Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Намусың тотса...

Әскәрнең өченче сыйныфта укучы Алия апасын өйдә гел мактап кына тора­лар.

Ул гел «биш»легә генә укый, музыка мәктәбенә дә йөри, бик тырыш та... Класс җитәкчеләре дә тәртибе яхшы булуын, рәсем ясарга осталыгын, дуслары күплеген әйтеп сөендерә.

— Дүрт яшеннән үк укырга өйрәнде шул, — ди әнисе, апасының аркасыннан сөеп. Аннан Әскәрне шелтәләп ала: — Сиңа инде алты яшь тулды, киләсе елга мәктәпкә керәсең бар, һич кенә дә хәреф танырга җыенмыйсың...

Әскәрнең урамда дуслары күп, буш вакыты чыктымы — шулар янына ашы­га. Кичләрен исә уенчыклары белән мәш килеп, арып йокыга талганын сизми дә кала.

—  Апаңны мәктәпкә әзерләгәндә, ярты сәламәтлегем бетте. Сине укырга өйрәтә алырлык хәл-чамам юк, — ди әнисе. — Эштән дә бик арып кайтам, кайт­кач та күпме мәшәкать...

—  Әни, борчылма, — Әскәр аны тынычландыра. — «А»ны беләм, «Б»ны беләм, бакчада да өйрәнәбез без. Беренче класска барганчы, барыбер укырга өйрәнәм мин...

Шулай ди ул диюен, әмма Әскәрнең укырга өйрәнергә һич кенә дә теләге юк. Әтисе белән әнисенең күңеле булсынга, кичләрен кычкырып хәрефләрне, аннан ике иҗекне авырлык белән кушып, кычкырып утыра да, бу эштән туеп, китабын читкә алып куя. Аның битарафлыгын күреп, әтисе белән әнисе бу эшкә җаваплы итеп Алия апасын билгеләделәр:

— Кызым, энеңне укырга өйрәтү синең өстә. Әскәр, апаңны тыңла! — диделәр. Апа белән энекәш шактый тарткалашты, укуга дәрте булмаган энесен апасы тирги иде, малай исә апасын усаллыкта гаепләде. Уку эше алга бармады, шу­лай да Алия апасы энесенең ялкаулыгын сатмады, әтисе белән әнисенә, тыры­ша, дип җавап бирә иде.

Шулай да ара-тирә укырга өйрәнүнең торышын сорашкан әнисен хәйлә­ләргә өйрәнде Әскәр: хәтере яхшы булганга, апасы артыннан кабатлап ба­рып, уку китабының берничә битен ятлады ул. Аннан үз исемен, «әти», «әни», «апа», «гаилә» кебек берничә сүзне хатасыз язарга өйрәнде. Эш арасында әнисе:

—  Укып күрсәт әле, Әскәр, — диюгә, теттереп ятлаганын сөйләп бирә. Әтисе дә, әнисе дә аның укырга өйрәнгән дип исәпли, апасын да мактыйлар, бары Алия генә үзеннән дә, энесеннән дә канәгать түгел.

Көннәр үтте, айлар үтте, мәктәпкә барыр вакытлар якынлашты — Әскәр һаман да шул хәйләсе белән яши бирде.

—  Мәктәптә өйрәнермен әле, — ди ул үзен ачуланган апасына.

—  Анда барысы да укый-яза беләчәк, берүзең надан булачаксың, — дип кур­кыта аны апасы. — Кире бакчага кайтарып җибәрсәләр нишләрсең?

Әскәрнең күңеленә шом йөгерә анысы, ләкин шушындый җәйге матур көндә китап укып утырсынмы ул?

Барысы да көтелмәгәнчә хәл ителде. Беркөнне аларга әнисенең сеңлесе Гүзәл апа улы Ришат белән кунакка килде. Кайсыннандыр укый белү турында сүз чыкты да Гүзәл апа Ришаттан зарланды:

—  Беренче класска барабыз быел. Һаман да укый белми. Сезнең Әскәр өйрәнгәндер инде?

—  Яле, улым, укып күрсәт әле?

Әскәр уку китабының үзе яттан белгән битләреннән йөгертеп сөйләп чыкты.

—  Ай-һай, молодец! — Гүзәл апасы аның тиз укуына шаккатты. Ришатның колагын борып алырга да өлгерде. — Менә Әскәрдән үрнәк ал! Кая әле, сум­камда тагын бер шоколад калмадымы икән Әскәргә дигән?..

Әскәр бу кадәр мактаудан кып-кызыл булды, апасы Алиянең утлы карашы белән очрашкач, оятыннан үзен кая куярга белмәде. Ришат исә тәмам суга төшкән тавык кебек куырылды.

Кичкырын, кунаклар китүгә үк, Әскәр дә юкка чыкты. Инде караңгы төште, малай күренмәде. Әтисе дә чыгып карады урамга, әнисе дә — Әскәр суга төшкәндәй гаип булган иде. Аптырагач, Алия апасы урам буйлап эзләп китте, бераздан ул да буш кул белән кайтып керде. Өй эчендәгеләр куркуга төште. Шулчак Әскәр бүлмәсеннән Алиянең шатлыклы тавышы ишетелде:

— Монда икән ул, таптым! Караваты каплап торган!

Аны күргәч, барысы да шат елмайды. Бигрәк тә Алиянең күңеле булды: уку китабын күкрәгенә кочкан килеш, Әскәр идәндә утырган җиреннән йоклап киткән иде...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев