Көмеш кыңгырау

Ник очрадың юлларымда?

Көтмәгәндә-уйламаганда килеп керде ул минем тормы­шыма.

Минем өчен дөньяның асты өскә килгән көннәр иде. Күземә бар нәрсә шыксыз, мәхәббәтсез булып күренә иде. Беркем белән дә күрешер, аралашыр теләгем калмады. Әллә кайларга китеп югаласым, онытыласым килде. Мәктәпкә юлны әнием вафатыннан соң ук оныттым. Күп вакытымны болында йә су буенда үткәрдем. Олы хәсрәт бөтен барлыгымны биләп алган иде. Өйгә йокларга гына кайта торган булдым. Анда да әтине күрмәскә, сүз катса, ишетмәскә тырыштым.

Мин аларның икесен дә тормышымнан сызып ташларга карар кылдым.

Икесен дә... Икенчесе институтны яңа тәмамлап, мәктәпкә чит телләр укытырга җибәрелгән Салисә иде.

Салисә... «Апа» дип әйтергә телем әйләнми минем аны. Әниемнең үлеменә ул гына сәбәпче икәненә иманым камил.

Ул сәбәпче... Әтидән кала, билгеле. Күп нәрсәне аңлап җиткермәдем шул мин. Әтинең: «Читтән торып укырга керергә җыенам, немец теле өйрәнергә йөрим», — дигән сүзләренә ышандым.

Беркөнне әти минем белән сөйләшергә азапланды.

—  Әниең авырып үлде, кызым, — диде.

Йөзе нинди булгандыр, карамадым. Тавышы калтыранып чыкты. Әмма мин аны тамчы да жәлләмәдем. Киресенчә, нәфрәтем көчәйде, башымны томан уратып алгандай булды,

—  Авыруының көчәюенә син гаепле, син! — дип кычкыр­дым.

Ишекне шапылдатып яптым да чыгып киттем. Шуннан бирле бер кәлимә сүз алышканыбыз юк әле. Менә шундый газаплы уйлар өермәсендә йөргәндә очрады Инсаф юлларымда.

Күргәнем бар иде минем аны, безнең мәктәптә укыганлыгын да белә идем. Яр буенда суга карап утырган чагым иде. Яныма килеп баскач, башта зәһәрләнеп карадым. Малайларның кызлар белән тупас шаяртуларын җенем сөйми минем. Инсафны да шулай кабул иттем. Әмма карашы үтә дә җылы, тавышы каткан күңелләрне эретерлек йомшак иде аның.

—  Бик зур хәсрәтең бар икән, Зилә, — диде.

Күз яшьләрем болай да түгеләм-түгеләм дип тора иде, беләкләремә капланып үксеп үк җибәрдем. Инсаф яныма чүгәләде, куллары белән сак кына җилкәләремә кагылды. Юа­тучы, кызганучы кеше янында күңел тагын да нечкәрә бит ул.

Шуннан соң Инсафны көн дә көтеп ала торган булдым. Аны күргәч, тау хәтле хәсрәтем чак кына кимегән кебек була иде. Тегеләй, дип, болай, дип, сүз алыша торгач, аз гына онытылып киткәндәй булам, күзләрем ачылганны тоям, күкрәгемне изеп, буып торган авырлык та тарала төшә кебек иде.

Бервакыт ул җай гына минем авырткан җиремә кагылды.

—  Мәктәпкә йөрергә кирәк сиңа, Зилә, — диде. — Бер генә ай калып бара бит, түз инде, — дип киңәш бирде.

—  Юк! — дип кырт кистем. — Салисәне күрер өчен ба­рыйммыни?! — дип сыкрандым.

Көннәр уза торды. Күрешкән саен, Инсаф мәктәпне искә төшерде: «Немец теленә кермәсәң кермәссең, укып бетерергә кирәк бит инде», — дип үгетләде.

Хәсрәтем чак кына төссезләнә төшкән кебек иде. Беркөнне иртән тордым да, әтине шаккатырып, портфелемне алып чыгып киттем.

Мин килеп кергәч, гөжләп торган класс бүлмәсе бер мизгелгә генә тынып калды. Кызлар гына түгел, шуклыклары чамадан ашкан малайлар да миңа кызганып, ятсынып карадылар. Кайсыдыр партама өй эше язылган дәфтәрен китереп салды. Инсаф та кереп чыкты, мине мәктәптә күрүенә сөенгәнен әйтте, һәммәсе дә минем хәлемә керергә тели кебек иде. Миңа рәхәт тә, бераз кыен да булып китте.

Соңгы дәрескә кермәдем. Сүзсез генә җыендым да кайтып киттем. Иптәшләр дә сорашып үзәккә үтмәделәр. Салисә дәресеннән качуымны аңладылар, күрәсең.

Ә беркөнне... Өйдә Инсаф белән икәү генә идек, ул миңа математикадан өй эшен аңлатырга килгән иде. Озын итеп кыңгырау шалтырады. Әти кайтырга иртә иде әле, кем булыр бу дип кызыксынып та тормастан, ишекне ачып җибәрдем. Салисә! Күз алларым караңгыланып китте, башымны теге вакыттагы кебек томан уратып алгандай булды. Тамагым кипте, теләсәм дә, сүз ката алмаган булыр идем. Мондый халәттән Салисә үзе чыгарды.

—  Зилә, акыллым, синең белән сөйләшим дип килдем, — диде.

Ярга чыгарып ташланган балык төсле, иреннәремне кый­мылдатып тик торам. Ярый әле Инсаф килеп чыкты, хәлемне шундук аңлады.

—  Аның кәефе юк бит әле, апа, башка вакытта сөйләшер­сез, бәлки, — диде.

Салисә аңа гаҗәпсенеп, ачуланып карады. Синең ни эшең бар, ник кысыласың, янәсе. Яклаучым янымда булгач, миңа да бераз хәл керде.

—  Сезне күрәсем дә, ишетәсем дә килми, — дидем. Үземне тыныч тотарга тырышсам да, тавышым зәгыйфь, хәлсез иде. Стенага сөялеп торган җиремнән кузгалмаска тырыштым. Бөтен тәнемә таралган калтыравымны сизеп, Салисә сөенмәсен дип уйладым.

—  Чыгып китегез, китегез! — дип пышылдадым. Ул исә чыгып китәргә уйламады да.

—  Мин синең белән сөйләшергә килдем, ишетәсеңме? — диде, тавышы үтә дә катгый булып ишетелде.

Мин аңа нәфрәтләнеп карадым. Ул миңа бу минутта ко­точкыч ямьсез булып тоелды. Юка сары чәчләре, тирләп, маңгаена ябышкан. Каш-керфекләренең аксыл төстә булуы тонык зәңгәр күзләрен тагын да шыксызрак итеп күрсәтә иде. Белмим, ничек җәлеп итә алды икән ул әтине? Минем әнидән дә сөйкемле кеше юк иде бит инде ул.

Күзләремне йомдым. Каршыма кабат әнием килеп баскан­дай булды. Читтән генә елмаеп, иркәләп карап тора кебек иде. Хәтта кулымны сузып, аңа кагылмакчы да булдым бугай әле. Әмма алдымда ул түгел, аннан мең кат мәхәббәтсезрәк Салисә басып тора иде. Әйе, басып тора гына түгел, бүлмә эченә керергә омтылгандай хәрәкәт тә ясап алды. Инде мин үземне тыеп калырдай көч таба алмадым, мәче кебек ырылдап, аңа ташландым...

...Икенче көнне үк миңа бер язу китереп тоттырдылар. Мине укытучылар җыелышына чакыралар иде. Тынычланырга өлгер­гән идем инде, бу хәбәрне дә салкын кан белән кабул иттем.

—  Барып кил, берни дә эшләтә алмаслар, — диде Инсаф та. — Юкса барыбер тынгы бирмәсләр.

Әниемнең үлеменнән дә күңелсезрәк нәрсә булырга мөм­кин түгел иде инде. Шуңа күрә җыелышка барып утыруны һич тә фаҗигагә санамадым. Өстәвенә Инсаф кебек мине аңлаучы, хәлемә керүче, үзен кыен хәлгә куеп булса да ярдәм итәргә әзер торучы дустым булганда...

Үзенә дә шулай дидем:

—  Шаһит буларак, син янымда утырып торырсың. Ул чагында миңа берни дә куркыныч булмаячак.

Инсаф, гадәтенчә, кулларын сак кына җилкәмә куйды.

—  Тынычлан инде, Зилә, болай ярамый бит, — диде. — Саулыгыңны какшатып бетерәсең, әллә нинди киртәләрне җиңәргә туры килер әле сиңа, кем белә... Яшисең бар бит!

Әйе, яшисем бар. Мин яшәргә тиеш... Дөньясына үч итеп яшәргә тиеш...

Җыелышка кинога киткән кебек кенә киттем. Әйтерсең анда сүз минем турыда буласы түгел. Уемда гел Инсаф иде. Ярый очраттым әле мин аны, әле ярый ул бар дип сөендем. Монда да бер сүз дә дәшмәячәкмен, минем өчен ул сөйләячәк. Азапламагыз аны, болай да хәле әйбәт түгел, диячәк...

Укытучылар бүлмәсен әллә ни дулкынланусыз ачтым. Ишек төбендәге урындыкка килеп төртелдем. Карашым белән генә андагы халыкны айкап чыктым. Кызганып карыйлармы алар, нәфрәтләнепме — миңа барыбер иде.

...Аннан соңгысын ачык кына хәтерләмим. Кемдер минем дәрескә начар йөрүем, болай барса, мәктәпне тәмамлый алмаячагым хакында әйтте. Кемдер минем олы хәсрәтем барлыгын онытмауларын үтенде. Кемдер кичә Салисә белән булган хәлләрне тәфсилләп сөйләде: бу хулиганлыкны башка берәү эшләсә, мәктәптән куарлар иде, синең хәлеңә кереп кенә йомып калдырабыз, дип искәртте. Кемдер... Хәер, боларның берсе дә мине кызыксындырмый иде инде. Нинди хөкем чыгарачаклары хакында да уйламадым. Башымда да, күңелемдә дә бушлык иде. Берсе хәтта чәнечтереп тә куйды әле:

— Бүтән берәү турында сөйлиләрмени, карагызчы моңа! Бүре сыман, кеше өстенә ташланганда нинди булды икән?

Монысына да каршы сүз дәшмәдем. Беркемнең бернинди дә сүзе кирәк түгел миңа хәзер. Инсафның җыелышка килмәвен аның хыянәте итеп кабул иттем, һәммә нәрсәдән күңелем кайтты. Әнине соңгы юлга озаткандагы бушлык күңелгә кабат әйләнеп кайткандай булды.

«Ярый әле син бар»,— дип уйладым мин Инсаф турында. Бүгенге хыянәтең булмаса, дөньяда изге күңелле кешеләр дә бар дип алданып яшәгән булыр идем.

Җыелышның иң кызган мәлендә акрын гына торып бастым да, сумкамны иңемә шапылдатып асып, ишектән чыгып киттем.

Берәү дә кирәк түгел миңа.

Мин дә берәүгә дә кирәк түгел.

Мин аларның өчесен дә тормышымнан сызып ташларга карар кылдым.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: