Көмеш кыңгырау

Оча торган Кар бабай

Башкортостаннан яшь язучы Айгөл Гилаҗетдинова яза.

Мин Чиләбе өлкәсендә туып үскәнмен. Башкортостанда Рәсәй ислам университетында укыдым, хәзер Башкортостанда, Каридель районында яшим. Балаларга дип шигырьлар, әкиятләр, хикәяләр язам. Бу әле язуда беренче генә адымнарым. Аларга карата иллюстрациялар да ясыйм. Быел «Проба пера» дигән бәйгедә өченче урын алдым.

 

Балалар ишегалдында кар бабай ясадылар. Башына төпсез бидрә кидерттеләр. Куллар урынына тал ботакларын кадап куйдылар. Күзләр урынына күмер куйдылар, ә танау кишердән булды.

Балалар уйнаганнан соң өйгә кереп киттеләр. Ә бәләкәй эт Муйнак кар бабай янында шатланып йөгереп йөри.

– Миңа дус булды! Ав! Ав! Кар бабай!

– Кем монда бар? – дип уянып китте Кар бабай.

– Бу мин! Муйнак!

– Ә мин кем?

– Ә син – Кар бабай! Сине балалар кардан эшләделәр. Әйдә, дус булайыҡ!

– Әйдә! – ризалашты Кар бабай. Һәм шул көннән башлап алар дус булдылар.

Бер көнне эре итеп кар яуды.

— Менә матур! Нәкъ бәләкәй ак бал кортлары кебек! – диде Муйнак.

– Әйе, бик матур, – дип ризалашты Кар бабай. – Минем шушы кар бөртекләре кебек... юк... болытлар кебек очасым килә!

– Синме? Кар-кар-кар! – дип көлде карга.

– Нигә көләсең? Ул бит кардан эшләнгән, ә кар болыттан төшкән. Димәк, ул да бер көнне очып килгән. Димәк, ул оча ала! – дигән Каргага Муйнак.

– Булса ни! Кар бөртеге кара нинди җиңел. Ә ул хәзер Кар бабай! Ничек ул хәзер очсын? Ул кош түгел! Канатлары юк! – дип ачуланды Карга.

Карга очып килеп Кар бабайның бидрәсенә утырды.

– Ә менә мин кош! Мин оча алам! – диде Карға һәм Кар бабайның кишерен алып та китте.

– Танавым... – дип пошынды Кар бабай!

– Бир танавын! Бир! Ав! Ав! – дип йөгерде Карға артыннан Муйнак.

– Бирмәйем! Мин ачыктым, кишерне хәзер чокып ашайым! – диде Карға абзар башына утырып.

Балалар тышка чыккач, кишернең юк икәнен күреп алдылар, һәм кишер урынына боз-танау куйдылар. «Менә танау булды! Менә танау булды!» – дип шатланды эт.

– Менә хәзер алып кына кара! – диде Муйнак Каргага.

– Ә мин боз кимермәйем! – дип үпкәләп очып китте Карға.

Бер көнне буран башланды. Шул тиклем нык буран, хәтта Кар бабайның бер кулын очырып та китте. Буран басылгач Муйнаҡ оясыннан чыгып Кар бабайга уйнарга йөгерде.

– Ә кайда кулың? – дип аптырап китте Муйнак.

– Очырып китте... – диде моңсу гына Кар бабай.

– Хәзер мин аны табам! – диде Муйнак һәм иснәнә башлады. Бер кар өеменә килеп, аны казырга тотынды.

– Таптым! Менә кулың! – дип эт Кар бабайның кулы урынына ботакны тыгып куйды.

– Рәхмәт сиңа, дустым!

Озакламай яз килде. Күктә кояш ныграк кыздыра башлады.

– Яз килде! Яз килде! – дип шатланышты тургайлар.

– Әйе. Яз килде! – дип алар белән бергә шатланды Муйнак. – Кара,  ничек кояш кыздыра башлады.

– Әйе, кыздыра! Хәтта тирләп чыктым... – диде Кар бабай һәм эри башлады.

Муйнак дусты янына килеп һәр көн орыша иде:

– Карап торам әле сиңа. Көннән-көн ябыгасың, әнә, танавың да мөлдерәгән. Нәрсә булды сиңа, чирләп киттең мәллә?

– Үзем дә белмәйем, дускай... – дип моңсу гына җавап бирә иде Кар бабай.

Бер ничә көннән Кар бабайның эзе дә калмады – эреп бетте. Урынында бидрәсе һәм ике тал ботаклары ятып калдылар. Муйнак йөгерә-йөгерә Кар бабайны эзли башлады.

– Кар бабай! Кар бабай! Ав! Ав! Син кайда?

– Өскә кара! – дигән тавыш ишетте ул.

Эт башын күтәреп күккә караса, анда болытлар йөзә. Болытлар арасында Кар бабайны күреп алды ул. Кар бабай кулын болгап кыскырды:

– Мин очам! Күрәсеңме? Мин икенче елга сиңа тагын килермен! Сау бул, дус!

– Сау бул! Мин сине көтәрмен! – диде аңа Муйнак. Һәм җиргә чокыр казып, ятып калган тал ботакларын шунда салып куйды. Икенче елга кирәк булыр әле!

Һәр көн Муйнак дустын сагынып Кар бабай торган җиргә килә иде. Бергә уйнаганнарын, бергә хыялланганнарын исенә төшерә иде ул. Шулай итеп яз азагында ни күрсен: чокырга казып калдырылган ике тал ботагы үсеп чыкканнар! Һәм яшел яфрак ярганнар.

– Кара син аны! Яхшы дустан ахырда яхшылык кала икән! – дип уйлады Муйнак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: