«Телефон иясе»
Айзатның телефоны үзеннән-үзе сөйләшә башлады...
– Башыма капты инде бу уеның! Туктыйсыңмы, юкмы син?
Айзатның телефоны үзеннән-үзе сөйләшә башлады. Бу хәл шулкадәр кинәт булды ки, ул хәтта куркуыннан чүт кенә телефонын төшереп җибәрмәде. Як-ягына каранып алды да, бүлмәдә, чынлап та, беркем дә булмавына инангач:
– Син сөйләшәсеңме әллә? – дип куйды. Ахмак сорау иде инде бу, сүз дә юк.
– Ай, бу адәм балаларының томаналыгы! – диде телефон. – Ишеттең ич, димәк, сөйләшәм! Туктат уеныңны, йоклыйсы бар. Кайчан булыр бу йортта тынычлык?!
Телефонның әбисе сүзләре белән сукрануын ишеткәч, Айзатның кабат күзләре маңгаена менде. Менә сиңа прогресс! Әллә ул үзе ычкындымы икән?
– Чеметеп тормыйм, гафу! Йокламавыңны беләсең килсә, үзеңне үзең чемет! – дип куйды телефон.
– Ватитадаааа! – дип сузды Айзат. – Син әле уйларны да укый беләсең! Ну без синең белән болай булса!.. Супер бит бу!
– Тот капчыгыңны! – диде телефон. – Мине йомышчы малай дип белдеңме әллә – син ни теләсәң, шуны эшләп йөрергә? Йорт иясе мин, малай актыгы!
Айзат пырхылдап көлеп җибәрде. Вәт фантазиясе бу телефонның.
– Көлмә-көлмә, шалкан күргәч көлерсең, дип әйтә идеме әбекәең? – дип куйды телефон авыр сулап. – Әй, синең белән сүз куерткан мин юләр!
Ерак әбисенең шулай боргалап-чәчәкләп сөйләргә яратуын белә Айзат. Шалкан күргәч көлерсең, дип тә әйткәләгәне бар иде бугай. Әй, каян бөтен сүзен истә калдырсын инде ул аның? Гел шулай үзалдына сөйләнеп йөри ич ул. Такмаклап та алгалый.
– Калдырмыйсың шул! – диде телефон шелтәләп. – Шул телефоннан башка берни күрмисең дә, ишетмисең дә. Сурая әбекәем булса, синең бу кысан тиле йортыңа кереп утырыр идеммени? Әбекәемнең җыруларын тыңлап изрәп ятар идем лә кана...
Телефонның авыр сулап куюын ишеткән Айзат тел шартлатты.
– Син нәрсә, чынлап та, йорт иясе димәкчеме әллә үзеңне?
– Йорт иясе булмый, телефон иясе түгел инде! Рәхәттән бу кысан йортка кереп утырмадым. Сезнең бу тугызынчы каттагы фатирыгызда ни идән асты юк, ни бер аулак почмак юк.
– Туктале, тукта, син Сурая әбиемнең йорт иясеме әллә? Юуук, ышанмыйм, – диде малай.
Күзләрен челт-челт йомып карады, колакларын угалап алды: артык күп уйнады бугай шул телефонда. Әнисе дәресләрен карый дип белә инде аны, күптән тартып алыр иде. Әтисе бөтенләй кирәген бирер иде.
Шулвакыт маңгаена кемдер каты гына чиртеп куйды.
– Ай, авырта бит, – дип кычкырып җибәрде Айзат.
Аның тавышын ишетеп әнисе бүлмә ишеген ачты:
– Ни булды, улым? Син дәштеңме ул?
– Юк, әни, юк, – диде Айзат. – Сәнгатьле укырга биргәннәр иде.
– Ярар-ярар, комачауламыйм алайса. Өйрән-өйрән.
Әнисе ишекне ябып куйды.
– Ипи шүрлегеңә менеп төшәм бит хәзер! Нигә әниеңне алдыйсың? – дигән тавыш ишетелде янәшәдә генә.
– Менсәң-менәсең инде, әнигә «минем телефонда йорт иясе утыра» диеп әйтә алмыйм бит. Бигайбә, Ерак әби әйтмешли!
Шулвакыт кемдер аның муен төбенә кундырды. Айзат тирә-ягына каранды.
– Ипи шүрлегеңә менимме дигәч, үзең куштың бит, – дип хихылдады тавыш. – Карале, күптән шаярткан булмаган икән. Бөтенләй күңелсез яши башлаган идем шәһәргә килгәч.
– Нәрсә, авылда күңелле димәкче буласыңмы әллә?
– Күңелле булмыйча! Сурая әбинең башмакларын да яшереп куя идем мин, кабадагы эрли торган йонын да чуалтып бетерә идем. Төн уртасында «тор, әбекәй, таң ата!» дип тә уяткаладым, – диде тавыш иясе шукланып. – И әбекәем минем, – дип куйды аннары. – Ул миңа бер дә ачуланмый иде. «Онытмадым, онытмадым мин синең турыда, хуҗакаем», ди иде ул миңа. Ярмасын, пумала-себеркесен куя иде. И әбекәем...
Сурая әбиләрен Алма апалары алып киткән иде. Ә бу Йорт иясе ничек алар фатирына килеп эләккән соң, вәт хикмәт!
– Ялгыштым мин, – дип авыр сулады тавыш иясе. – Синең чалбар балагыңа ияреп чыккан идем, әбекәемне башка машинага утыртасыларын каян белим? Күрми калдым шул! И әбекәем булса... Болай ук ямансу булмас иде ул.
Айзат «ямансу» дигән сүзнең мәгънәсен бик аңлап бетермәсә дә, телефонына кереп поскан иянең авыр сулап куюыннан аның бигүк күңелле нәрсә булмавын чамалады.
Иртәнге ашны ашап утырганда, кесәсендәге телефоннан тагын тавыш килде:
– Сора әле әниеңнән, Сурая әби кайда икән ул?
– Тсс! – дип куйды Айзат, – ишетәләр бит!
– Нәрсә, улым? – диде әнисе аптырап. – Кем ишетә?
– Юләр, – диде аның колак төбендәге тавыш. – Мине син генә ишетәсең ул.
– Әәә... ммм... юк, әни, кабатлыйм гына.
– «Бишле» алып кайтырсың инде бүген, – диде әнисе елмаеп. – Күптән болай тырышып ятлаганыңны күргәнем юк иде.
– Сурая әбине Алма апалар нигә алып китте ул?
Айзатның соравыннан әнисе аптырап китте.
– Нигә дип? Ялгызына гына кыш чыгу рәхәт түгелдер дидек инде. Ә Алма апаңнарның өйләре зур, әбиең кадер-хөрмәттә булыр.
– Китәсе килмәде аның! – дип сүз кушты Йорт иясе.
– Китәсе килдеме соң аның? – дип сорады Айзат әнисеннән.
– Китәсе килдеме дип... Олы кешенең нигезеннән китәсе килми инде аның, – дип куйды әнисе. – Нигә сорыйсың әле ул турыда?
– И әбекәем...– дип куйды тавыш. – Менә үстер-үстер дә балаларны, картаймыш көнеңдә үз йортыңда яши алма инде...
– Сукранма әле, – диде Айзат аңа.
– Сукранмыйм ич мин, нигә алай дип әйтәсең? – диде чәй ясап йөргән әнисе аптырап. – Әбекәең генә бераз сукрангалап алган иде дә, хәзер үзе дә аңлады Алма апаларда яхшырак булуын.
– Ышанмыйм! – дип куйды үҗәт тавыш.
Айзат бер сүз дәшми чәен чөмерде дә мәктәпкә йөгерде.
– Син минем беләнме? – диде ул урамга чыккач.
– Кем белән булыйм инде тагын? Бу шәһәр дигәнегездә тынычлык кайда да юк инде миңа. Эһ, Сурая әбекәемнең өе... Андагы һәр карыш җир таныш иде миңа, андагы һәр тишек минеке иде бит.
Айзат юл буе телефондагы тавышның аһ-зарын тыңлап барырга мәҗбүр булды.
– Туктыйсыңмы син, юкмы, мыгырдык? – дип тә карады, юк, колагына да элмәде тавыш иясе. – Исемеңне Мыгырдык дип калдырам бит. Чистый ворчун булдың, әстәгы!
Айзат үзе дә сизмәстән Ерак әбисе кебек сөйләшүенә игътибар итте. Мәктәпкә җитәрәк, ул Йорт иясен катлы-катлы кисәтте:
– Үтенеп сорыйм, бер сүз дә дәшмә, яме. Прәме үтенәм! Миннән берни дә сорама, яме. Сине түгел, мине тиле диячәкләр. Кара аны!
– Телефоныңа кереп утыргач, мине өйрәтергә уйладыңмы әллә? – дип куйды тавыш тәкәбберләнеп. – Мин синең телефоның түгел! Йорт иясе булабыз без!
– Ишеттем бит инде кем булуыңны! Борыныңны бик чөймә! Йортсыз ия әле син әлегә. Йортсыз!
Айзатның шул сүзләренннән соң тавыш тынды. Аллага шөкер, дип куйды малай. Елыйсы килгән бала – атасының сакалы белән уйный, ди иде Ерак әбисе. Белгән булса, телен тыйган булыр иде дә бит. Йорт ияләрен ачуландырырга, үпкәләтергә ярамавын каян белсен инде?! Әлегә кадәр андый ияләр әкияттә генә була дип йөргән малай ич.
Холкын беренче дәрестә үк күрсәтте Мыгырдык. Тып-тыныч кына диктант язып утырганда, ботыннан чеметте дә алды!
– Ай! – дип кычкырып җибәрде Айзат.
– Ни булды, Гарифуллин? – диде укытучы апалары куркып.
– Эчем... – дип сыгылып төште малай. Нишләсен инде тагын? Нидер әйтергә кирәк бит. Теге юньсез тагын чеметте. – Ай!
– Медсестра янына барып киләсеңме соң әллә? Юри шаяртмыйсыңдыр ич, Гарифуллин? – Апалары пошаманга төште.
Ул арада Айзатны кетекли башлады теге «дошман». Әле култык астыннан, әле эченнән, әле муеныннан. Тәгәрәде генә малай. Көлеп туктаганда, янәшәсендә кулларын кушырып басып торган укытучы апаны һәм аның көлүенә карап, эчләре каткан сыйныфташларын күреп, ни дияргә аптырады Айзат.
– Уздымы? – диде апасы кырыс тавыш белән.
– Белмим, – дип башын аска иде Айзат. Каян белсен инде ул аны? Аңардан торса икән! Йорт иясе кетекләде, мин гаепле түгел диеп кара!
– Дәвам итәбез, балалар, – диде укытучы апа һәм укый торган текстының яңа җөмләсен сүзләп әйтә башлады.
– Әйдә, дуслашабыз, – дип пышылдады Айзат телефонына. Телефон дәшмәде. Тик бүтән кетекләүче дә, чеметүче дә булмады.
Йорт иясенең ачу сакламавын икенче дәрестә аңлады Айзат. Такта янына шигырь сөйләргә чакырды укытучы апа. Өстән-өстән генә өйрәнгән шигырь юллары, сыйныфташлары каршына чыгып басуга, әллә кая очтылар да беттеләр. Борчак кебек идән буйлап тәгәрәштеләр диярсең.
Әйдәле, Акбай! Өйрән син...Өйрән син...
Сыйныфташлары пышын-пышын килә башлады. Алгы партадагы Зилә, әллә кем булып, күршесе Мәликәгә нидер әйткән булды.
Арт аягың белән тор.
Аума, аума! Аума, аума... аума...
– Болай сузсаң, аумый нишләсен инде ул Акбай?! – дип куйды укытучы, көрсенеп. – Айзат, тагын ятламадыңмы?
– Ятладым, оныттым гына, – дип әйтергә ачылган авызы колак төбендә яңгыраган сүзләрне ишетеп, туктап калды. Һәм үзеннән-үзе кабатлый башлады:
Аума, аума! Туп-туры тор, төз утыр, яхшы утыр!
Ник газаплыйсың болай син, мин әле бик кечкенә,
Мин туганга тик ике айлап булыр йә өч кенә.
Шигырьне сөйләп бетергәндә, сыйныфта чебен очканы да ишетелерлек тынлык урнашкан иде. «Алдагы партадагы кызның китабына рәхмәт әйт!» дип куйды таныш тавыш.
– Менә бит, Гарифуллин! Теләсәң, булдырасың икән, – диде укытучы апа. – «Бишле» бүген сиңа.
Калган дәресләр гадәттәгечә узды. Мәктәптән чыгу белән, Айзат тизрәк иптәшләреннән аерылу ягын карады.
– Син шәп дус була аласың икән, карале! – диде ул телефонын кулына алып. – Болай булса, мин гел «бишле»гә укый башлаячакмын бит, супер!
– Акылың алтын икән! Тот капчыгыңны, яме! – дигән тәкәббер тавыш ишетелде телефоннан. – Беренче һәм соңгы тапкыр бу, ишетсен колагың. – Аннары йомшаграк итеп өстәп куйды: – Минем сиңа йомышым бар, шуңа гына булыштым, белеп тор.
– Нинди йомыш? – дип колакларын шомрайтты Айзат.
– Сурая әбием янына барабыз хәзер. Матур апаларыңның кайда яшәгәнен беләсеңме?
– Беләм дә... Үзем генә барганым юк минем анда.
– Үзең генә бармыйсың бит, минем белән барасың. Әйдә, әниеңә әйт тә киттек.
Хе! Башка малайлар шулай үз кубызларына биетергә маташса, ничек җавап бирәсен белер иде Айзат, тик бу юлы сүз озайтып тормады. Бер сәгатьтән инде Матур апалары яшәгән йорт янына килеп тә җиткән иделәр.
Ишек төбендә оныгын күргәч, Ерак әбисе шаккатты:
– Менәтерәк, кайлардан килеп чыгасы иттең әле, рәхмәт төшкере? Атаң-анаң беләме соң кайдалыгыңны? Сорамый-нитми йөрисе түгел! Кала җире бу.
Сагынган икән Айзат Ерак әбисен. Беркем дә аның кебек матур итеп, тәмле итеп сөйләшә белми.
Әбисенең кыстый-кыстый Айзатны ашатырга йөрүен күргәч, колак төбендә янә таныш тавыш телгә килде:
– И әбекәем минем...
– Ерак әби, ә сиңа шәһәрдә тору ошыймы? – дип сорап куйды Айзат, теге тавышның уфтануын ишетеп.
– Шәһәрне шәһәрнекеләр ярата инде, балакаем, авылныкыларга үз авыллары якын, – диде әбекәе авыр сулап. – Үз өемдә – үз көем.
«Үз өебездә үзебезнең көй», – дип куйды таныш тавыш. – Әбекәй, мине оныттыңмы әллә?»
– Минем болай озаклап торуыма өем дә ачулана торгандыр инде. Иии, яман нәрсә икән ул ямансулау дигән нәрсә, балакаем.
Әбисенең күңелсезләнеп куюын күрү рәхәт түгел иде Айзатка. Җитмәсә, якында гына тагын берәү көрсенеп утыра.
– Ерак әби, өеңә кайтасың киләме?
Айзатның башына кинәт кенә бер шәп фикер килде.
– Үз өеңә кайтасың килми буламыни ул? – диде әбекәе. «Ахмак сорау бирәсең син!» диде колак төбендәге тавыш..
– Әйдә, кайтабыз да китәбез!
– Ничек инде «кайтабыз да китәбез»? – дип куйды әбекәе керфексез күзләрен челт-челт йомгалап. – Бакча артындагы урманга җиләккә килмәдек лә без, кайтып кына китәргә.
– Соң, билет алабыз да кайтабыз да китәбез! Әниләргә, Алма апаларга соңрак хәбәр бирербез әле. Хәзер үк әйтсәк, тагын җибәрмәсләр.
– Җибәрәселәре килми шул аларның. Миңа монда яхшырак булыр дип уйлыйлар. Көннәр буе үткән-сүткән машиналарны санап утырудан башка ни эшем бар инде минем шәһәрдә? Оекбаш бәйләргә кирәкми – киюче юк. Тавыкларга җим саласы юк, мәчене-этне ашатасы юк... Авылда, ичмасам, күрше-күләннең хәлен белеп чыга идем, кайсына коймак-мазар, кайсына оекбаш бәйләп кертә идем. Үзләре дә гел хәлемне белеп тора иделәр, рәхмәт төшкерләре.
«Үзе яхшының күршесе яхшы шул ул, әбекәем», дип куйды тавыш. Аннары Айзатка эндәште: «Әйдә, ныграк үгетлә, күреп торам бит, бик сагына ул».
– Ерак әби, сине Йорт иясе дә сагынгандыр инде...
Нидер уйлаган кебек тынып калган әбекәе урыныннан торды да тиз-тиз җыена да башлады.
– Карале мин карт юләрне! Ии, тавык мие эчкән нәрсә шул була инде ул! Хуҗамны бөтенләй истән чыгарганмын бит. И ачуланыр инде, менә хикмәт. Нишләп ята икән соң ул миннән башка?
Колак төбендә генә мышык-мышык килгән тавыш ишетелде.
Әбисе иң кирәкле әйберләрен генә алды да ишек катына килеп басты:
– Ярар, Аллага тапшырган, киттек, олан. Аңларлар әле.
Авылга чаклы ике сәгатьлек юл иде. Автобус җилдереп кенә капка төпләренә кадәр диярлек китереп куйды аларны. Айзат, йөгереп кенә күршеләрдән ачкыч алып чыкты.
– Хәерлесе белән булсын! – диде Ерак әбисе ишек бусагасыннан атлап кергәндә. Һәм ашыга-кабалана аш бүлмәсенә үтте. Аннан берничә бөртек ярма алып, идән ярыгына салды.
– Хуҗакаем, кайттым мин, исән-имин генә тордыңмы? Бик нык үпкәләдеңме икән инде миңа? – диде дә бераз тыңланып торды.
«Ярар, сау бул, Әбекәемнең оныгы, мин үз урыныма киттем», – диде тавыш.
Озак та үтмәде, идән астыннан кемдер шакылдаган кебек булып китте.
– Ии, ишеттеңмени? Ачуланмыйсыңмыни? – дип кеткелдәде әбекәе. – Яхшы ия шул син. Гомер буе миңа булышып яшәдең.
Ул арада Айзатның смсын алган әти-әнисе һәм Алма апасы белән җизниләре дә кайтып төште. Гаилә киңәшмәсендә озаклап сөйләшкәннән соң, Ерак әбисенең сүзен өстә калдырдылар: ул үз өендә кала, шәһәрнекеләр ешрак кайтып йөри башлый.
«Син дә ешрак кайт, Айзат дигән малай! Без әбекәем белән сине көтәрбез!» дигән тавыш ишетте ул ишектән чыгып барганда һәм елмаеп куйды. Аның беркем күрми, беркем белми торган дусты бар хәзер! Һәм нинди зур сере бар!
Лилия Фәттахованың шәхси блогы
Көннең кыскача яңалыклары безнең телеграм-каналда https://t.me/chelny_rt
Без Вконтактеда https://vk.com/komesh_kingiray
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев