Нәни кунаклар
Ишектән карга баткан өч малай килеп керде.
Әби-бабасы белән исәнләшкәннән соң, Ралиф чаңгыларын стенага сөяде Рузил чанасын коридор түренәрәк этеп куйды, ә Рамил кулындагы тимераякларын ишек төбенә атты. Гадәттә шау-гөр килгән ташбашлар бүген никтер бик тын иделәр. Әбисе белән бабасы моны шундук сизеп алды.
Малайлар бер сүз әйтмичә чишенделәр һәм, кулларын юар өчен, юыну бүлмәсенә кереп киттеләр. Аш өстәле янына килеп, урындыкларга утырышкач, бабалары малайларның аркаларыннан сөйде, хәлләрен сорашты. Аның күптәннән оныкларын күргәне юк иде. Әмма малайлар ачылып китмәделәр, бер-берсен күрмәмешкә салышып, тик үзалларына карап утырдылар.
Әбиләре шул арада чәчәк бизәкләре ясалган тәлинкәләргә кайнар пилмәннәр салды. Балаларның күңелләрен күрим дип, яшел тәмләткечләр дә сипте.
Әби-бабасы оныклары белән нәрсә булганын белергә бик теләсә дә, малайлар серне чишмәделәр, шулпага өрә-өрә, пилмәннәрен ашадылар. Аннары, рәхмәт әйтеп, өчесе өч бүлмәгә таралдылар.
Ралиф залда телевизор карарга утырды. Рузил, ял бүлмәсенә кереп, компьютер кабызды. Рамил коридорда туп тибә башлады. Бераздан «Гол!» дигән тавыш бүлмәләрне яңгыратып җибәрде, нәрсәдер идәнгә килеп төште. Бабалары аш бүлмәсеннән йөгереп чыкканда, туп аның колак яныннан ук сызгырып узды.
— Тот, бабай!
Бабасы идәндә тәгәрәгән тупны иелеп алды да:
— Улым, Рамил, тузан чыгармыйк. Үзеңә тынычрак бер шөгыль тап әле, — дип, аш бүлмәсенә кереп китте.
Рамилнең кәефе тагын да ныграк кырылды, ул зал ягына борылды. Ралиф бүлмәдә, онытылып, мультфильм карый иде. Рамил, диван читендә яткан пультны эләктереп, кара төймәгә басты. Мультфильмны футбол матчы алыштырды.
— Куй мультфильмны! — Ралиф, борынын мышкылдатып, пультка үрелде.
Рамил сикереп торды да матур гөл үсеп утырган кечкенә өстәл янына килеп басты. Ралиф, пультны алыйм дип, ялгыш Рамилгә бәрелде. Шунда көтелмәгән хәл булды: өстәлдәге гөл идәнгә килеп төште, келәмгә кап-кара балчык чәчелде. Бу — әбиләренең иң яраткан гөле иде.
Рамил тиз генә балчыкны чүлмәккә тутырырга кереште. Ралиф аңа булыша башлады. Рамил торды да: — Әбинең чүлмәге синең аркада ватылды. Син гаепле! — дип кычкырып җибәрде. — Машиналарыңны да уйнарга бирмисең. Гел үзең генә уйныйсың!
Ралиф түзмәде:
— Син уенчыкларыңны ватасың. Бөтенесен ыргытасың, үз урынына куймыйсың, — диде.
Мондый тавышны ишетеп, Рузил, аннары әбисе белән бабасы залга чыктылар. Рузил, абыйларын дуслаштырырга теләп, яннарына якынлашты, әмма абыйлары аны күрмәделәр дә, һаман бәхәсләштеләр. Малайлар янына сиздермичә генә килгән әбиләре:
— Буялмагыз, балалар! Барыгыз, китап укыгыз! — дип, малайларны күрше бүлмәгә озатты. Кара балчыкны гөл савытына салды. Тузан суыргычны алып чыкты һәм келәмне чистартырга тотынды.
Бабалары малайлар янына күрше бүлмәгә керде.
— Балалар, нәрсә булды? Сөйләгез әле. Авызыгызга су капкандай тормагыз.
Ралиф алгарак чыкты да:
— Рамил миннән, уйнарга дип, машина сорады. Ә мин бирмәдем, чөнки ул үзенең уенчыкларын ватып бетерде. Хәзер инде...
— Аңлашылды, — дип туктатты аны бабасы. — Егетләр, алай ярамый. Туганнар бер-берсенә гел булыша, һәрвакыт ярдәм итә. Сиңа, Ралиф, машина белән ничек уйнарга кирәклеген Рамилгә күрсәтергә генә кирәк. Ул — бик аңлы малай. Туп белән әнә ничек яхшы уйный.
Рамилнең кәефе күтәрелеп китте. Ул алгарак чыкты да:
— Мин машина белән бик сак уйнармын, — дип, Ралифка кулын сузды.
Ралиф белән Рамил кул кысышты. Рузил, сөенеп, абыйларын кочаклап ук алды. Шулай дуслаштылар.
Бүлмәдән чыгып, малайлар әбиләренә булышты. Көлешә-көлешә, тәмләп чәй эчтеләр. Бүлмәләр нурланып киткәндәй булды.
Рузил белән бабасы шашка уйнады. Рамил белән Ралиф, диванга җәелеп яткан килеш кочаклашып, кино карады.
Кунаклар соң гына йокларга яттылар. Юрган астына кергәч:
— Әби! Иртәгә өчпочмак пешерерсең әле, яме! — дип йокыга киттеләр.
Әбиләре:
— Үзегезне тәртипле тотсагыз, өчпочмак та пешерермен, чия компоты да кайнатырмын! — дип, утларны сүндерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев