Көмеш кыңгырау

Әни нигә елый?

Әни генә һаман дәшмәде. Өйгә кергәч, бик каты ачуланды микән дип, ут яктысында сиздерми генә йөзенә күтәрелеп карадым. Карадым да аптырап киттем: әни елый иде!

Башта без күрше кызы Рузалия белән икәү генә чыгып китмәкче идек. Чалбар кесәмә ипи төреп тыкканымны Алмаз күреп калган. «Мин дә барам», дип йөдәтергә тотынды. Ярар, иярсен инде, өйдә ялгызы гына калырга шүрли бит ул. Әниләргә дә әләкләп өлегрүе бар.

Болынга бакча артлатып киттек. Бусы безгә таныш җир, әни белән үрдәк бәбкәләрен елгага төшергәндә, шушыннан узабыз. Каршыдагы буаны да чыккан бар, әти белән су коенырга барганда, шуннан йөрибез. Аннары – тап-такыр сукмак. Бераз барган идек, комлыкка килеп чыктык.

Менә кайда ул рәхәт җир! Безнең балалар бакчасын ник шушында гына күчереп салмыйлар икән? Юкса бәп-бәләкәй комлыкта тыгылышып ятабыз.

Тәгәрәшеп уйный торгач, Алмаз үзенең бер сыңар сандалиен югалтты. Эзләп карадык, тапмадык. Мин аңа үземнекен салып бирдем. Бераз зуррак булса да, йөрерлек. Минем үземә яланаяк та ярый. Абый кеше бит мин.

Комлыкны чыгып бераз баргач, кулына тал чыбыгы тоткан бер апа очрады.

Балалар, кара төстәге сыер күренмәдеме? Маңгаенда ак йолдызы да бар, – дип сорады апа.

Узып киткәч, кабаттан борылып кычкырды:

Ә сез нишләп йөрисез монда? Әниләрегез борчыла торгандыр бит?

Мин, Алмазның беләгеннән эләктереп, кызулатып алып киттем. «Әни» сүзен ишетсә, хәзер еламсырый башлый бит ул. Тәки шулай булды. Бер-ике адым җир китүгә, «кайтыйк» дип аптырата башлады.

Әй, шулай булыр инде елак-мылаклар белән йөрсәң! Ияртергә кирәк түгел иде. Без менә Рузалия белән быел беренче класска керергә җыенабыз. Зур үстек бит инде. Ә үзебезнең авылдан да чыгып караганыбыз юк. Безнең өйнең келәт тәрәзәсеннән карасаң, галәмәт зур урман күренә, ә аның бу ягында – шырпы тартмасыдай гына булып каравылчы Иван дәдәй өе утыра. Бик тә беләсе килә бит шул өй артында ниләр барлыгын! Ә Алмазга ул кирәк түгел, бәләкәй шул әле, шыңшырга гына булдыра.

Без якынлашкан саен, Иван дәдәй өе зурая барды. Килеп җиткәч, шаккаттык. Нәкъ безнеке кадәр икән бит!

Өй артлатып урманга таба тар гына сукмак кереп китә. Рузалия әйтә, әйдә, кермик, ди, караңгы да була башлады, урман эчендә шүрәлеләр була, дип куркытмакчы була. Моны ишеткәч, Алмаз сытылып еларга ук кереште: «Абыем, кайтыйк, абыем, кайтыйк», – дип такмаклый. Берүземә ике җәфа!

Ә-әнә теге агачка кадәр генә барабыз да кайтабыз, – дип юаттым.

Иярделәр. Чыннан да караңгыланды, үземә шом керде. Боларга курыкканымны сиздерергә ярамый бит инде.

Менә, ашагыз да кайтабыз, – дип, кесәмдәге ипине сындырып бирдем, үзем чеметеп кенә каптым.

Теге комлыкка җиткәндә, дөм караңгы булган иде инде. Комлык икәнен аяк асты җайсызлангач кына аңладык. Авыл утларына чамалап барабыз. Алмаз миңа бөтенләй сеңеп беткән, еларлык та хәле юк. Болай булса, үскәч армиягә ничек барыр ул? Рузалия дә дәшми. Ярар, кызларга килешә инде анысы...

Айда-ар! – дип кычкырган тавышка өчебез дә сискәнеп туктап калдык. Әни ич бу! Тагын эзли чыккан икән инде.

Хәзер мин түгел, Алмаз мине өстери. Үзе әллә елый, әллә көлә шунда.

Әни, бер сүз дә әйтмичә, Алмазны күтәреп алды. Ачулы инде, белеп торам. Без Рузалия белән шыпырт кына арттан барабыз. Хәзер мин Алмаз урынына аны җитәкләдем. Кыз кеше бит!

Кайтып җиткәч, Алмазга да йөрәк керде. Дәртләнеп-дәртләнеп ни күргәннәрен сөйләргә тотынды. Әни генә һаман дәшмәде. Өйгә кергәч, бик каты ачуланды микән дип, ут яктысында сиздерми генә йөзенә күтәрелеп карадым. Карадым да аптырап киттем: әни елый иде! Әни булып әни бер дә юкка елый! Ник икән? Улларым бигрәк зур батырлык эшләгәннәр дип сөенәсе урында...

Ник алай итә икән соң ул?

Ләлә Сабирова

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: