Көмеш кыңгырау

Яр Чаллы шәһәре

Әдәби сәхифә

Өмет

Көтә көчек. Дөньяда бик аз яшәгән шул әле ул: җирдә хыянәт барын белми.

Җирдә көз тантанасы. Муллык, иминлек.

Җәй буе табигать кочагында яшәгән кешеләр, дача­ларын калдырып, шәһәрдәге квартираларына күченде­ләр. Җәйге йортларның аркылы-торкылы такталар бе­лән томалаган тәрәзәләре: «Безне тагын ялгыз калдыр­дыгызмы?»—дигән кебек, моңсу бер сабырлык белән узгынчыларга текәләләр. Кышкы озын төннәрдә, кояш­сыз салкын көннәрдә нәүмиз булып алар хуҗаларын көтәчәкләр. Йортлар тирәсендә хәтта чыпчык очканы да күренми. Кешеләрнең бу канатлы юлдашлары, көз җи­теп, дачалар бушап калуга, «без кемнән ким» дип, шәһәр­гә әйләнеп кайталар һәм кышка ояларын тәртипкә ките­рергә керешәләр. Кешеләргә якынрак булуың хәерле...

Бакча тып-тын. Әтрафта бер җан иясе күренми. Юк, алай түгел икән. Әнә, як-ягыннан үрмәкүч тәпиләре кебек электр чыбыклары сузылган багана башында са­ескан утыра һәм, башын бора-бора чыркылдап, бакчада кемнеңдер булуын хәбәр итә.

Иренеп кенә кар ява. Кар тәңкәләре җиргә төшеп җитәр-җитмәс эреп юкка чыгалар. Бу әле болай, юри генә төшкән кар бөртекләре. Кышның тәүге хәбәрчеләре. Бала-чага  чыр-чуыннан,   өлкәннәр  ыгы-зыгысыннан бушап калган бакчада үз вазифасын җиренә җиткереп үтәүче бер җан иясе бар — ул әле язын гына дөньяга килгән салпы колаклы сары көчек. Ул сырлап-бизәкләп эшләнгән ике катлы дача йортының ишеге төбендә, алгы аякларына башын куеп яткан да, сабыр гына хуҗаларын көтә.   Юл  ягыннан  шылт  иткән тавыш ишетелсә дә, ярсулы өмет белән сискәнеп, башын күтәрә, ымсынып куя. Аннары үзенең ялгышуын, хуҗаларының әлегә килеп җитмәвен аңлап, тагын сабыр гына көтә башлый. Көтә көчек. Килер хуҗалары, килмичә калмас, җәй буе иркә­ләп кенә үстерделәр ич алар аны. Көтә көчек. Дөньяда бик аз яшәгән шул әле ул: җирдә хыянәт барын белми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев