Көмеш кыңгырау

Ни өчен мәче өйдә, эт тышта яши? (легенда)

Элекке заманда ялгызы гына бер йортта тора торган бер карт булган, ди. Аның өендә бер эт белән мәчедән башка берәү дә булмаган. Шуннан бу картның эче пошып, үзенә иптәш эзләргә чыгып киткән.

Күп тә йөрмәгән, аңа юлда бер борча очраган. Ул картка үзен иптәшлеккә тәкъдим иткән. Карт кабул иткән. Борча белән бара икән, аңа бер чикләвек очраган, карт аны да иптәшлеккә алган. Аннан тагын аңа энә белән тукмак очраган, карт аларны да иптәшкә алган. Алган да барысы белән бергәләп, өенә кайтып киткән.
Кайткан кайтуын. Тик картның бу иптәшләре бик тынгысыз булып чыкканнар. Чикләвекне куеп карый, кайда куйса, шунда тәгәри, бер дә тик тормый икән. Ул тәгәрәүгә, әллә каян мәче атылып килеп чыга да аның өстенә ташлана икән. Тукмакны сөйи, кая сөяп куйса, шунда ава, ул авып төшүгә, «һау» дип, эт ыргып чыга икән. Энә дә тик тормый — кулга-башка кадалып кына тора. Борчаны әйткән дә юк, сикерә дә сикерә. Инде юкка чыкты дисәң, килә дә үзеңне тешли икән. Аны бер дә учта-кулда тотып булмый икән.
Менә кич тә булган. Карт һаман иптәшләре белән азаплана, бертөрле итеп тә аларны тынычландыра алмый икән. Арыган-талган да чикләвекне идәндәге ботак тишегенә утыртып куйган, аннан шул турыга киштәгә тукмакны сөяп куйган. Куйган да чикләвеккә әйткән:
— Менә сиңа төн йокларга урын, әгәр дә син шуннан бер яры кузгалсаң, өстенә дөп итеп тукмак төшәр дә башыңны ярыр. Борчаны өйгә җибәрәм, арыганчы сикерер дә туктар, энәне югалтмаска баш турыма бүрәнәгә кадап куйдым, мин үзем хәзер йокларга ятам, сез дә тыныч ятыгыз,— дигән.
Шулай карт утны сүндергән дә яткан. Менә ул йомылып кына татлы йокыга китеп бара икән, кинәт кенә аны борча тешләгән. Карт, кинәт уянып китеп, башын күтәрүе булган — ул турыда бүрәнәгә кадалган энә аның күзенә төртелмәсенме. Карт: «Абау!»- дип күзен тотып урыныннан атылып төшүгә, идәндә ботак тишегендә яткан чикләвеккә баскан икән, тәпие авыртуына чыдый алмыйча, «уф» дип, идәнгә егылган. Ул да түгел, киштәдәге тукмак туп итеп аның башына килгән дә. төшкән, карт шунда ук, тынын да алалмыйча, башы ярылып үлгән, ди.
Бу тынгысыз яңа иптәшләр беренче кичне үк картның үлеменә сәбәп булгач, эт белән мәче хуҗаларын кызганып озак елаганнар. Елаган-елаганнар да, аннан бергәләшеп, ишек алдына тырнаклары белән җир казып,: бу картны шунда алып чыгып күмгәннәр. Бу эш беткәч, хәзер картның калган малын бүлешергә тотынганнар. Аның бар калган малы шул үзе торган өй белән бер сынык икмәк булып чыккан. Ничек бүләргә? Мәче җылы ярата,— аның, азгынның, өйдән китәсе килми, эт комсыз, — аның икмәк сыныгын бирәсе килми.
Мәче:
— Ярый алай булса, икмәк сыныгын син ал да, үзең бар, тышта тор. Мин өйдә калам, ашарыма шунда гычкан-фәлән булса да аулап торырмын,— дигән.
Эт, тамак колы, шуңа риза булган, ди. Бер сынык икмәкне алган да өйдән чыгып киткән. Шуның өчен мәче өйдә, эт тышта тора торган хайван булып калганнар, имеш.

«Татар халык иҗаты. Риваятьләр һәм легендалар» китабыннан, 1987 ел.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: