Көмеш кыңгырау

Начар малай (Ләлә Гыймадиева)

Эдуардлар безнең авылга шәһәрдән күченеп кайттылар. «Шәһәрдән кайткан, димәк, начар малай».

Монысын минем әби әйтте. Күрше апа да беркөнне Эдуард артыннан: «Кала жулигы!» — дип тиргәнеп калды.

Без аның белән бер урамнан йөрибез. Мин капкадан чык­канда, ул нәкъ безнең өй яныннан узып кына киткән була. Авыл малайлары китапларын җилкәгә аса торган букчага салып йөриләр. Моның кулында — чүпрәк капчык. Үзенең чәче озын, күзләренә кадәр төшеп тора. Кием-салымы да безнекеләрнеке кебек түгел, әллә кайдан аерыла.

Эдуард артына борылса, карашымны җәлт кенә читкә алам. Янәсе, мин аны белмим дә, күрмим дә.

Беркөнне тәнәфестә Әзһәрләрнең, Мансурларның авыз­лары колакларына җиткән иде. «Теге кала жулигының кыч­кыртып чәчен кыркыдылар!» — дип шәрран ярып йөрделәр. Бөтенесе, кызык карар өчен, ул укый торган класска чапты. Мин кузгалмадым. Аларның ник шатланганнарын да аңла­мадым. Укуымның да рәте булмады.

Ә кичә мин аларның классларына очраклы гына килеп кердем. Күрше кызы шунда укый, йомышым шуңа иде. Көн матур чакта тәнәфес вакытында кем булсын анда, һәммәсе ишегалдындагы спорт мәйданчыгында гөр килә. Эдуард берүзе утыра. Гитарасын кочаклаган. Ишеккә килеп төртелгәндә, җырлаганы да ишетелә иде, мин кергәч, туктады. Аптырап карап торуымны күргәч:

— Ни кирәк иде, Фәридә? — дип сорады.

Әйе, әйе, исемем белән дәште. Мансурлар, Әзһәрләр шикелле ысылдамады да, җикеренмәде дә... Алай да мин җавап бирмәдем. Кала жулигына бер эшем дә төшәсе юк әле.

Дүшәмбе көннәрендә бөтен мәктәп белән иртәнге линей­кага тезеп куялар. Атна эчендә һәр класста нинди әйбәт, нинди начар эш эшләнгән — хисап бирәбез, һәр линейкада Мансурны мактыйлар: ничә «бишле» алган, нинди фәннәр буенча район олимпиадаларында җиңеп кайткан — шуны саныйлар. Әзһәре — спортчы, аның исемен дә гел уңай яктан телгә алалар. Линейка каршына атна саен чыгарыла торган «башкисәрләр» арасында Эдуард булмый калмый. Андыйларны укытучылар төрле яклап, очына-очына тиргиләр. Иң соңыннан мәктәп директоры нәтиҗә ясап куя.

—  Менә мондыйларга киләчәкне ышанып тапшырып бул­мый, — ди.

Бу юлы Эдуардны кич клубка чыккан өчен тиргәделәр. Үткәнендә мәктәп ишегалдына койма аша сикергәне өчен линейка каршына чыгарганнар иде... Ниһаять, бетте бугай, дип җиңел сулап куярга өлгермәдем, физика укытучысының калай суккандагыдай тавышы яңгырады:

—  Моңа чик куярга кирәк!

Сүз тагын Эдуард турында булып чыкты.

—  Тегендә — ватык урындык, монда — җимерек өстәл. Әле тагын лаборатория ишеген өстерәп төшергән.

Моңа кадәр Эдуард, үпкәләгән бала сыман, гел бер ноктага карап тора иде. Бу юлы, шул халәтен үзгәртмичә, физика укытучысына борылмыйча, әкрен генә әйтеп куйды:

—  Әле ярый мин бар... Үзегез олы кеше, күрмәгән-белмәгән килеш сөйлисез...

Бөтен мәктәп тын калды. Мондый хәлнең булганы юк иде әле. Физика укытучысы агарып-күгәреп чыкты. Эдуард каршына җилфердәп килеп басты.

—  Шәһәр гадәтләрен алып кайткансың, оятсыз, моңа кадәр укытучыга каршы сөйләшкән укучыны белми идем, — диде.

Сугып җибәрмәгәе дип котым очты. Дәресен дә тыңлыйсым килмәс инде аның бүген.

Кайтыр алдыннан юри озак киендем. Эдуардны көттем. Ишегалдына чыккач, артыннан үзем иярдем.

—  Синең гитарада уйнарга өйрәтә торган китабың юкмы? — дип сорадым.

Гаҗәпләнде бугай. Тик авызын ачарга өлгермәде, арттан Әзһәр белән Мансур чабышып куып җиттеләр.

— Кала жулигына нинди эшең төште? — дип көлештеләр.

Эдуард кызулабрак китте, мин, үҗәтләнеп, аның артыннан чаптым.

—  Нәрсә, юкмыни? Әллә жәллисеңме? — дидем. Тегеләр дә калышмады, куып җитеп, сумкамны йолыккалый башладылар. Мансурны этеп җибәргән идем, Әзһәре килеп ябышты.

—  Әле син сугыша да беләсеңмени? — дип очына баш­лады.

Нәрсә булганын аңлап өлгергәндә, малайларның берсе — бер, икенчесе икенче якта ята иде. Кире борылып килеп, Эдуард бәргәләп аткан икән. Үзе кулымнан эләктереп алды да:

—  Тизрәк! — дип кычкырды.

Тегеләр башка бәйләнмәделәр, алай да:

—  Иртәгә эләгә әле сиңа, кала жулигы! — дип кычкырып калдылар.

Эдуардларның өенә кермәдем, ишегалларында көтеп кал­дым. Ул тиз әйләнеп чыкты. Кулында китап иде. Миңа бер кирәге булмаган китап. Тагын бераз көтеп торырга кушты. Бакчаларындагы аллы-гөлле чәчкәләргә карап сокланып тор­ганымны сизгән, күрәсең, берничә астра өзеп чыкты. «Суга утыртырсың», — диде.

Урамга чыктым.

«Бишле»гә генә укып баручы Мансур болай эшли алмый.

Мәктәбебезнең горурлыгы булган Әзһәр болай сөйләшә белми.

Чәчәк кочаклап Эдуардлар капкасыннан чыкканымны күрсә, физика укытучысының ни эшләячәген күз алдыма китерәсем дә килми...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: