Көмеш кыңгырау

Отличник

Магнитогорск шәһәрендә яшәгән бертуган апамның улы күптән Мәскәүне күрергә хыялла­на иде. —  Әгәр чирекне «дүрт»сез тәмамласаң, алып барам, — дип үз шартымны куйдым.

Малай ри­залашты.

Яңа ел алдыннан энемнең ничек укуын беле­шер өчен шалтыраттым:

—  Шуннан, бу чиректә уңышлар бармы? Нин­ди билгеләр алдың?

—  Абый ичмасам, бер «дүртле» дә юк, — дип җаваплады ул.

Мондый хәбәр ишетүгә шатлыгымның чиге булмады.

—  Вәт, маладис! Үземнең энем бит ул!.. Алай булгач, Мәскәүгә алып барам. Әйберләреңне җыя тор.

Шунда ук әнисе белән сөйләшеп, кирәкле до­кументларын да җибәрделәр. Иртәгәсенә вокзалга барып билет та сатып алдым.

...Менә без энем белән киң Мәскәү урамна­ры буйлап йөреп ятабыз. Ул шатлыгыннан сике-реп-сикереп ала. Адым саен фотога төшә. Кызыл мәйданга килеп җиткәч, ул соклануыннан беразга тын калды.

—  Шушы урынны гел телевизордан күрсәтә­ләр бит! Дусларыма шунда булдым дип сөйләсәм, ышанмый торырлар әле... — диде, авызы ерылып.

—  Менә шулай ул. Әгәр гел «бишле»гә генә укысаң, киләчәктә бөтен дөньяны урап чыгарсың әле. Отличникларга уңыш елмаеп кына тора.

Бу сүзләрне әйткәндә туганым өчен ниндидер шалык кичерә идем.

—  Ә кем отличник соң? — малайның апты­рашлы карашы миңа төбәлде.

—  Бәй, кем булсын инде, син! Үзең әйттең бит!

—  Мин алай дип әйтмәдем...

—  Ни-ч-е-ек? Ичмасам, бер «дүртле» дә юк дип сөенчеләгәнеңне оныттыңмы?

—  Анысы шулай... Физкультурадан һәм хезмәт дәресеннән — «бишле», ә калганнары — «өчле». «Дүртле»ләр чиреккә чынлап та чыкмады... Тик мин бит сине алдамадым. Отличникмын дип әйтмәдем бит...

Нәрсә дип әйтергә дә белми, Кызыл мәйданда шаккатып басып калдым.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: