Көмеш кыңгырау

Моңнар илендә

Роза Хәмидуллина 1962 елның 14 октябрендә Татарстанның Яшел Үзән районы Мулла Иле авылында дөньяга килә. 1984 елдан бирле Чаллы шәһәрендә яши, Муса Җәлил исемендәге китапханәсендә баш китапханәче вазыйфасын башкара. Шигырьләр, хикәяләр яза. Чаллыда яшәп иҗат итүче әдипләрнең биобиблиографик күрсәткечләрен төзү белән шөгыльләнә. Дистәгә якын күрсәткеч төзүчесе. 2007 елдан «Ләйсән» әдәби иҗат берләшмәсен җитәкли.

Туган як моңнары. Нәрсә белән бәяләнә ул?

Таң алдыннан авылдан чыгып барган көтү, чыбыркы шартлаткан тавышлар беләнме? Ә бәлки иртә таңнан кычкыручы әтәчләр хоры беләндер? Кояш батканда, аның җылылыгын кабаттан тоеп калырга тырышкан басудагы башак шавы микән әллә? һәр кичтә ишек алдына таралган яңа сауган сөт исеннән бөркелгән хисләр дулкынымы ул? Ә бәлки, көтү кайтканда, җиде эшен җиде якка ташлап, баскыч башында дөньяларын онытып утырган күрше абый гармуныннан чыккан серле бер дулкындыр ул.
Тормыш кочагында,
Икәү яшь чагында,
Бер-беребезне өзелеп сөйгәндә,
Алтын көз көнендә,
Басу киңлегендә
Утырттык без япь-яшь имәннәр... (Г.Рамазанов сүзләре, «Имәннәр шаулый»)


Гармунчының бармаклары елтыр төймәләрдән йөгереп кенә үтә. Бер көйне икенчесе алыштыра.

«Сибелә чәчәк», «Яшь наратлар», «Җомга»... Ул гел шулай булды, үзенең көндәлек тормышында, эченә сыймаган шатлыгын, куанычын белдереп, җырлап җибәрде. Күптән яңгыраткан, күңеле түрендә сакланган, үзенең холык-фигыленә туры килә торган көйләрне сузды гармун:
Өздереп гармун уйныйлар 
Наласа авылында.

Йөрәгемә утлар яктың - янам мин ялкынында. («Наласа авылы көе»)
Гармунчы моңлана, үзе генә моңланып калмый, тирә-юньдәгеләрне дә хис-моң дәрьясына ташлый:
Утлар сүнә тагын урамнарда,

Таңга чаклы авыл тын кала.

Тик кайдадыр ярсу хискә бирелеп,

Ялгыз гармун гына моңлана.
Бу «Мин гармун булыр идем» дигән шигырен бер дә юкка гына язмагандыр якташым Фаил Шәфигуллин. Күңелем түренә инде күптәннән кереп оялаган шул җырны көйләп җибәрәм, гармунчыга кушылып җырлаганымны сизми дә калам:
Көмеш йолдызлар яуганда,

Шаулаган чакта иген,

Тәрәзәңдә ут янганда, -

Мин гармун булыр идем.
Йөрәгеңдә урын тапсаң

Минем кайнар хисләргә,

Тальян гармун булыр идем

Җәйге зәңгәр кичләрдә.
«Наласа авылы көе»

«Җырсыз кеше - канатсыз кош», - ди халык. Мин белгәннән бирле күрше абый урамыбызда халкым моңын тарата. Гармуннан чыккан көй, аннан агылган моң һәркемне сискәндерә.
Әйдә, дуслар, җырлыйк әле

Без уйнаган көйләргә.

Без уйнаган, сез җырлаган

Калсын сагынып сөйләргә.«Кыска җырлар»
«Ул көнне гармун уйнады да уйнады. Күңел төпкелләрен айкап, әле моң-сагышка салды, әле канат куеп, чиксезлеккә күтәрде. Ул да булмый, моңы өзеләм-өзе-ләм дип нечкәреп, яңадан үз агышына кайтты», - дип яза Фирдәвес Зариф «Гармун моңы» хикәясендә. Татар халык җырларын, халыкның милли көйләрен, уен җырларын бөтен нечкәлекләре белән оста һәм матур итеп башкару - ул үзе бер сәнгать.
«...Моңлы аваз тальян күрегеннән чыкмый, ә бәлки бар табигатьтән: күл буендагы сыгылмалы талларның яфрак очларыннан, кыйбла яктагы соргылт әремле калкулыклар эченнән саркыла сыман тоелды. Әйтерсең, бар тараф шул иләс моңнан гына тора. Бу моңның исе дә, төсе дә, тәме дә бардыр төсле. Аның исе - болындагы чәчәк исе, төсе - Каракүл буендагы ямь-яшел кыяклардыр», - ди төбәгебез язучысы Азат Вергазов «Йөрәк җыр сорый» повестенда.
Яшь вакытында кемнәрнең гармун күрекләрен каерыплар ачып, көй яңгыратасы килмәде икән дә, ә кайсыбыз гармунчыларга гашыйк булмады икән... Нәкъ менә Фаил Шәфигуллинның «Тальян гармун» хикәясендәге кебек: «...Билгеле, Нурия Хәйдәрне озын буе, корыч беләкләре өчен генә яратмагандыр. Хәйдәр авылга гына түгел, бөтен тирә-юньгә даны таралган оста гармунчы иде. Төн урталары җитәрәк, әтисеннән калган биш планкалы гармунын сыздырып, урам әйләнә Хәйдәрең...».
Халкыбызның уен җырлары элек бик киң таралган булган. Кич белән авылымны уртага бүлеп аккан Эрә елгасы үзәнендә «Керосин өрү»ләр, «Наза» уены, «Йөзек салыш», «Йолдыз санау», түгәрәкле җырлы, кара-кар-шы җырлап уйнаулар... - барысы да гармун моңнары астында башкарылган. Яшьләр шунда табышкан, яшьләр шунда кавышкан.
Ә авылым Сабан туйлары, Фаил Шәфигуллинча әйтсәк, «...дәртле-моңлы җырлары, тальян чыңнары, колга башында җилфердәгән аклы-кызыллы сөлгеләре белән» («Хыялбай» хикәясеннән) узучы Сабан туйлары, үзенә бер якты хисләр белән күңелемдә саклана... Чупак күле буенда зур бер түгәрәк, халык мәш килә. Без яшь-җилкенчәккә уртада барган Сабан туе тамашасын күзәтү мөмкин эш түгел, түгәрәк кырыйлап, үз осталыкларын халыкка җиткереп, бәйрәм оештырган гармунчылар янынарак елышабыз. Ә түгәрәк уртасында шагыйрь Равил Сәйфетдинов моңлы, серле, үзенчәлекле тавышы белән авылдашларга багышлап язган «Безнең Сабантуй» шигырен яңгырата:

Сабантуйлар халкым кебек сабыр,

Халкым кебек тыйнак, ягымлы.

Халкым кебек олы, киң күңелле,

Халкым кебек дәртле һәм моңлы.
Халкымның дәртен, моңын, тыйнаклыгын, бөтен серлелеген үзенең телләрендә саклаган гармун күреге -иптәш тә, киңәшче дә, дус та ул. Кеше кайгы-шатлыгын да, моң-зарларын да шигърият, гармун аша бирергә тырыша. Татар халкы үзенең гармуны, моңы, җырлап яшәве белән бәхетледер ул. Гармун - татар халкының иң яраткан уен коралы. Ул аның иптәше, юлдашы, кайгысын да, шатлыгын да бүлешүче дусты, аны сихри бер дөньяга - моң дөньясына дәшә.
Җыр кешенең балачагыннан алып, соңгы гомеренә кадәр озата бара. Җыр яраткан кеше матурлыкка омтыла. Аның күңеле нечкә, мәрхәмәтле була. Җыр яши, җырлаучысы булганда мәңге яши. Җыр - ул халыкның җаны. Үз теле булмаган халык булмаган кебек, үзенең җыры, көе һәм музыка уен-кораллары булмаган халык та юк дөньяда.
Син сыйдырган идең күңелеңә Халык җырларының бар моңын. ...һаман тыңлыйм: йөрәкләрдә чыңлый кыңгыраулы яшел гармуның.

К. Сибгатуллин, «Кыңгыраулы яшел гармун моңы».
Авыл өстендә, барлык эш-мәшәкатьләрне оныттырып, гармун моңы тирбәлә дә тирбәлә. Әнә, күршемнең капка төбендә гармун яңгыраткан тавыш ишетелә. Тукта, анда яшүсмер егет атасы уйнаган көйне суза түгелме?
Ярсу еллар үтәр,
Якты язлар җитәр,
Шул яланга икәү килербез.
Гомер матур үтә,
Урман шаулап үсә,
Яшьлек дәвам итә диярбез. (Г. Рамазанов, «Имәннәр шаулый»)
Яшьлек иле... Әллә бер татлы төш кенәме ул? Без гармуннарыбыз белән бик күп нечкә яшьлек хисләрен терелтәбез, яшәтәбез икән бит! Яп-якты кояш та, түп-тү-гәрәк тулган ай да, шау-чәчәкле кыр, урман, тугайлар да анда гына. Шушы киңлекләргә сыймый, гармун моңына кушылып, туган авылым моңнары яши бит, яши!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 14 октябрь 2020 - 17:29
    Без имени
    Роза апаны чын кунелдэн туган коне белэн котлыйм! Саулык-сэлэлэмэтлек, гаилэ бэхете, ижади унышлар телим!