Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Өмет яфрагы (Нәкыйп Каштанов)

Бибикамал әби авырып китте. Тәрәз төбендәге яраткан гөле сулгач, күңеленә дә шом керде.

—  Мин терелә алмам, ахры, балам, — диде ул беркөнне оныгына.

Алинә әбисенең хәлсез кулларын нәни учларына алды да:

—  Ник алай дисең, әбием? Узган ел да авырган идең, терелдең бит, — диде.

—  Гөлем сулгач, өметем өзелде бугай инде, кызым. Әниемнән калган гөл иде ул. Моңа кадәр чүлмәкләрен алыштырып, һәрвакыт яңартып тордым мин аны, бер дә корырга ирек бирмәдем. Узган ел да, туфрагын алыштырып, яңа чүлмәккә күчереп утырттым. Туфрагын бакчадан гына алган идем шул, әллә шул ошамады. Башка елларны урман­га барып, каен төбеннән ярмалы туфрак алып кайта торган идем. Әнә бит яфраклары саргаешып салынып төшкән. Син дә, Бибикамал, шулай сулырсың дип әйтүе микән?..

—  Син, әби, алай сөйләмә әле, — диде Алинә. Үзенең күзләреннән яшь бөртекләре атылып чыкты. Бер мизгелгә авылдагы өйләрен әбисез күз алдына китерде ул. Күршедә дә андый буш йорт бар. Такталы тәрәзәләре урамнан үткән саен күңелгә шом сала.

—  Әниеңә телеграмма сугасы булыр, кызым, — диде Бибикамал әби, оныгының уйларын бүлеп. — Бар мәшә­катьләрем синең өстеңә төшә: өйне дә җыештырасың, чәй дә кайнатасың, тавыкларны да карыйсың.

—  Бер авырлыгы юк, әбием. Син терел генә. Барысын да йөгереп эшләрмен. Әле телне йотарлык итеп ашарга пеше­рергә дә өйрәнәсем килә. Казанга кайткач, әниемә пешереп күрсәтермен.

Бибикамал әби елмайды:

—  Терелсәм өйрәтермен, кызым. Аш та салырсың, кой­мак та пешерерсең, кош теле ясарга да өйрәтермен, Алла боерса. Бик яратасың бит син кош телен. Бар, кызым, ип­тәшләрең белән уйнап кер.

Алинә, сандык өстендә торган чиләге белән көрәген алып, ишеккә юнәлде.

Юк, уйнарга җыенмый иде ул. Урамга чыгу белән, аргы очка йөгерде. Инде авылны да чыкты, ферма турын да узды. Юлда утырган кара этне күреп кенә туктады. Озын йон арасыннан күзләре чак кына шәйләнгән бу этне бер дә очратканы юк иде Алинәнең. Актырнак та, Сарбай да, Джон да түгел бу. Алинә аны урап узмакчы булды, читкә чыкты. Әмма йөнтәс эт кабат аның юлына төште. Озын те­лен чыгарып, еш-еш сулап, каршысына ук килеп утырды. Алинә куркып калды, артка чигенде.

—  Әй, кара эт, кит юлымнан, — диде ул усал тавыш белән.

Эт кымшанмады да.

—  Кулымдагы көрәгемне күрмисеңмени?!

Эт, башын әле уңга, әле сулга кыйшайтып, һаман карап торуын дәвам итте.

Күлмәк кесәсендә кәнфите барлыгы исенә төште Алинә­нең. Тавышын йомшата төшеп:

—  Ашыйсың килгәндер әле синең, — диде дә этнең ал­дына кәнфит ыргытты. Кара йөнтәс эт кәнфитне иснәмәде дә, сыртындагы йонын кабартып ырылдап кына куйды.

Алинәнең тез буыннары калтырый башлады. Авылга ки­ре кайтып китәр иде, хәзер үк урманга барасы бар. Кызчык, күзләрен йомып, әбисе өйрәткән доганы укый башлады.

Шул чагында ферма ягыннан тавыш ишетелде:

—  Карабай! Карабай! Туплаудан көтүне кузгат! Алинә күзен ачты.

Эттән җилләр искән иде.

Урман фермага терәлеп үк тора. Урман авызында, юлны бүлеп, инеш агып ята, тик күпере дә, басмасы да юк үзенең. Әбисе белән җиләккә йөргәндә, ул инеш аша күп тапкыр­лар чыкканы бар Алинәнең. Менә хәзер дә сандалиларын салыр да, таштан ташка баса-баса, аргы якка үтәр. Алинә, сандалиларын тотып, суга кермәкче генә иде, таш өстендә утырган баканы күреп, туктап калды. Алинә басасы ташта утырмаса, урын беткәнме инде аңа?

Бакалардан курка иде Алинә. Әбисе белән базга төшкәч, бәрәңге дип, ялгыш гөберле бака тотты ул бервакыт. Менә шул исенә төшеп, бар тәне эсселе-суыклы булып китте.

—  Әй, яшел бака, кит юлымнан, — диде Алинә ялвару-лы тавыш белән.

Бака үз эше белән мәшгуль иде, озын камчы телен чы­гарып, очып барган чебенне ялмап алды.

—  Кулымдагы көрәгемне күрмисеңмени?! — диде Али­нә, усаллана төшеп.

Яшел бака тагын бер чебенне кабып йотты.

Алинә, баканың таш өстеннән китәргә уйламавын күреп, инешне башка урыннан кичеп чыгарга булды. Монда кал­кып торган ташлар юк иде, су өсте караңгыланып тора, төбе күренми. Алинә бер-ике адым атлауга, билдән суга чумды.

Йөрәге жу итте. Әмма урманга керү теләге шундый зур иде, үзе курыкса да, аяклары алга атла­ды. Ал инә йөзә белми иде. Тагын бер адым атласа, ул йә батачак, йә, су саегып, аргы якка чыга­чак. Алинә, күзләрен йомып, та­гын әбисе өйрәткән доганы укый ,^ башлады һәм алга атлады. Су ияк­кә җитте дә саега башлады. Бер минуттан Алинә аргы ярда иде инде.

Атна уздымы-юкмы, Алинә урманнан каен төбеннән алып кайткан ярмалы кара туфракка күчереп утырткан гөл сыңар яфрак ярды. Бибикамал әбинең күзләрендә өмет чат­кысы кабынды.

—  Болай булгач, яшим әле, — диде ул, куанып. — Рәх­мәт сиңа, кызым.

—  Үзеңә рәхмәт, — диде Алинә. — Син дога өйрәтмәгән булсаң, урманга барып җитә алмаган булыр идем, инештә дә батып калган булыр идем.

—  Нинди бату ул тагын?! — дип эләктереп алды Алинәнең Казаннан ялга кайткан әнисе.

—  Инеш аша чыкканда, бакадан куркып, тездән суга баттым, — диде Алинә һәм әбисенә хәйләкәр генә күз кысты...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев