Көмеш кыңгырау

Очты, очты...

Кәримәнең үзе өчен бик җайлы гадәте бар: берәр нәрсәгә әнисеннән рөхсәт алырга кирәк булса, аның иң ашыккан, вакытсыз чагын сайлый.

Анда инде әнисе күп уйлап тормый, я шунда ук риза була, яки «юк» дип кырт кисә. Алай да чигенми Кәримә. «Юк» дигән бер сүзгә ун сүзне алдан ук әзерләп куйган була. Бүген дә шулай итте. Әнисе ишектән чыгам дип торганда гына:

—  Кинога барыйм әле? — дип сорады.

—  Таһир белән Заһирны кая куясың?

—  Хәтимә әбигә кертермен.

Хәтимә әби күрше карчык. Эшкә дә, кинога да ба­расы юк инде аның. Телевизор карый-карый да туеп беткәндер. Таһир белән Заһир керсә үзенә дә күңелле булыр. Озакка түгел бит. Киносы сәгать ярым барса, клубка йөгереп бару белән йөгереп кайтуга ярты сәгать китсә, ике сәгатькә генә түзәр әле. Шулай дип әйбәт­ләп аңлаткач, әнисе озак уйлап тормады, тиз күнде тагын.

—  Алдан кереп сора, алып калырлык булса, барыр­сың.   Тамакларын  туйдырып  кертергә  онытма, — диде.

Кәримәнең әнисе дә кызына кушасы эшләрен кич­тән үк әзерләп куйган диярсең, вакыты ни тыгыз булса да исеннән чыгармады:

—  Идәнеңне ю. Кыяр белән суганга су сип, — дип тә өстәде.

Эшләмиме соң инде Кәримә. Йөгерә-йөгерә, җырлый-җырлый эшли инде ул аларны. Әле вакыт та бик күп. Идәнне ике кат юып, кыяр белән суганга өч кат су си­беп чыгарга була.

Апалары кычкырып, тиргәп тормаганда Таһир белән Заһирга да рәхәт иде. Ул китап укып утырган арада урындыкларны әйләндереп машина иттеләр дә буяулы идәннең бер башыннан бер башына чабышалар гына. Таратып ташламаган әйберләре калмады. Миски кап­качлары машина тәгәрмәче булды, апаларының мәк­тәпкә йөри торган сумкасы автобус тукталышына әй­ләнде, идән себеркесен юл буендагы агач иттеләр. Шу­лай кызып кына уйнаганда Таһирның автобусы Заһир­ныкына бәрелеп авария булды. Иң элек автобус «тукталышы» авып төште, аннары миски капкачлары шал­тыр-шолтыр килеп тәгәрәп китте.

Китабыннан башын күтәреп сәгатькә карап алмаса, Кәримәнең идәндәге бу тәртипсезлеккә ул хәтле үк ачуы чыкмас иде әле. Вакыт ни арада үткән, әле генә утырган кебек иде бит, инде кино башланырга да сәгать ярым гына калып бара. Ә бу базарны җыяр өчен үзенә генә дә ике сәгать кирәк.

—  Хәзер үк җыегыз! Бөтенесен дә җыеп алыгыз! Күземә күрсәтмәгез! — дип, аяк тибеп кычкырды ул энеләренә.

Ике урындык арасына кулы кысылган Заһир бик тәмләп, кычкырып еларга дип авызын ачкан җирдән шып туктады. Таһир да урындыгын урынына мыштым гына утыртып куйды.

Шуннан соң алар икәү бергә диван почмагына сые­нып, апаларының идән юганын карап тора башладылар. Малайлар үзләре тараткан әйберләрен тиз генә җыеп куярга өлгергәннәр иде инде. Ә калганнарын Кәримә апалары аерым алып торасы итмәде, соңыннан тәртип­кә китерермен дип, ишеккә таба тондыра башлады. Иң элек карават янына идәнгә җәйгән бәләкәй палас җилфердәп барып төште. Аннан күтәрелгән тузан ма­лайларның борынын кытыклап, икесе берьюлы төчке­реп җибәрделәр. Карават астында Заһирның агач мыл­тыгы ята иде. Аңа да чират җитте дип торганда, апала­ры алай ук эчкә үреләсе итмәде, юеш чүпрәген карават аяклары тирәсеннән генә чолгап алды. Ә сәгать баш очына бәләкәй чүкеч белән бәргән кебек текелди дә текелди:

—  Ва-кыт... ва-кыт... ва-кыт... ва-кыт...

Кәримә ашыга, кулы кая, нәрсәгә тигәнен дә карап тормый. Әтисенең өйдә кия торган йомшак башмакла­рын очырып җибәрде, электр үтүген тибәм дигәндә генә ватылыр дип уйлады ахры, тыелып калды, идәннән йолкып алгандай итеп күтәрде дә дыңгылдатып өстәлгә утыртты. Ишек төбенә җитә-җитә очышлар кү­бәйде. Таһир белән Заһирга боларны карап утыруы кызык иде. Апаларының үзенең дә сумкасы бусагага шапылдап килеп төшкәч, Таһир түзмәде:

—  Очты, очты, сумкалар очты!— дип куйды. Апасын үртәп әйтүе түгел иде аның. Таһир белән Заһирлар балалар бакчасында шундый уен уйныйлар. Тәрбияче апалары: «Очты, очты, каргалар очты», — дип әйтүгә барысы берьюлы кулларын күтәрәләр. Тәр­биячеләре кайчагында оча алмый торган әйберләрне дә әйтә, Таһирлар барыбер кулларын күтәрәләр. Апа­лары андый әйбер очмый бит дип әйткәч, җыйнаулашып көләләр. Кызык уен. Таһирның Кәримә апасын да шулай көлдерәсе килгән иде, ә ул әнә... күзен генә акайтып карады. Таһир үпкәләде:

—  Әнигә әйтәм, үзең китап укып утырдың да хәзер безне ачуланасың, — дип шыңшый башлады. Аңар Заһир кушылды.

Ә сәгать ашыктыра: Ва-кыт! Ва-кыт! Ва-кыт!

Инде идән дә юылып бетте. Өйдән чоланга, чоланнан ишек алдына очып чыккан әйберләрне Кәримә бер читкә җыеп куйды. Аның уенча ашыгыч түгел, я кино­дан кайткач, я иртәгә барысын да рәтләп куярга мөмкин. Суган белән кыярга да су сибелде. Ике кат ук булмады булуын, бер катына да төшкән җиренә төш­те, төшмәгәненә юк. Ул хәтле су нәрсәгә, төнлә кояш кыздырып тормый ла, көндез генә эчәсе килә ул, дип уйлады Кәримә. Кое янында әйбәтләп юынды, өйгә ке­реп өс-башын алыштырды, чәчен тарап үрде, инде бө­тен эш бетте, инде Хәтимә әбигә кереп чыгасы гына калды. Анысын хәл кылынган эш дип саный иде ул. Заһир белән Таһирны ярата Хәтимә әби, — йомыш белән кергән саен аларга бөрмә билле күлмәгенең тирән кесәсеннән я җимеш, я конфет алып бирә.

Шулай да Кәримә иртәрәк тынычланган булып чык­ты. Күрәселәренең иң үкенечлесе алда икән әле. Ник дисәң, менә кайчаннан бирле туфлиләрен таба алмый җәфалана. Кайдан гына эзләмәде ул аларны, үзе чы­гарып аткан әйберләрне дә кире таратып карады. Әнисе булса җир йоткан дип әйтер иде, беркайда юк туфлиләр. Кәримә әнисенең туфлиләрен дә киеп карады, аягын бөгәрләп тыгарлык булды, алай да сыйдыра алмады. Бармакларны кисеп атасыңмыни, кай арада үсеп киткәннәр. Аптырагач иске-москы әрҗәсеннән киеп ташланган иске туфлиләрен эзләп алды.  Берсенең аркылы бавы өзелгән икән. Үкчәләренең ямьшәйгәнен күреп тормаслар әле, аякка юк дип кинога бармый калырмыни инде ул. Икенчесенең дә бавын йолкып ат­саң, киярлеге бар.

Кәримә сыңар туфлиенең аркылы бавын бер тарт­ты, ике тартты, бирешмәде бау. Пычак я кайчы алып кисеп кенә төшерәсе иде дә бит, ашыккан чагында башыңа андый акыллы уй киләмени ул? Кыз бөтен көченә өченче тапкыр тарткан иде, туфлинең өслеге таба­ныннан аерылды да чыкты. Утырып еласы гына калды Кәримәгә. Үч иткәндәй, бая тынып торган сәгать тавы­шы тагын колагына килеп керде:

—  Бет-те! Бет-те! Бет-те!

Фермадан кичкә савымны тәмамлап әниләре кай­тып керде.

—  Кара! Сез өйдәмени? — дип сорады ул, гаҗәплә­неп.                                                         

Җавап бирүче булмагач кызы янына утырып, иңен­нән кочып алды да аның шешенеп беткән күзләренә ка­рады.

— Ни булды?

—  Берни дә булмады...

Кәримә кырт борылып әнисенең кочагыннан чыкты, авызын бүлтәйтеп читкә карап утыра башлады.

—  Аның туфлиләре югалды.

—  Ул безне ачуланды. Туфлине табып бирегез, дип әйтте.

Әйтеп калырга ашыккандай берсен-берсе бүлә-бүлә сөйләгән улларын кызның әнисе ишегалдына чыгарып җибәрде.

—  Әләкләргә өйрәнеп тормагыз әле, барыгыз, бар, уйнап керегез.

Таһир белән Заһирның уйныйсылары килми иде. Уйныйсы түгел, сөйләшәселәре дә килми иде аларның. Малайларның инде күптәннән бирле ашыйсылары ки­лә, курыкканга күрә генә Кәримә апаларыннан сора­мыйча түзгәннәр иде. Әниләре чыгарып җибәргәч ерак китмәделәр, баскыч төбенә чыгып утырдылар. Су буен­нан үрдәкләр кайтып керде. Кайта-кайта аларның да карыннары ачкан күрәсең, малайларны күргәч йөгереп килделәр. Таһир аларга бармак башы хәтле кирпеч кисәге аткан иде, җыйнаулашып шуның артыннан йө­ерделәр, алданганнарын белгәч, үпкәләделәр, бак-бак-бак, дип лапаска табан юнәлделәр, каршыларына чыккан Алабайдан куркып, тагын да яман бакылдашып, як-якка сибелделәр. Алабайның исә туймас корсаклар­да эше юк, бик олы эш башкарып йөргән чагы иде. Кәримәнең лапаска очып төшкән туфлиләрен тапкан ул. Шуның берсен эләктереп малайлар алдына килеп басты.

—  Таһир, кара әле Алабайны, — дип кычкырды За­һир, шатланып һәм гаҗәпләнеп.

—  Апаның туфлие бит бу, — диде Таһир һәм Ала­байны муеныннан кочаклап алды. Күңеле булган эт туфлинең икенчесе артыннан чапты.

—  Апа, Кәримә апа, туфлиең табылды, Алабай та­бып китерде, — дип, Таһир белән Заһир урыннарыннан сикереп тордылар.

Әгәр шушы малайлар урынында Кәримә үзе булса: — Очты, очты, кинолар очты, — дип аларны үртәргә дә күп алмас иде. Кечкенә шул әле Таһир белән За­һир, әле алар шатлана гына беләләр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: