Өй иясе
Өй иясе, өй иясе, син кайда? Сине алырга килдек...
Роза апаның Рифкать исемле тыңлаучан, акыллы малае бар. Шул малай, яңа өйгә күчкәч, тыңламас, шук малайга әйләнде. Тыңламас малайны вакытында ашатып та, йоклатып та булмый. Әйткән сүзне дә ишетми.
Чираттагы ял көнендә аларга кунакка Фатыйма әби килде. Оныгын сагынып килгән. Рифкать тә ярата әбисен. Әбисе аны яратып-сөеп кенә тора, килгән саен, Рифкать яраткан тәмле әйберләр кыстырып килә. Оныгының тәртипсезләнеп китүен ишетеп, әби борчылып куя. Сәбәбен эзләп уйлана башлый. Ни өчен алыштырып куйган кебек булган әле Рифкатьләре?
Фатыйма әби Рифкатьнең әтисеннән:
— Сез, Булат улым, яңа өйгә күченгәндә, өй иясен иске йортта онытып калдырмадыгызмы икән? - дип сорый. — Өй эчендә нидер җитмәгән кебек. Сизәсеңме, улым?
Улы як-ягына каранып алгач:
— Әни, без ул турыда уйламадык та, — ди, гаҗәпләнеп. — Дөрестән дә, яңа өйгә күчкәч, өйдә нидер җитмәгән кебек.
— Өй иясен яңа өйгә ияртеп кайту ул бит безнең гореф-гадәт. Гореф-гадәт ул — тәртип сакчысы. Тәртипсез кеше сансыз. Һичшиксез, улым, аны алып кайтырга кирәк. Адашып йөрмәсен. Өй иясе өйдә булса, өй эченә нур керә, — ди Рифкатьнең әбисе.
Роза апа каенанасының сүзен ишетүгә, иренә:
— Булат, әни бик дөрес әйтә, әйдә, өй иясен барып алып кайтыйк, — дип җыена башлыйлар.
Шулай тиз генә җыелышып, дүртәүләшеп, өй иясен алып кайтырга чыгып та китәләр. Үзләре белән себерке алалар. Өй иясен себеркегә утыртып кайтырга кирәк, имеш. Рифкать әбисеннән сорый:
— Әби, ни өчен өй иясен себеркегә утыртып кайталар?
Әбисе:
— Себерке бит өй эчен чиста тоту өчен кирәк. Өй иясе өйдәге чисталыкны ярата. Өй иясе шул себеркедә яши дигән ышану бар. Ул үзе күзгә күренми, әмма өй эчен тыныч, чиста тота дип сөйлиләр. Ә чиста өй нурлы була.
Менә алар иске өйләренә килеп җитәләр. Әбиләре шунда ук, үз кулына себеркене алып: «Өй иясе, өй иясе, син кайда?
Сине алырга килдек.
Синсез өйгә нур сеңми, нур керми.
Сүзләр сүзгә туры килми.
Кыек-мыек әйтелә.
Син булганда, өйдә нур.
Син булганда, өй хозур», — дип, өй почмакларын себерке тотып әйләнеп чыга. Аннары Рифкатькә: «Улым, хәзер син себеркегә атланып, өй иясен алып кайтасың, ә без синең арттан кайтабыз», — дип, малайга себерке тоттыра. Рифкать, әбисеннән себеркене алып, аңа менеп атлана да йөгерә-атлый өй иясен алып кайта. Өйгә җыелышып керәләр. Әбисе, себеркене алып:
— Өй иясе, өй иясе,
Җылы урының почмакта;
Почмактан өйне бакмакка.
Өйнең нуры булмакка.
Булсын эш матурлыкта,
Бер-береңне тыңламакта, – дип, себеркене почмакка куя.
Аннан соң, бөтенесе бергә утырып, күчтәнәчләр белән чәй эчәләр. Чәй эчеп алгач, әбисе өстәлне җыештыра башлый. Рифкать, идәндә тузан бөртекләре күреп, урыныннан тора да әнисенә:
— Әни, мин идәнне җыештырып алам әле, — ди дә, почмактан себерке алып, идән себерә башлый. Карават астын себергәндә, көмеш акча килеп чыга. Рифкать акчаны кулына алып гаҗәпләнеп куя һәм әнисеннән:
— Әни, идән себергәндә, көмеш акча таптым, син акчаңны югалтмадыңмы?- дип сорый. Әнисе:
— Юк, улым, югалтмадым, әтиеңнең дә акча югалтканы юк, — ди.
Рифкатьнең әбисе акчаны кулына алып, әйләндереп-әйләндереп карый да:
— Улым, өй иясенең сиңа бүләге бу, — ди. – Саклап тот. Уңган булсаң, сүз тыңлаган кешегә өй иясе якты йөз белән карый, — дип, сүзен төгәлли.
Менә шуннан соң, күз тимәсен, үзгәрде Рифкать. Бөтен нәрсәне тырышып эшли. Өй иясе, чынлап та, ярдәм итте микән әллә?
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев