә менәргә ашыгалар.
Юандык, куандык, эшләр шактый, җырлап-биеп кенә дөнья бармый шул. Гаилә булгач, торыр йорт кирәк. Тырышып, тырышып оя корырга тотындык. Син дә, мин дә ботакларның иң шәбен, җайлысын сайлап, оя да ясап кудык. Синең ярдәм белән ояда ике йомырка да пәйдә булды. Бигрәк акыллы инде үзең. Туачак балаларыбыз өчен алдан ук кайгыртасың. Томшыгың белән көнгә ничә тапкыр барлап чыгасың син аларны. Барысы да исәнме, салкын түгелме, янәсе. Эх, яшиселәр алда әле. Бездән дә бәхетле парлар бармы икән бу җирдә!?!
... Аттылар, я Ходам, колагыма гына ишетелдеме соң, аттылар бит. Тагын кайсы бәхетсезенең гомере өзелде икән? Юк, юк, ул гына булмасын. Үземнең уйларымнан үзем куркам. Безнең оя ягында булды бит бу тавыш. Тизрәк, тизрәк. Туктале, бәлки минем колакка гына ишетелгәндер. Юк икән шул. Бетте, барысы да бетте. Җанымның яртысы гына түгел, бөтенләе белән бетте. Каян килә бу кешеләргә шушы кадәрле явызлык. Без кошлар урынында булсалар нишләрләр иде икән алар.
- Кадерлем, тор, күтәр инде башыңны, ач күзләреңне. Сабыйларыбыз,сабыйларыбыз, синнән башка якты дөньяга туа алмыйлар бит. Тор, дим. Юк, юк, үлмә, зинһар! Мин бит сине яратам.
Булмады, өметләр өзелде. Яшәүнең мәгънәсе калмады. Канатларым каерылды. Ялгыз канат белән очып булмый икән ул. Миңа хәзер нишләргә?
2009 ел.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев